Иске Чәчкаб мәдәният йорты

Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылы мәдәният йорты

Иске Чәчкаб мәдәният йортыТатарстан Республикасы Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында урнашкан мәдәният йорты.

Иске Чәчкаб мәдәният йорты
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Иске Чәчкаб
Материал төре кирпеч
Ачыш датасы 1987
Адрес Татарстан, Кайбыч районы,Иске Чәчкаб, Клуб урамы, 4 йорт
Почта индексы 422330
Карта
 Иске Чәчкаб мәдәният йорты Викиҗыентыкта

Иске Чәчкаб мәдәният йорты. 07.09.2020

Тарихы үзгәртү

Иске Чәчкаб авылы мәдәният йорты тарихы 1938 елда[1] Иске Чәчкаб авылы мәчетенең манарасы төшерелгәннән соң аның бинасын авыл мәдәният йорты итеп үзгәртелгәннән соң башлана.

Рәсми рәвештә авылда мәдәният йорты 1951 елда теркәлә.[1] Бөек Ватан сугышы ветераны, партоешма җитәкчесе Газизулла Хәмидуллин сугыштан әйләнеп кайткач, 1951 елда клуб мөдире итеп куела. 37 ел авыл клубын ул җитәкли. 1987 елда лаеклы ялга чыга. Пенсиягә чыккач, яңа клуб төзетүгә бик күп көч куя һәм 1987 елда иске мәчет бинасы каршындагы бушлыкта яңа клуб бинасы салына башлый. Мәдәният йорты 1988 елда файдалануга тапшырылган,[1] 31 ел дәвамында анда ремонт эшләре үткәрелмәгән. Бина искерүгә карамастан, мәдәни чаралар еш үткәрелеп килгән. Мәдәният йорты каршында эшли торган «Ак калфак» фольклор ансамбле өченче буын хатын-кызлары катнашында Кырымда татар халык җырларын һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим иткән. Укытучы Люция Габидуллина оештырган «Салават күпере» вокаль ансамбле ел саен диярлек «Йолдызлык» фестивалендә призлы урыннар яулый. Бер генә авыл бәйрәме дә алар катнашыннан башка узмый.[2]

2020 елда клуб бинасына капиталь ремонт ясала, һәм капиталь ремонттан соң, 2020 елның 7 сентябрендә мәдәният йорты кабат үз ишекләрен ача. Мәдәният йортын һәм авыл китапханәсен үз эченә алган бина «Вика» төзелеш фирмасы тарафыннан заманча төзелеш материаллары кулланып ремонтлана. Мәдәният йортын ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, «Вика» төзелеш фирмасы җитәкчесе Фәнис Хәйруллин, авыл халкы катнашкан.[3]

Мәдәният йорты каршында 2015 елдан[1] «Ак калфак» фольклор ансамбле, 2010 елдан[1] Иске Чәчкаб төп мәктәбендә оешкан «Салават күпере» вокал ансамбле[3][4], «Оста куллар» декоратив-гамәли сәнгать коллективы, «Өйдә ашыйбыз» аш-су яратучылар клубы, «Өч адым» скандинавия йөрешен яратучылар клубы, «Көмеш шар» бильярд яратучылар клубы эшләп килә.[5]

Иске Чәчкап авыл мәдәният йортында төрле формалар һәм тематика буенча төрле мәдәни-массакүләм чаралар — бәйрәмнәр, конкурслар, концертлар, күргәзмәләр, уен-күңел ачу программалары, ял кичәләре һәм бию кичәләреүткәрелә. Әлеге оешма халык күңел ачуларын, йолаларын һәм ритуалларын халык гореф-гадәтләренә туры китереп оештыра.[5]

Урыны үзгәртү

Иске Чәчкаб мәдәният йорты Татарстан Республикасы Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылы Клуб урамы буенча дүртенче йортта урнашкан.[6][7]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Туган җирем – Кайбычым. (Кайбицы – край мой родной). Автор-төзүче Р.А. Гарәфетдинов. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 656 бит.
  • Кадыйр Галим. «Эзле Чәчкаб». Казан. 2004.