Зират (яки мазар) — үлгәннәрне яки аларның кремациядән калган көлен күмү өчен кулланылучы махсус территория мәйданы. Җиргә күмү борынгы һәм иң таралган күмү төре булып тора.

Сааремаа утравын азат итүчеләр мемориалы (Эстония)

Зиратларның барлыкка килү сәбәпләре: эпидемияләр, күп халыклы торак пунктлар барлыкка килү, күмү кануннары барлыкка килү һ.б.

Зират сүзе урынында татар теленә элегерәк мазар сүзе кулланылган. Бу сүз татарларның кайбер этнографик төркемнәрендә (мәсәлән тау ягы керәшен татарларында), чуашларда әле дә күзәтелә , авыл атамаларында (Мазарлы авылы) хәзер дә сакланып килә.