Надежда Петина, Надежда Гаврила кызы Петина, рус. Петина Надежда Гавриловна (21.09.1932, Ырынбур) — скульптор, РСФСР атказанган рәссамы (1974), Ырынбур шәһәренең шәрәфле ватандашы (2010), ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1960). Ырынбур өлкәсе рәссамнар берлеге идарәсе рәисе (1971-1979).

Надежда Петина
Туган телдә исем Надежда Гавриловна Петина
Туган 21 сентябрь 1932(1932-09-21) (91 яшь)
Ырынбур
Үлгән 11 сентябрь 2022(2022-09-11) (89 яшь)
Милләт рус
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты[d]
Һөнәре скульптор
Балалар

кызы (вафат)

оныгы Андрей Щукин[1]
Ата-ана
  • Г.А. Петин (1909-1947), скульптор (әти)
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены

Муса Җәлилнең туган ягы — Ырынбур өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында каһарман шагыйрьгә куелган һәйкәлнең (1975) авторы. Казандагы Ф.И. Шаляпин һәйкәле проекты конкурсы дипломанты [2].

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1932 елның 21 сентябрендә Ырынбур шәһәрендә, рәссам һәм сынчы Гаврила Алексеевич Петин (1909-1947[3]) гаиләсендә туган. Әүвәл скульптура һөнәренә үз әтисеннән өйрәнә. Ырынбур шәһәренең Комсомол урамында 1940 елда Г.А. Петин үзе салган, остаханәсе һәм эчке ишегалды булган зур йортта (хәзер Г.А. һәм Н.Г. Петиннар исемендәге мемориаль комплекс[4][5]) шөгыльләнә. «Рәссам-скульптор» белгечлеге буенча Ленинградта ССРБ сынлы сәнгать академиясенең И.Е. Репин исемендәге сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтының (рус. ИнЖСА) скульптура факультетын (В.В. Лишев, Я.И. Крестовский остаханәсе) тәмамлаган (1955). 1905 елгы инкыйлаб темасына «Уяну» (Пробуждение) исемле диплом эше яклагач, Ырынбурга әйләнеп кайта һәм 15 ел буена шәһәрдә бердәнбер скульптор була.

Иҗаты үзгәртү

Н. Г. Петина — Ырынбур өлкәсе шәһәрләрендә, район үзәкләрендә һәм авылларында, өлкәдән читтә куелган күп санлы һәйкәлләрнең авторы. Ырынбур губернаторларының, рус шагыйрьләре, музыкантлары, рәссамнарының (Бетховен, Рахманинов, Шаляпин, Оренский, Лядов, И.И. Неплюев, П.И. Рычков, Т.Г. Шевченко, В.П. Поляничко, А.М. Горький, Юрий Нагибин һ. б.), шулай ук дан алган якташлары—ырымбурлыларның (Муса Җәлил, Ширван Гыйззәтов, В.М. Чердинцев, А.И. Родимцев) скульптур портретлары галереясен булдыра. Һәйкәл, скульптура, истәлек тактаташларны гипстан, бронзадан, мәрмәрдән, агачтан, шамоттан ясый.

А.С. Пушкин темасына ясаган хезмәтләре үзгәртү

  • «Пушкин һәм нәнәсе» (1979)
  • «Хәтерлим мин гүзәл бер мизгелне» (1979)
  • «Болдино көзе»
  • «Пушкин һәм Даль» һәйкәле (1982-1988) – Ырынбур шәһәренең визит карточкасына әверелгән[6].

Хезмәтләре 16 шәһәр музей һәм галереясендә саклана — Третьяков галереясендә (Мәскәү), Ырынбур өлкә сынлы сәнгать музеенда (60 хезмәте), Саранск картиналар галереясендә, Санкт-Петербург, Казан, Бөек Новгород, Пермь, Сүздәл, Красноярск, Курган, Барнавыл, Акъяр, Тубыл шәһәрләренең сынлы сәнгать музейларында. Ырынбурда ясаган 10 һәйкәле, бюсты, истәлек тактаташы куелган.

Муса Җәлил һәйкәле үзгәртү

1976 елда Советлар Берлеге Каһарманы, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең (1906-1944) туган ягы — Ырынбур өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында шагыйрьнең бронзадан эшләнгән бюсты урнаштырылган һәйкәлне төзи.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Фотогалерея үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. И. Бушухина. Гавриил Петин, Надежда Петина: скульптура. Ырынбур,, 2010.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү