Мәдәния Ильясова

укытучы, сәүдә хезмәткәре, иганәче

Мәдәния Ильясова, Мәдәния Шәрип (Шаһишәрип) кызы Ильясова (кыз фамилиясе Шәймиева, 1939 елның 1 июне, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Калинин районы, Пучы авыл җирлеге, Әнәк) ― укытучы, сәүдә хезмәткәре, иганәче. «Нур Баян» сәүдә үзәге хуҗасы[1]. Россиянең халык мәгарифе отличнигы. Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы. Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең бертуган сеңлесе.

Мәдәния Ильясова
Туган телдә исем Мәдәния Шаһишәрип кызы Шәймиева
Туган 1 июнь 1939(1939-06-01) (84 яшь)
СССР, РСФСР, Калинин районы (Татарстан АССР), Әнәк
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре укытучы, сәүдә хезмәткәре, иганәче
Ата-ана
  • Шаһишәрип Шәймөхәммәт улы Шәймиев (әти)
  • Нәгыймә Сафиулла кызы Шәймиева (әни)
Бүләк һәм премияләре «Фидакарь хезмәт өчен» медале - 2009Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Гаилә фотосурәтләре.

1937 елның 1 июнендә[2] Татарстан АССР Калинин (хәзерге Актаныш) районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә төпчек бала булып туган. Бабасы — Шәймөхәммәт урта хәлле, таза тормышлы игенче булган. Коллективлаштыру елларында, кулак дип санап, аны йортыннан, мал-туарларыннан мәхрүм иткәннәр, әмма сөргенгә сөрмәгәннәр[3]. Әтисе — Шаһишәрип Шәймиев бөтен гомере буена авыл хуҗалыгында эшли (26 ел дәвамында күмәк хуҗалык рәисе булып тора). Әнисе ― Нәгыймә Сафиулла кызы. Туганнары: Хантимер Шәрип улы (машина йөртүче булып эшләгән, иртә вафат булган), Минтимер Шәрип улы, Доргалия (Миңледөргалия[4]) Шәрип кызы (Фәрдиева; Илшат һәм Ринат Фәрдиевләрнең әнисе, 2017 елда вафат [5]), Мәрзия Шәрип кызы (Хәмаева, укытучы булып эшләгән, Азат Хәмаевның әнисе; вафат) [6].

1946 елда, җиде яшендә, Әнәк азкомплектлы (башлангыч) мәктәбенә укырга кергән (беренче укытучысы Хәдичә), аннары Пучы урта мәктәбендә укыган. Ун класс белем алганнан соң, Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына документлар тапшыра. Ләкин рус телендә сочинениене «икеле»гә яза һәм укырга керми. Хезмәт юлын 1956 елда туган авылында башлап җибәрә: ике ел фермада эшли. 1958 елда Казан ветеринария институтына укырга керә, 1963 елда тәмамлый, авылга эшкә кайта. Соңрак Казан дәүләт педагогика институтында белем ала һәм 1978 елга кадәр Пучы авылы мәктәбендә химия фәненнән укыта. 1974 елда ул җитәкләгән чыгарылыш сыйныфындагы 28 укучының 25 е югары белем алган. Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре югары бәяләнә, «Россиянең халык мәгарифе отличнигы» дигән мактаулы исем бирелә[2].

1978 елда гаиләләре белән Яр Чаллыга күченәләр. «Татсельхозводстрой» оешмасында кадрлар бүлеге башлыгы булып эшли башлый[2].

Гаилә хәле буенча туган ягына кайтып, 1993―1995 елларда колхоз рәисе урынбасары булып эшли. Шул елларда Илшат Шәех улы Фәрдиев белән бергә авылны газлаштыруны төгәллиләр. Халыкның ихтыяҗын күздә тотып, авылда кибет ачалар[2].

1996 елда Чаллының 52нче комплексында «Нур Баян» исемендәге сәүдә үзәге оештырып, аның эшчәнлеген озак еллар җитәкли. Үзенең икмәк пешерү йорты булган сәүдә үзәгенең 62нче комплекста, Хәсән Туфан проспектында филиаллары ачыла. «Нур Баян» сәүдә йорты 52нче комплекста яшәүче сигез сугыш һәм хезмәт ветеранына шефлык итә, Җиңү көнендә, өлкәннәр көнендә ветераннарга хөрмәт күрсәтеп килә. Шәһәр алдындагы хезмәтләре өчен Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре, «Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы» исемнәренә лаек була[2] .

