Луиза Ингрэм Рэ́йнер (ингл. Louise Ingram Rayner, 21 июнь 1832 ел8 октябрь 1924 ел) – Бөекбритания рәссамы. Иҗат техникасы – акварель.

ингл. Louise Ingram Rayner
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Бөекбритания һәм Ирландиянең берләшкән корольлеге[d]
Туу датасы 21 июнь 1832(1832-06-21)[2]
Туу урыны Матлок-Бат[d], Дербишир-Дейлс[d], Дербишир[d], Дербишир[d], Англия, Бөекбритания һәм Ирландиянең берләшкән корольлеге[d]
Үлем датасы 8 октябрь 1924(1924-10-08)[2] (92 яшь)
Үлем урыны Сент-Леонардс-он-Си[d], Гастингс[d], Көнчыгыш Сассекс[d], Көнчыгыш Сассекс[d], Бөекбритания
Ата Самуэль Рэйнер[d]
Ана Ann Rayner[d]
Һөнәр төре рәссам
Эшчәнлек өлкәсе живопись[d]
Активлык урыны Һааг[3]
Активлык чорнының башы 1834[3]
Активлык чоры тәмамлануы 1924[3]
Жанр акварель[d]
Әсәрләр җыентыгы Дерби музее һәм сәнгать галереясе һәм Russell-Cotes Art Gallery & Museum[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Файлы артиста по адресу Frick Art Reference Library[d]
Commons Creator бите Louise Rayner
 Луиза Рэйнер Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Луиза Рэйнер 1832 елның 21 июнендә Англиянең Дербишир графлыгы Matlock Bath авылында туган[4]. Атасы – Самюэль Рэйнер, анасы – Анна Рэйнер (Мансер), алар икесе дә билгеле рәссам: Самюэль 15 яшендә Король Академиясе күргәзмәсендә катнашкан. Луизаның дүрт апасы һәм абыйсы да рәссам булган. 1842 елга кадәр Рэйнер гаиләсе туган авылында яши, соңрак Лондонга күченә.

1910 елда Луиза Танбридж Уэльста яшәгән апасына күчә, аннары Көнчыгыш Сассекс графлыгындагы Ст-Леонардс-он-Си (ингл. St Leonards-on-Sea шәһәрендә көн итә һәм шунда 1924 елның 8 октябрендә вафат була.

Сынлы сәнгатне өйрәнү үзгәртү

15 яшендә Луиза атасы аркылы сынлы сәнгатне өйрәнә башлый. Атасыннан тыш, Луизага Джордж Каттермоль, Эдмунд Ниманн, Дэвид Робертс, Фрэнк Стоун (ингл. George Cattermole, Edmund Niemann, David Roberts, Frank Stone; барсы да гаилә дуслары һәм рәссамнар) сынлы сәнгатьне өйрәнергә ярдәм итә. Күргәзмәдә катнашкан иң беренче сүрәте – "Элтон гыйбәдәтханәсе интерьеры" (ингл. The Interior of Haddon Chapel, 1852 елгы Король Академиясе Күргәзмәсе)

Акварель техникасы үзгәртү

1860 елда Луиза Рэйнер акварель техникасын куллана башлый. Бу техникада иҗат ителгән әсәрләре Хатын-Кыз Рәссамнары Җәмгыяте (ингл. Society of Lady Artists), Король Академиясе, Король Акварель Җәмгыяте (ингл. Royal Watercolour Society), Британия Рәссамнары Король Җәмгыяте (ингл. the Royal Society of British Artists) һәм башка оешмалар күргәзмәләрендә катнаша.

Искәрмәләр үзгәртү