Дерби музее һәм сәнгать галереясе

Дерби музее һәм сәнгать галереясе (ингл. Derby Museum and Art Gallery) — 1836 елда Дерби Үзәк китапханәсе белән берлектә Ричард Нилл Фрименның (ингл. Richard Knill Freeman) махсус проекты буенча һәм Майкл Томас (ингл. Michael Thomas Bass, Jr.) иганәсенә төзелгән музей. Музейда Джозеф Райтның бик күп картиналары саклана (300 дән артык эскизы, 34 картинасы һәм документлары, Дерби фарфор фабрикасы (Royal Crown Derby) продукциясе).

Музей бинасы

Моннан тыш музейда археологик, тәбигать фәннәре, тарихи, геологик, Дерби һәм аның тирә ягында табылган хәрби һәс фарфор эшләмәләр, картиналар саклана.

Музей тарихын 1836 елның 1 февраленән, «Шәһәр һәм тәбигать фәннәре җәмгыяте» музее (Derby Town and County Museum and Natural History Society) нигезләнгән көннән исәпләргә мөмкин. Джордж Харпур Кру музейның беренче президенты була. Башта ябык җәмгыять була, 1856 елда исә музей мөдире Уильям Манди коллекцияне сатарга тәкъдим итә, бу тәкъдим кабул ителми. Тәүге коллекциядә минераллар һәм кошлар сыннары саклана.