Иске Чәчкаб (Урман Чәчкабы, рус. Старые Чечкабы) — Татарстан Республикасы Кайбыч районындагы авыл. Олы Кайбыч авылы җирлегенә керә.

Иске Чәчкаб
Карта
Ил Россия
Җөмһүрият Татарстан
Муниципаль район Кайбыч районы
Координатлар 55°24'27"тн, 48°6'52"кнч
Нигезләнгән 13 гасыр
Беренче телгә алу 1565 ел
Элеккеге исемнәр Урман Чәчкабы
Халык саны 459 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды 8437030
Почта индексы 422330[1]

Бәрле елгасыннан 1 км, Олы Кайбыч авылыннан 5 км көнбатышка таба урнашкан.[2]

Географиясе үзгәртү

 
Бәрле тугае күренеше
 
Картлар елгасы күле
 
Авыл янындагы иген кыры
 
Иске Чәчкаб кыры. Атлар.
 
Суфый чикерткә

Иске Чәчкаб Татарстан Республикасы башкаласы Казаннан 100, район үзәге Олы Кайбычтан 5, Колангы тимер юл станциясеннән 25 чакрымда, чокырлар янындагы таучылыкка урнашкан.

Авылның төньягында сазлыклар ята. Биредә торф чыгару карьеры, көтүлекләр урнашкан. Биредә Чәчкаб җирләре Өлҗән, Салтыган, Симәки авыллары җирләре белән чиктәш.

Көнчыгышта һәм көньякта иген кырлары, Түгәрәк урман (Зирекле урманы) урнашкан. Биредә авыл җирләре Өлҗән, Кече Кайбыч, Бәрлебашы авыллары җирләре белән чиктәш.

Авылның көнбатыш кырыенан Бәрле елгасы ага.[3] Бу елга Өлҗән авылы җирлеге белән чик булып тора.[4]

Җирлектә эре кыргый хайваннардан Түгәрәк урман буйларында кабан дуңгызларын, пошиларны, кырларда төлкеләрне очратырга мөмкин.

Кырларда, үзәннәрдә кыр куяны, кыр тычканы, йомраннар кебек вак кимерүчеләр яши. Болыннарда, шулай ук, кәлтәләрне, еланнарны, вак бөҗәкләрне очратырга мөмкин.

Су буйларында һәм тугайларда кондызлар, ондатралар очрый. Сазлыкларда, су буйларында үрдәк, торна, ләк-ләк кебек су- саз кошлары яши.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Иске Чәчкаб авылына уртача континеталь климат хас. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[5]. Уртача еллык һава температурасы 4,3 °C.[6]

Авыл атамасы үзгәртү

Чәчкаб атамасы килеп чыгышында берничә караш яши.

Беренче караш буенча, Чәчкаб атамасы, 1552 елда Казанны Явыз Иван алганда, аңа каршы, Казанны яклап сугышкан чәчкаблы Чәчкә-би исеменнән килеп чыккан дип баралар[7].

Икенче караш буенча, имеш бүген авыл урнашкан жирләр, кайчандыр Казанның чирмеш морзасы Чәчәвинеке булган. Шулай ук, Чәчәви белән Чәчкә-бинең бер үк кеше булуы да ихтимал[8]. Дөрестән дә, элек Тау ягында чирмешләр күпләп яшәве билгеле.[8]

Өченче караш буенча, Чәчкаб авылында кайчандыр чәчкап ясау белән шөгыльләнгән дип баралар. Авыл исеме дә бу хатын-кыз чәч каптырмасыннан чыккан булырга мөмкин[8].

Дүртенче караш. 1740 елда Хуҗа Хәсән авылын чукындырганда җиде кыз шул яктан качып китәләр. Ләкин бу кызлар рус миссионерлары тарафыннан Чәчкаб авылы янында куып тотылып үтереләләр. Әлеге кызлар күмелгән урын бүгенге көндә койма белән уратып алынган зират. Элек, язгы ташу вакытында, бу зиратның яры ишелеп, кайбер каберлекләр күренгәч, имеш аларда чәч каплары табылган[8].

Тарих үзгәртү

Рәсми мәгълүматлар буенча авыл XVII гасырның икенче яртысында нигезләнгән.[9]

Авыл турындагы беренче мәгълүматлар 1565-1567 елларга сылтыйлар. Авылның борынгы булуын Р. Х. Калимуллинаның «Авылым тарихы» альбомы да дәлилли[10].

Иске Чәчкабта яшәүче тарихчы Кадыйр Галимов раславынча, Иске Чәчкабта Колый (Кулай) нәселе яшәгән. Әле хәзер дә Иске Чәчкабта бер үзән Колый чокыры (Кулайка) дип йөртелә.[8]

Авыл барлыкка килү турында бер риваять барлыгы билгеле: Иван Грозный Казан ханлыгын яулап алу вакытында Иске Чәчкабта ике морза: Колый (Кулай) би һәм Чәчкә би яшәгән. Колый би Иван Грозный хакимлеген яклап, аның гаскәрләренә кушылып, Казанны яулап алуда катнашкан дип баралар. Ә Чәчкә би, киресенчә, рус гаскәрләренә каршы сугышкан һәм шул сугышта һәлак булган. Әлеге бигә багышланып авылның исеме дә Чәчкә би дип аталып йөртелә. Үзенә каршылык күрсәткәне өчен явыз Иван авылны юк итеп, халкын кырып ташларга боерган. Ә котылып калганнары авылдан көнбатышка чокыр-чакырлы урман арасына качып, землянкаларда яшәгәннәр һәм авылларын иске урынга түгел, ә хәзер авыл урнашкан урынга нигезләгәннәр. Иске Чәчкаб авылының Иван Грозный юк иткән урыны хәзерге Олы Кайбыч авылы урынында булган дип раслый Кадыйр Галимов.[7]

Иске Чәчкаб элек-электән зур авыл булып килгән. И.А.Износков үзенең «Материалы о жителях и селениях Свияжского уезда в 1880 — 90 г.г.» дигән хезмәтендә Иске Чәчкаб авылында 557 кеше яшәвен, шуларның 268 ир, 289 хатын-кыз булуын күрсәтә. Ә чәчү җире тирә-күрше авыллар белән чагыштырганда да бик аз булган дип атап китә.[7]

1877 елда Иске Чәчкабта 87 йортта 206 ир, 198 хатын-кыз яшәгән.[7]

XVIII йөз — 19 йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән.[11]

XX гасыр үзгәртү

XX йөз башында Иске Чәчкабта җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшләгән. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 831 дисәтинә тәшкил иткән.[11] Гасыр башында авыл халкы нигездә авыл хуҗалыгы белән шөгыльлнгән, шул ук вакытта биредә сәүдәгәрләр дә яшәве билгеле. Мәсәлән,2.5 ат көчле Дукс фирмасы мотоциклының бер иясе, Казан губернасы Свияжск өязе Иске Чәчкаб авылында яшәүче сәүдәгәр Вәлиәхмәт Шаһиәхмәтов булган. Әлеге транспорт чарасын ул инде 1914 елның мартында ук сатып алуы билгеле. Бу якларда башка мотоцикл ияләре булу билгеле түгел.[12]

1914—1918 елларда булган Беренче бөтендөнья сугышында Зөя өязе Иске Чәчкаб аылыннан биш кеше катнашканы мәгълүм.[13]

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Өлҗән волостенда. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 нең 14 февраленнән — Өлҗән, 1927 нең 1 августыннан — Кайбыч, 1963 нең 1 февраленнән — Буа, 1964 нең 4 мартыннан — Апас, 1991 нең 19 апреленнән Кайбыч районында.[14]

1931 елда авылда «1 май» колхозы (беренче рәисе — Б.Габитов) оештырыла.[11]

Бөек Ватан сугышы еллары үзгәртү

 
Иске Чәчкаб авылы янында сакланып калган Казан каймасы күренеше

Бөек Ватан сугышында 165 кеше катнаша һәм 111 кеше һәлак булганнар яки билгесез югалганнар исемендә[10].

Ватан сугышы күп чәчкаблыларны үлемгә тарта. Колхоз төзүчеләрнең күбесе сугышка китеп бетә. 1941 елда авыл Советы рәисе итеп Заһидуллин Зиннәтулла сайлана. Аңа кадәр булган Закиров Абдулла июньдә үк сугыша китә. Бу елларда колхозның барлык табышын да хөкүмәт тартып ала.[8]

1943 елдан авыл Советы рәисе булып Хәлил Сәмигуллин тора[8].

Сугыш елларында авылдан 24 иң яхшы ат сугышка алына. Аларны олы яшьтәге Низаметдинов Гаяз Украинага озата. 1943 елда шәхси хуҗалыклардан йомырка, сөт җыеп дәүләткә тапшыру бик кырыс куела. Авылдан бу җыемнарны ат җигеп Ормарга тапшыралар.[8]

Казан каймасы окоплары үзгәртү

Төп мәкалә: Казан каймасы
 
Авылда 2020 елның маенда ачылган Һәйкәл

1941 елның көзендә авыл кырларында Казан каймасы казу башлана. Авыл мәктәбендә белем бирү туктатылып, бинасы штаб итеп кулланыла башлый. Беренче окоп Әптерәшит дигән урында казыла. Аннары Чәчкаб белән Өлҗән арасында тирән окоплар казыла башлый. Окоп казуга бик күп кешеләр китерелә, шул исәптән язучы Гадел Кутуй да[15], драматург Гамир Насрый, композитор Рөстәм Яхин,[16] композитор Җәүдәт Фәйзи дә биредә була:

  «Башмагым» музыкаль комедиясенең ике пәрдәсен язып бетергәч, Җәүдәт Фәйзине Кайбыч районының Чәчкап дигән авылына окоп казырга җибәрделәр. Шуннан мин, аны окоптан кайтарту өчен, төрле органнарга йөрдем. Кайтарттык, һәм ул әсәрне язып бетерде. 1942 елның март аенда «Башмагым» спектакле сәхнәгә чыкты[17]
Усман Әлмиев, җырчы, ТАССР халык артисты
 

Танк үтмәслек чокырлар, дзотлар, землянкалар авыл җирләре аша 7-8 чакрым бара. Бу чокырларның киңлеге 5-6 метр,ә тирәнлеге 3-4 метр була. Соңрак, бу окоп җирләренең күпчелек өлеше күмелеп, эшкәртелә.

Тамгалар үзгәртү

Авылда төрле тамгалы нәселләр бар. Алар борынгыдан калган ыру билгеләре. 732 елда ук төркиләрдә тамга тәртибе билгеле.

Чәчкабта тамга куллану аларның хәзәрләргә дә катышы барга дәлил. Чөнки Хәзәр Каһанлыгындагы рун язуы соңрак төрки халыкларның тамгаларына күчүе билгеле.[8] Авылдагы күпчелек тамгалар Хәзәр, Болгар, Казан тамгаларына охшаш[8].

Топономика үзгәртү

 
Түгәрәк тау (кыш)
 
Карама тавы (кыш)
 
Акшар чокыры
  • Түгәрәк тау — бу авыл эчендә урнашкан биек булмаган тау. Риваятьләргә караганда Әлик-бабай дигән алып авыл аша үткәндә ял иткән арада чабатасыннан туфракны коеп бу тауны өеп калдырган.

Түгәрәк тау язын кардан иң алдан ачылганлыктан, элек, иртә язда аның башында кечкенә балалар төрле уенар уйнаганнар. Шулай ук бу тауда «Карга боткасы», «Яңгыр боткасы» кебек бәйрәмнәр үткәрелә.

  • Күләвек — бу авыл белән Бәрле елгасы арасында урнашкан кечкенә җир. Кайчандыр бу җир таллар белән капланган булган һәм халык кырда эшләп арыгач, шул таллар күләгәсендә ял иткән.
  • Карама чирәме- авылдан көнчыгыштарак урнашкан агачлык. Ул бик күп еллар элек булганга ошаган, чөнки мондагы каберлекләр гел тигезләнеп бетеп болын үләннәре белән капланган, ара-тирә булган уемнар гына каберлекләр булганлыгын күрсәтә.[8]

1936 елда бу җирне сукаламакчы булалар, ләкин бераз сукалагач, Сабан туе көнне бик зур янгын була: 1-2 сәгать арасында 96 йорт яна. Шул хәлдән соң зират койма белән тотылып, эченә агачлар утыртыла. Ул хәзер юл кырыенда бер урманчылык сыман күренеп тора.[8]

  • Җиде кыз зираты- авылдан төньяктарак чокыр кырыенда агачлар утыртылып киртәләнгән урын.

1740 елда Хуҗа Хәсән авылын чукындырганда җиде кыз шул яктан качып китәләр. Ләкин бу кызлар рус миссионерлары тарафыннан Чәчкаб авылы янында куып тотылып үтереләләр[8]. Әлеге кызлар күмелгән урын бүгенге көндә койма белән уратып алынган.

  • Җанган җир, яки янган җир — бүген агачлар утыртылган бу җир авылдан көньякта урнашкан. Кайчандыр эшкәртүгә яраксыз бу сазлыклы җирдә гел урман булган, әмма бер рус кшесе бу урманны ягып, үзенә җир булдыра, ләкин җир сазлыклы булганлыктан бу җирләрне ташлап китә.
  • Бакый бакчасы — бу авыл эчендә урнашкан сай сулы тирән чокыр. Бүген бу урында бары юан таллар гына үсә.
  • Карама чокыры — кайчандыр карама агачлары белән капланган бу чокырдан түгәрәк урман ягыннан «карама ташуы» төшә.
  • Акшар чокыры — элек бу чокырдан авыл халкы мич акшарлау өчен акшар алып кайткан.
  • Картлар елгасы- авылдан төньяктарак урнашкан, кар сулары белән туенучы күл. Бик кызу җәйләрдә бу күл тулысынча кибеп бетә.
  • Мунчала күле- Бәрле елгасы буенда урнашкан күл. Элеккеге елларда бу күлдә халык мунчала эшкәртә торган була.
  • Олан кичүе- Бәрле елгасы аша Чәчкабтан Салтыган авылына илтүче юлдагы кичү.

Халкы үзгәртү

Халык саны
1646172117441782179518591897190819231926
55962743254119001148839726
192819491958197019791989200220102017
819833734717688512463442474

1873 елда авылда 73 хуҗалыкта 508 кеше яшәгән.[18]

1907 елда авылда 126 хуҗалыкта 1095 кеше яшәве билгеле.[19]

Авылның милли составы татарлардан гына тора. Авылда 146 йортта 463 кеше яши[20]. 2010 елда даими яшәүчеләр саны 442 кеше.

Бирегә килеп урнашкан беренче «чәчкаблылар» Болгар дәүләте кешеләреннән булалар, бу хакта кабер өстендәге кырыйлатып төзеп чыгылган ташлар дәлилли. Ләкин шул ук вакытта авылга мишәр халкы да нигез салуы билгеле[8]. Элек авылда шулай ук татарлар белән бергә мордвалар (Агиш ягы), чуашлар яшәгән[8]. Авылда бүген дә мордваларга хас сүзләр кулланыла, мәсәлән: әвен, тирмән, ындыр, ак бал, штан, эшләпә, миләш, быкрак, акчый, кәки һ.б. Ләкин бу халыклар соңрак йә күченеп киткәннәр, йә Ислам дине тәэсирендә татарлашканнар.

1593—1630 елларда авылның күп халкы Буа якларына күченә. Мәсәлән, анда Яңа Чәчкап дигән татар авылына нигез салалар. Шулай ук, кайбер чыганакларда Чәчкаб авылыннан чуашлар хәзерге Буа районы Чурак авылы җирләренә күченгән дип тә уйланыла[8].

Авыл халкын тирәдәге авыллар «карабодайда йөзүчеләр» дип атый. Бер яктан бу, ХIХ гасырда үзен мишәр дип санамаган татар мишәрләрне «карабодайда йөзүче» дип атаса[21], икенче яктан, авыл халкы карабодай үстереп кәсеп итү белән бәйләнелә.[8]

Күренекле кешеләр үзгәртү

Иске Чәчкаб авылыннан өч кеше Татар энциклопедиясенә дә кертелгән, алар — Габделлатыйф Алкин дин көрәшчесе буларак, Шәйхулла Алкин — милләт көрәшчесе, язучы булганга[22][23]. Һәм Рәис Борһанов галим буларак.

Тел үзгәртү

Иске Чәчкаб авылы халкы Тау ягында таралган татар теленең норлат сөйләшендә сөйләшә.[24] 2002 елгы җанисәп буенча халыкның 100 %ы да татарча, 80,5 %ы (387 кеше) русча белә.

Дин үзгәртү

 
Авыл мәчете

Иске Чәчкаб авылы халкы мөселманнар булып санала.

Иске Чәчкабта мәчетнең Әби патша заманына ук булуын 1771 елгы Май ае Приговорында әйтелә. Ул мәчет чокырда була, чөнки бу вакыт тау өстенә мәчет салу рөхсәт ителмәгән.

Рәсми рәвештә мәхәлләнең барлыкка килүе 1790 елның җәе.

