Дастан ( фарсы داستان - хикәят) - Якын һәм Урта Көнчыгышта, Көньяк-көнчыгыш Азиядә таралыш алган лиро-эпик характердагы әсәр.

Дастан эчтәлегендә вакыйга-хәлләр уй-кичерешләр белән үреп бирелә. Эпик табигатьле дастаннар да очрый. Бу жанрдагы күпчелек әсәрләр шигырь белән язылган. Тезмә һәм чәчмә юллар катнашмасыннан төзелгән дастаннар да бар. Проза белән язылганнары да очрый. Дастаннарда, кагыйдә буларак, әкияти сюжетлар, легенда-риваятьләр эшкәртелә, хыялый һәм чынбарлык күренешләре, вакыйгалары үреп, үзара катнаштырып бирелә.

Дастан атамасы төрки һәм фарсы әдәбиятларында һәм фольклорында кулланыла. Ул кайвакыт хикәят термины белән янәшә дә йөргән. Хәзерге әдәбият белемендә элеккеге язма әдәбияттагы дастаннарны поэма дип атау да бар. Фольклорда дастан һәм эпос терминнары синоним рәвешендә дә кулланыла.

Татар әдәбиятында дастаннар үзгәртү

Татар әдәбияты тарихында дастанчылык зур роль уйнаган. Бу әдәбияттагы роман жанрының да үсеп китүен әдәбият белгечләре дастаннардан килә торган традиция дип аңлаталар. Мисал рәвешендә әлеге әсәрләрне китерергә мөмкин: «Идегәй», Кол Галинең «Кыйсса-и Йосыф» поэмасы, Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан» әсәре , Сәйф Сараинең «Сөһәйл вә Гөлдерсен» дастаны, «Кузы Курпеш белән Баян Сылу», «Гайсә углы Амәт»,«Дастаны Бабахан», «Аксак Тимер», «Дәфтәре Чыңгызнамә» кебек әсәрләр. Мөэлифе буенча бүленәләр халык дастаннарына һәм мөэлифле дастаннарга.

Төркемнәре үзгәртү

Борынгы әкияти-риваяти дастаннар үзгәртү

Батырлык дастаннары үзгәртү

Мәхәббәт дастаннары үзгәртү

  • Кузы Күрпәч белән Баян-сылу дастанның 23 версиясе Татарстан Фәннәр академиясендә Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивында саклана. 1940-1970 елларда Себердә язып алынган.

Китаби дастаннар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Миңнегулов Х.Ю., Садретдинов Ш.А. Әдәбият: Татар урта гомуми урта белем бирү мәктәбенең һәм гимназияләрнең 9нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек. — тулыландырылган 2нче басма. — Казан: Мәгариф, 1998. — Б. 334. — ISBN 5-7761-0489-0.
  • Абилов Ш.Ш., Хисамов Н.Ш., Миңнегулов Х.Ю. Татар әдәбияты тарихы, 1нче том. — Казан: Татарстан, 1984.
  • Заманалар узган - дастаннар туган: Дастаннар. — Казан: Мәгариф, 2001. — 175 б. — 4000 экз. — ISBN 5-7761-0827-6.