Актаныш районы туган як музее

Актаныш районы туган як музее (рус. Актанышский районный краеведческий музей) — Татарстанның Актаныш районы үзәге Актаныш авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Актаныш районы һәм авылы тарихы белән таныштыра.

Актаныш районы туган як музее
Нигезләү датасы 1993
Урын 423740 ТР, Актаныш районы, Актаныш, Дөнья ур., 5.
Директор Мирсил Магис улы Әһлетдинов
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Филиалы үзгәртү

Тарих үзгәртү

Актаныш районы туган як музеена 1975 елның 17 маенда район мәдәният комплексында җәмәгать башлангычында нигез салына. 1977 елның 7 ноябрендә ачыла. Музейга нигез салучы — Ибраһим Гариф улы Гарипов (19101987).

19871992 елларда музей эшләми.

1993 елның 1 гыйнварыннан ТР милли музее филиалы. Филиал мөдире — Факил Сабитов. 19972000 елларда — Азия Мөхәммәтша кызы Гәрәева. 20002012 елларда — Лилия Гыйльмегани кызы Шәйгарданова. 2012 елдан — Мирсил Магис улы Әһлетдинов.

2003 елның 5 маеннан — «Актаныш районы туган якны өйрәнү музее» дәүләт оешмасы.

2012 елның 12 маеннан — «Актаныш районы туган як музее»” дәүләт бюджет оешмасы[1].

Бина үзгәртү

2005 елның 7 маеннан элекке Актаныш район кулланучылар җәмгыятенең төзекләндерелгән административ бинасының бер өлешен алып тора. Музейның гомуми мәйданы — 522,1 кв. м. 2014 елда «Туган як» музее яңа бинага күчерелә.

Экспонатлар үзгәртү

Музей фондында 14 866 саклау берәмлеге экспонат бар (2015). Даими экспозиция Актаныш авылының борынгысыннан алып бүгенге көнгә кадәр тарихы белән таныштыра. Экспозиция 10 залда урнашкан: табигать залы; археология залы, Актаныш районының Октябрь инкыйлабына кадәрге чоры; XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы татар йортының эчке күренеше; Ватандашлар сугышы һәм сәяси репрессия еллары; спорт мастеры Ф. Солтанова-Жданова казанышлары; сугыш даны залы; хезмәт даны һәм төбәктә мәдәният үсеше тарихы залы; Татарстанның беренче президенты М. Ш. Шәймиев инагурациясе залы.

Әлфия Авзалова, Гамил Афзал, Риза Ишморат, Мансур Солтанов, Фирая Солтанова һ. б. кайбер билгеле шәхесләрнең шәхси әйберләре урын алган.

Экскурсияләр үзгәртү

  • Безнең төбәк тарихы

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү