Микъдәт Борындыков

сәясәт эшлеклесе

Борынды́ков Микъдәт Юныс улы (18961965), сәясәт эшлеклесе.

Микъдәт Борындыков
Туган телдә исем Микъдәт Юныс улы Борындыков
Туган 15 гыйнвар 1896(1896-01-15)
Сарытау губернасы, Күзнәй өязе, Дөмавыл
Үлгән 1965(1965)
Сәмәрканд, Үзбәкстан ССР
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Һөнәре дәүләт эшлеклесе, сәясәтче

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Казан татар укытучылар мәктәбен (1915), Чугуев хәрби училищесен (1916) тәмамлый. 1917 елда Россия армиясендә, прапорщик.

1917 нең декабрендә большевикларга кушыла, 1918-29 да ВКП(б) әгъзасы. 1918 дә Пермь губернасы мөселман хәрби коллегиясе рәисе, 1919 да губернаның милләтләр эше бүлегендә нәшрият мөдире, татарча чыккан «Коммунист» газетасы мөхәррире, татар коммунистларының Вятка губернасы бюросы әгъзасы.

1920-21 елларда Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең хәрби җитәкчесе (Казан). 1921-22 дә Мәскәүдә: Бөтенрусия баш штабында оештыру идарәсенең Көнчыгыш бүлеге башлыгы, Эшче-крәстияннәр инспекциясе һәм милләтләр эшләре халык комиссарының шәхси секретаре. 1922-24 тә ТАССР мәгариф халык комиссары, 1925-27 дә СССР Дәүләт банкының Татарстан бүлеге җитәкчесе, 1927-29 да «Кожсиндикат»ның Татарстан бүлеге директоры. ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты президиумы әгъзасы, галимнәрнең көнкүрешен яхшырту комиссиясе рәисе, «Безнең юл» журналы мөхәррире.

1930 да нахакка кулга алына һәм 5 елга хезмәт лагерена озатыла, иреккә чыкканнан соң, Архангельск шәһәрендә яши: 1938 дә хезмәт колониясе уку-укыту комбинаты директоры. 1938 нең июлендә кабат кулга алына («Милләтчеләрнең Совет хакимиятенә каршы оешмасы» эше); 8 елга хөкем ителә; иреккә чыккач, Сәмәркандта педагогик эштә була.

1989 елда вафатыннан соң аклана.

Гаилә хәле үзгәртү

Хатыны Суфия Ерзина, Мирсәет Солтангалиевның балдызы (хатыны Ф. Ерзинаның бертуганы)[1].

Әдәбият үзгәртү

  1. Султанбеков Б. Ф., Малышева С. Ю. Трагические судьбы: Научно-популярные очерки. Казань, 1996;
  2. Книга Памяти жертв политических репрессий. Казань, 2001. Т. 2.

Чыганак үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2007. 180нче биттә. ISBN 978-5-89706-109-9