Можга мәчете

Ислам гыйбадәтханәсе (Можга, Удмуртия, Россия)

Можга мәчете (рус. Можгинская мечеть) ― Удмуртиянең Можга районы административ үзәге (район составына керми) Можга шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте карамагында.

Мәчет
Можга мәчете
Ил Россия
Шәһәр Удмуртия,
Можга районы, Можга, Солнечная ур., 1
Координатлары 56.431973, 52.236540
Дин Ислам
Мәхәллә УРМ ТДН / җирле мөселман дини оешмасы 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы түбәдә урнашкан мәчет
Төзелеш еллары 19881992 еллар
Төп даталар:
1992 ― мәчет ачылу
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Можгада революциягә кадәр һәм аннан соң рәсми мәчет булмаган, әмма рәсми булмаган муллалар җитәкчелегендәге мөселман җәмгыяте эшләгән. Муллаларның берсе, Я. М. Адутов 1937 елда репрессияләнгән.

Можгада татар зираты янында мәчет булган (зират каравылчысы йорты мәчет буларак файдаланылган), зират әкренләп киңәйгән һәм мәчет янына килеп җиткән. Җирле имамнар Әнвәр хәзрәт Уразбахтин, Вәгыйз хәзрәт Сафин һәм башкалар каберләрдән ерак урында яңа мәчет төзергә вакыт дигән карарга килгәннәр.

1988 елда җирле мөселманнарга Алнаши ягыннан Можгага керү юлындагы Солнечная урамында җир участогы бүлеп бирелгән. Можга мәчете 1988―1992 елларда мәхәллә кешеләре һәм спонсорлар акчасына төзелгән. 1992 елның 22 августында тантаналы рәвештә ачылган. Мәчетнең сыйдырышлылыгы якынча 400 кеше. Җирле мөселман дини оешмасы 2001 елда теркәлгән[1].

1995 елда, мәхәлләнең бертавыштан кабул ителгән карары буенча яңа имам-хатыйб итеп Габделәхәт хәзрәт Хурамшин сайлана. Ул атна саен мәчеттә Ислам нигезләрен өйрәтү дәресләре алып бара (дәресләр җәй айларына да тукталмый), мәчет янында якшәмбе мәктәбе бинасы төзелә, каникуллар вакытында балалар өчен лагерьлар үткәрелә. Габделәхәт хәзрәт үзенең шәхси УАЗ-3741[d] автомобилен (микроавтобус) мәчет ихтыяҗларына бүләк итә.

Можга мәчете каршында (махсус төзелгән бинада) «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе эшләп килә[2].

Бина үзгәртү

Мәчет бинасы кирпечтән салынган, формасы белән төрле зурлыктагы турыпочмаклы күләмнәрдән тора. Бинаның төп өлеше ике яклы түбә астында урнашкан, аңа аерым түбә астында пристрой тоташа, аның өстендә 8 кырлы, мөәзин мәйданчыгында 4 турыпочмаклы тәрәзәле төзек кирпеч манара күтәрелә. Манара чатыр белән тәмамлана, тимер калай белән капланган, ике шар өстенә ярымай куелган. Бинаның тәрәзәләре турыпочмаклы формада[3].

Имамнар үзгәртү

  • 1992―1995 елларда мәчетнең беренче имамы булып Әнвәр хәзрәт Уразбахтин эшләгән, авыру сәбәпле, ул имам вазыйфасын калдырган.
  • 1995―2012 елларда ― Габделәхәт хәзрәт Хурамшин (1931―2013) , чыгышы белән Татарстанның Кукмара районы Янсыбы авылыннан. 1945 елда 14 яшендә гаиләсе белән бергә Можгага күченеп килгән. Можга урман хуҗалыгында эшләгән, аннары торак-коммуналь хуҗалыгына эшкә күчкән, шофер булып эшләгән. 1988 елда пенсиягә киткән.
  • 2012 елдан (2005 елдан имам урынбасары) Габдерәшит хәзрәт Газизуллин [4]. 1979 елда Можга шәһәрендә туган, Можга ветеринария көллиятен, Казан дәүләт ветеринария академиясен, Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлаган (2003), 2003―2005 елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укытучы булып эшләгән [5].
  • Имам-мөхтәсиб ― Рафаил хәзрәт Сафин[6].

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү