Медулоэпителиома

Медулоэпителиома (элекке атамасы — диктиома) — ямансыз яки яман була алган күз касәсенең эчке катламнарыннан барлыкка килүче сирәк яралгы шеше. Икенче очракта интракраниаль таралыш яки метастазлану өчен һәлакәтле була ала.

Медулоэпителиома
Саклык белгечлеге Онкология
NCI Thesaurus идентификаторы C4327[1], C66808[1], C4327[2] һәм C66808[2]
 Медулоэпителиома Викиҗыентыкта

1. Гистология

• Тератомаларда гетеротопик кисәкләр яки тукымалар, шулардан ми, кимерчәк һәм сөлтәр мускуллары була (рәс. 15.20а).

• Тератома булмаса бу кисәкләр булмый.

• Ике тип та ямансыз һәм яманлы була ала.

2. Гадәттә гомернең 1 нче дистәсендә күрү югалту, авырту, фотофобия яки лейкокория белән билгеләнә.

3. Билгеләре

• Тыгыз яки поликистоз була алган берьяклы ак, алсу, сары яки көрән төстәге керфексыман җисемнең кисталы ясалуы (рәс. 15.20б).

• Кимерчәк булу өчен соргылт ак була алган алгы камерадагы ясалу (рәс. 15.20в).

• Ясмык артында үсүче яссы шеш. Киста тышчасы кебек була ала.

4. Өзлегүләр. Глаукома, катаракта һәм челтәркатлау кубарылу.

5. Дәвалау авыр һәм күбесенчә энуклеацияне таләп итә.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.