2000 елда фронтовик-шагыйрь Нур Баянның (1905―1945)тууына 95 ел тулу уңаеннан уздырылган балалар, яшүсмерләр һәм яшьләрнең иҗат фестиваленә иганәче була. Нур Баянның сеңлесе Гатифә белән элемтәдә тора[2].

Халык өчен хезмәт куйган әтиләре Шаһишәрип Шәймиев истәлегенә 2005 елның 11 июлендә Илшат Шәех улы Фәрдиев (Шәрип Шәймиевның оныгы) башлангычы белән Әнәк авылының 1956—1980 елларда Шәрип Шәймиев гаиләсе яшәгән бер катлы агач йортында шәхси музей ачыла (2011 елдан Актаныш районы туган якны өйрәнү музее филиалы). Музей Шәрип Шәймиев һәм аның нәсел тарихы белән таныштыра[7] [8][9].

2011 елда әтисе Шаһишәрип Шәймөхәммәт улы хакында «Сагыну» китабын әзерләп чыгаруда катнаша[2].

2020 елда Минтимер Шәймиевнең кече Ватанында, Әнәктә, Шаһишәрип Шәймөхәммәт улын, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шаһишәрип улын, нәсел дәвамчыларын зурлап, «Бабайда кунакта» паркы төзелгән [10] [11] [12].

2020 елның 26 августында Россия Федерациясе Хезмәт Каһарманы Минтимер Шәймиевка Әнәк авылында һәйкәл (бюст) ачылган. РФ законы нигезендә, «Россия Хезмәт Каһарманы» исеме белән бүләкләнгән шәхескә аның кече ватанында бюст куела (скульптура авторы — Фәнил Вәлиуллин) [13][14].

Яр Чаллыда яши. Тукай районы Белоус авылы янәшәсендә кадастр бәясе 309117,8 сум булган җир кишәрлеге хуҗасы[15].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Третий по богатству человек в России. Челны Вкурсе, 10.11.2018
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 Әлфия Ситдыйкова. Киләчәк тә белсен. «Мәйдан», 2023 ел, № 11, 65-71нче бит.
  3. Венера Якупова. Бабай: малоизвестные факты из жизни первого Президента РТ Минтимера Шаймиева. «Казанские ведомости»(рус.)
  4. Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 89нчы бит.
  5. Казанский репортер: Скончалась сестра первого президента Татарстана Доргалия Фардиева. kazanreporter.ru, 03.01.2017(рус.)
  6. Гульнар Гарифуллина. Сестра Минтимера Шаймиева Мадания Ильясова: «В жизни не полагалась на брата-президента». «Татар-информ», 30.01.2022
  7. Дом-музей Шарипа Шаймиева. 2019 елның 20 июль көнендә архивланган. tatar-inform.ru
  8. Село Аняково – родина президента Шаймиева. Сайт Команда Кочующие, 14.12.2013(рус.)
  9. Анастасия Петрова. Что посмотреть в Аняково, родине М. Шаймиева? 2020 елның 12 август көнендә архивланган. «Единство», 14.06.2018(рус.)
  10. Память о Шаймиеве в Татарстане: памятник, парк и гигантский макет приемника. eadaily.com, 14.08.2020(рус.)
  11. Энҗе Габдуллина. «Бабайда кунакта»: Минтимер Шәймиевнең туган авылыннан репортаж. Интертат, 27.04.2020
  12. Татьяна Янькова. «В гостях у бабая»: в Татарстане на малой родине первого президента построили «Шаймиев-парк». Вечерняя Казань, 14.08.2020(рус.)
  13. «В гостях у дедушки»: бюст Минтимера Шаймиева установили на родине Героя Труда. БИЗНЕС Online, 26.08.2020
  14. Гөлнар Гарифуллина. Актанышта Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә бюст ачылды. Татар-информ, 26.08.2020
  15. Владельцы земли около деревни Белоус. «Реальное время»(рус.)

Әдәбият үзгәртү

  • Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 89нчы бит.
Мәкаләләр

Сылтамалар үзгәртү