Онкология (грек. ονκος — «шеш» һәм грек. λόγος — «белем») — шешләрне, аларның этиологиясен һәм патогенезын, килеп чыгуларының һәм үсешләренең механизмнарын һәм закончалыкларын, дәвалау методларын өйрәнүче медицинаның бер бүлеге.

Онкология
Өйрәнелгән тармак яман шеш
 Онкология Викиҗыентыкта

Барысы да алдан төзелгән программа буенча бара дип әйтергә була. Ләкин кайвакыт бу программа үзгәреп куя һәм күзәнәкләр бозык программа белән ашыга-ашыга бүленә башлыйлар: ике, дүрт, йөз, мең күзәнәк барлыкка килә. Хәзер инде орга­ низм өчен «дөрес булмаган» мондый күзәнәкләр алга таба да бүленүне дәвам итәләр, үсәләр, юлларында очраган күрше сәламәт күзәнәкләрне, органны җимерәләр.

Гадәттә, онкологик авырулар (грек теленнән «онкос»—«шешү», «шеш») шушы рәвешле яки шуңа охшаш сценарий буенча башланып китә. Кешелек бу авырулар белән бик күп еллар элек таныш булган. Әле Гиппократ үз әсәрләрендә бу авыру турында омар, кыслага охшаган дип язган. Борынгы табиб бу шешләрне канцер (кысла дигән сүз), яман шеш дип атаган.

Бик озак еллар шешләрнең барлыкка килүе сер булып кала килгән.

Тик әле бик күптән түгел генә галимнәр аны өлешчә ача алдылар. Шеш авыруларына китерүче аерым факторлар ачыкланды. Алар онкоген, канцероген матдәләр (канцероген — шешкә башлангыч бирүче) исемен алдылар. Кешегә төрле химик матдәләр, шулар арасында күп цикллы ароматик углеводородлар: бензопирен, бензантрацен шундый тәэсир ясый. Алар төтендә, тәмәке сумаласында, машина газында, артык нык кыздырылган үсемлек майларында, ысланган продуктларда, битумда, асфальтта булалар. Канцероген матдәләр кайбер буяулар, ашламалар составында табыла. Аларның бер өлеше организмда ясала, мәсәлән, ультрашәмәхә һәм ионлаштыручы нурланышлар вакытында. Соңгы елларда кайбер вирусларның яман шешкә китерү үзенчәлеге ачылды.

Шешләрне зарарсыз һәм яман шешләргә аералар. Яман шеш үз тирәсендәге тукымаларга үсеп керә, тутык металлны җимергән кебек, сәламәт тукы­ маларны боза. Ләкин иң куркынычы—аларның метастазлары—организмда авыру тудыручы микробларның, шеш күзәнәкләренең, органик булмаган кисәкчекләрнең кан яки лимфа белән бер әгъзадан икенчесенә күчүче авыру барлыкка китерүе. Шеш күзәнәкләре гомуми массадан аерылып, бар организм буенча йөри башлый. Алар башка органнарга төпләнеп, үзләренең мәрхәмәтсез эшләрен дәвам итәләр. Яман шеш органнарны җимереп кенә калмый, үзенең токсиннары белән бар организмны агулый. Шеш булганда, организмга тулы эшен башкарырга авыр, ә метастаз белән тагын да кыенрак.

Зарарсыз шешләр акрынрак үсә, сәламәт тукымаларны җимермиләр, метастазлар ясамыйлар. Ләкин тормыш өчен мөһим орган янында барлыкка килсәләр, мәсәлән, баш миендә — тормышка куркыныч яный. Өстәвенә, «яхшы» шеш күзәнәкләре вакыт узу белән, яман шеш күзәнәкләренә алышынырга мөмкин.

Онкологик авырулар кешелек өчен бик зур проблема, ел саен бу авырудан 6 миллион кеше вафат була. Әгәр 1905 елда шешләр җир шарының 3,7 % кешесендә табылган булса, 1995 елда бу сан 21,3 % ка җитте.

Рак авыруын дәвалар өчен дару табылмаган әле, шулай да нәтиҗәле дәва­ лау юллары юк түгел. Кызганычка каршы, метастазлар организмга таралган булса, авыруны сәламәтләндерү мәсьәләсе зур сорау астында кала. Шуның өчен табиблар һәркемгә үз сәламәтлегенә игътибар белән карарга, вакытында тикшеренеп торырга киңәш итәләр. Хәлсезлек барлыкка килсә, аппетит югалса, сәбәпсез ябыга башласагыз, кичекмәстән табибка күренергә кирәк.

Хәзергә шешләрне дәвалауда иң күп кулланылган ысул — операция юлы белән шешне кисеп алу, тик соңгы стадияләрдә бу ысул да ярдәм итми.

Моның янына ионлаштыру нурланышы, химик препаратлар кулланалар, һичшиксез, якындагы елларда бу афәтне җиңүгә юнәлтелгән чаралар табылырга тиеш.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү