Мирхаҗиан Сәлахов

күмәк хуҗалык рәисе

Мирхаҗиан Сәлахов, Мирхаҗиан Сәлах улы Сәлахов (Миргазиян Сәләхов[1] , 1928 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә кантоны Пучы волосте, Иске Байсар) ― авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 1955―1990 елларда Татарстан АССР Мөслим районы «Урожай» күмәк хуҗалыгы рәисе, Татарстан АССР (1975) һәм РСФСР (1990) атказанган зоотехнигы, РСФСР халык мәгарифе отличнигы. Мөслим районының Мактаулы гражданы [2].

Мирхаҗиан Сәлахов
Туган телдә исем Мирхаҗиан Сәлах улы Сәлахов
Туган 15 май 1928(1928-05-15) (95 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә кантоны, Пучы волосте, Иске Байсар
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре колхоз рәисе
Бүләк һәм премияләре Ленин орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены
Октябрь Инкыйлабы ордены «Хөрмәт Билгесе» ордены
ТАССР атказанган зоотехнигы
РСФСР атказанган зоотехнигы
М. Сәлаховны 90 яшьлек юбилее белән Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин (у) котлый. Мөслим, 2018

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1928 елда Татарстан АССР Минзәлә кантоны Пучы волосте (1935 елдан Калинин, 1959 елдан Актаныш районы) Иске Байсар авылында гаиләдә өлкән бала булып туган. Әтисе Сәлах Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Әнисе Фатыйма дүрт бала белән калган. Мирхаҗиан яшьли җирдә эшләп үсә. Башта колхозчы була, конюх булып, басудагы тракторларга ягулык, урып-җыю чорында ашлык ташый. Аннан соң уку йорты мөдире, туган авылында авыл советы секретаре булып эшли. 5 ел армиядә хезмәт итеп кайта. Иске Байсарда клуб мөдире була.

1952 елда партиянең Калинин районы комитеты инструкторы итеп билгеләнә.

1955 елда «утыз меңче» сыйфатында Тат. Бүләр һәм Иске Сәет авыллары кергән «Сатурн» колхозына рәис итеп сайлана. Артта калган хуҗалык тиз аякка баса: 1955 елда һәр гектардан 6 центнер, 1956 елда 14 центнер икмәк җыела, колхоз республикада игенчелек буенча алдынгылар сафына баса.

1957 елда «Сатурн» белән «Ленин бүләге» берләшеп, 4 авылдан торган колхозга «Урожай» исеме бирелә. Колхоз рәисе итеп М. Сәлахов сайлана. 1960 елда колхоз үз көче белән фермаларга, шәхси йортларга электр уты кертә.

1963 елда Мөслим районы «Урожай» күмәк хуҗалыгы элек 9 колхозга караган авылларны (ш. и. Яңа Сәет, чирмеш авыллары Мари Бүләр, Усаклы) берләштерә һәм республикада иң эре хуҗалыкларның берсенә әверелә: җир мәйданы – 8100 га, сөрү җире – 6300 га. М. Сәлахов 1967 елда Ленин ордены белән бүләкләнә, читтән торып Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.

М. Сәлахов 35 ел җитәкләгән чорда (1955―1990)[3] «Урожай» күмәк хуҗалыгы игенчелек һәм терлекчелектә зур уңышка ирешә. 11 тапкыр Бөтенсоюз ярышында җиңеп, ул чорда хуҗалыклар өчен зур дәрәҗә булган бүләк ― КПСС ҮК, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ ҮК күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнә.

Гектардан алынган уңыш елдан-ел арта: 1982 елда «Урожай» күмәк хуҗалыгы һәр гектардан 30 ар центнер уңыш җыеп ала. Тулай җыем 105 мең центнер тәшкил итә. 26 ел эчендә игеннәрдән уңыш алу ике тапкырдан күбрәк арта. XI бишьеллыкта(рус.) (1980―1985 еллар) «Урожай» күмәк хуҗалыгы республика буенча җиңүче дип табыла: дәүләткә 140 мең центнер ашлык, 139 мең центнер шикәр чөгендере, 284 центнер йон, 27 мең центнер ит, 91 мең центнер сөт, 1 миллион данә йомырка, 5 мең центнер бәрәңге тапшыра. 120 баш бал корты гаиләсе булдырылып, һәр елны 18-20 центнер бал җыеп алына. 1955 елда М. Сәлахов рәис булып килгәндә, фермада бер сыердан 1350 кг, ул ялга киткән елда (1990 ел) 4207 кг сөт савып алына. 1990 елда «Урожай» күмәк хуҗалыгында 2741 баш мөгезле эре терлек, ш. и. 800 савым сыеры, 2902 дуңгыз, 1024 сарык, 285 ат була. М. Сәлахов рәислектән киткәндә колхоз счетында 3 000 000 сумнан артык акча була.

М. Сәлахов төзелешкә зур игътибар бирә. Колхозда җирле төзелеш материалыннан файдаланып эшли торган кирпеч заводы төзелә. Завод ел саен 350 мең данә кирпеч җитештерә. Административ бина, типовой мастерской, автогаражлар, фермалар салына. Колхоз үзәге белән авыллар арасында юллар салына. Сусаклагыч, икмәк складлары, «Урожай» күмәк хуҗалыгына кергән 7 авылда мәдәният йорты (яки клуб), урта (яки башлангыч) мәктәпләр, балалар бакчасы (яки ясле) төзелә. Тат. Бүләр авылында спорт залы, ашханәсе, янәшәдә 100 балага интернаты булган ике катлы урта мәктәп, укытучылар өчен нараттан йортлар салына. 1980-елларда яшьләр өчен ел саен колхоз исәбенә 10-15 квартира төзелә. 1960―1990 елларда авылларда колхоз ярдәме белән 582 гаилә яңа йорт салып кергән. 1981 елда Чишмә авылыннан торба сузып, Исәнсеф, Тат.Бүләр һ. б. авылларга чишмә суы китерелә.

Колхоз рәисе булып бер ел эшләгәч, М. Сәлахов колхозга токымлы атлар туплауга керешә. Ат үрчетү табышлы тармакка әверелә. Атлар өчен махсус типовой биналар, янәшәдә 10 га мәйданда ипподром төзелә. Колхоз юртаклары озак еллар дәвамында Пучы, Мөслим, Бакалы, Актаныш сабантуйларында колхоз данын яклый; Казан, Уфа, Мәскәү һ. б. шәһәрләр ипподромнарында призлы урыннар яулый. 1975 елда Алма-Ата, Самар, Ростов-на-Дону шәһәрләрендә ярышларда беренче булалар. Колхоз юртаклары бөтенсоюз (Мәскәү) һәм зона (Самар, Чиләбе, Казан) конкурсларында 8-14 әр мәртәбә катнашып, призлы урын ала һәм җиңел машина белән бүләкләнә.

М. Сәлахов авыл хуҗалыгы белгечләрен дә үстерә: РСФСР һәм Татарстан АССРның атказанган зоотехнигы Тимершәех Фазуллин, РСФСР атказанган зоотехнигы Зөфәр Солтанов үзләре соңыннан колхоз рәисләре була.

М. Сәлахов 1967―1971 елларда ТАССР Югары Советы, 1985―1990 елларда РСФСР Югары Советы депутаты булып сайлана, район, авыл Советы депутаты була.

Актаныш районы Иске Байсар авылы «Моссалия» мәчетен гамәлгә куючыларның берсе[4].

Китабы үзгәртү

Тәрәзәләр кояшка карый: председатель язмалары. – Казан : ТКН, 1986[5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 213нче бит
  2. Мөслим районының Мактаулы гражданнары. 2021 елның 14 апрель көнендә архивланган. Мөҗәһит Әхмәтҗанов сайты
  3. Салахов Мирхазиян Салахович. «Милләттәшләр» порталы
  4. Приход мечети Моссалия. РБК.ру(рус.)
  5. Сәлахов, Мирхаҗиян - Тәрәзәләр кояшка карый : председатель язмалары

Чыганаклар үзгәртү

  • Салахов Мирхазиян Салахович. Татарский энциклопедический словарь. ― Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ― 703 с., илл. - с.498.
  • Әхмәдулла Әхмәтгалиев. Татар Бүләре. // Ә. Ә. Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Яр Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2003, 158-159нчы бит.
  • Ф. Н. Баһаутдинов. Утыз биш ел алдынгылар сафында. // Ф. Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: «Идел-Пресс» нәшрияты, 2006. 91-95нче бит. ISBN 5-85247-005-4

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Элгәре:
вазыйфа булдырылган
Мөслим районы «Урожай» колхозы җитәкчесе
1955 — 1990
Аннары:
Зөфәр Солтанов