Йосыф Китабы Татар халык китаби дастаны. Коръәннең Йосыф сүрәсе һәм Кол Галинең "Кыйсаи-Йосыфка" нигезләнгән. "Кыйсаи-Йосыф" китабыннан аермалы буларак күбесенчә шигъри юллар белән язылмаган. Дастан Пәйгәмбәр булган Якуб һәм Йосыф тарихын һәм язмышын тасфирлый.

"Йосыф китабыннан" өзек үзгәртү

Якуб бүрегә караган да сорау ала башлаган


Якуб әйтер: Йосыфыңны нәтә җидең,

Күлмәгеңне ертмадың, бөтен куйдың?

Нәма ниндән Халикъдан куркумадың?

Пәйгамбәрне мәхрүм, мәхзүн куйдың имди.


Бүре телгә килгән.


Әйтер вәллаһ, Йосыфыңны мән күрмәдем,

Һәм дәхи кайдалыгын мән белмәдем.

Әдәбият үзгәртү

  • Заманалар узган - дастаннар туган: Дастаннар. — Казан: Мәгариф, 2001. — 175 б. — 4000 экз. — ISBN 5-7761-0827-6.