Яңа мәчет Чәчкабта 1833 елда төзелә һәм 1871 елда яңартыла. 1873 елда мөселман мәчете буларак күрсәтелә.[18] Бу бер катлы бина авыл сәүдәгәре Рәхмәтуллин Сөнгатулла ярдәме белән салынган. 1898 елларда Иске Чәчкабта мәчет яңартылганда Казанның Татар бистәсендә яшәүче чәчкаблы Сибгатулла Алкин оештырып йөрүче булган.[25]

1938 елда мәчетнең манарасы төшерелә. Мәчет авылда яңа урында 1995 елның 16 июлендә генә ачыла.

Җирле мөселман дини оешмасы — Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылы мәхәлләсе (Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Кайбыч мөхтәсибәте Иске Чәчкап авылы мәхәлләсе) 2000 елның 3 мартыннан теркәлгән.[26]

Икътисады үзгәртү

 
Иске күпер
 
Иген кыры

Авыл җирләре җирле фермер хуҗалыклары тарафыннан эшкәртелә. Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт-ит терлекчелеге, сарыкчылык, бал җитештерү, игенчелек.

Социаль өлкә үзгәртү

 
Чәчкаб урта мәктәбе.

Авылда Иске Чәчкаб авылы мәдәният йорты, Чәчкаб мәктәбе, балалар бакчасы, китапханәләр, фельдшер-акушерлык пункты, ашханә урнашкан.

Мәгариф үзгәртү

Авылда 1890 елдан мәктәп-мәдрәсә эшли. 1921 елда башлангыч мәктәп итеп, 1953 елдан җидееллык (1956 елда яңа бина төзелә), 1961 елдан — сигезьеллык, 1966 елдан башлангыч, 1990 елдан тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.[11]

Рәсемнәр үзгәртү

Панорама үзгәртү

 

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Кладр базасы буенча индификатор, Иске Чәчкаб авылы почта индекслары.(үле сылтама)
  2. Каталог топонимов Республики Татарстан.
  3. Зиганшин, 2015
  4. Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования "Кайбицкий муниципальный район" и муниципальных образований в его составе. АО «Кодекс» (2009-12-09). 2020-11-22 тикшерелгән.
  5. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  6. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 Сәйфетдинов Рөстәм. Җанга якын риваятьләр.
  8. 8,00 8,01 8,02 8,03 8,04 8,05 8,06 8,07 8,08 8,09 8,10 8,11 8,12 8,13 8,14 8,15 8,16 Кадыйр Галим. «Эзле Чәчкаб». Казан. 2002.
  9. Татарская энциклопедия: В 6 т. / Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2010. — Т. 5: Р-С-Т. — 736 с.
  10. 10,0 10,1 Кайбыч районы Чәчкаб урта мәктәбе сайты., archived from the original on 2012-04-26, retrieved 2011-05-14 
  11. 11,0 11,1 11,2 11,3 «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14.
  12. Как татары оседлали «железного коня».
  13. Участники первой мировой войны Свияжского уезда Казанской губернии.
  14. Татар энциклопедиясеннән.
  15. Чәчкаб урта мәктәбе сайтында [[Әгъзам Тимершин]] истәлекләре буенча документ., archived from the original on 2012-03-12, retrieved 2011-10-21 
  16. "МУЗЫКАЛЬНАЯ КОМЕДИЯ «БАШМАГЫМ» («БАШМАЧКИ») ГЛАВА ИЗ КНИГИ МИДХАТА ФАЙЗУЛЛИНА «ДЖАУДАТ ФАЙЗИ».
  17. Усман Альмеев. Еллар һәм җырлар. Истәлекләр. Казан: ТКН, 2007, 23нче бит. ISBN 5-298-04044-6
  18. 18,0 18,1 Список населённых мест Российской империи по сведениям 1859—1873 годов.
  19. Список селений Казанской губернии (1910—1914).
  20. ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕКЛӘРЕ СОВЕТЫ.(үле сылтама)
  21. Иске Чәчкабта яшәүчеләр карабодай диңгезендә ничек йөзгән?
  22. Татар энциклопедиясе. Беренче том — Казан, 2002, 111—112 битләр.
  23. Фәүзия Бәйрәмова. «Чәчкаб мәктәбе ябылмаячак, авыл яшәячәк, иншаллаһ!»
  24. Баязитова Ф. С., Хәйретдинова Т. Х., Барсукова Р. С., Садыкова З. Р., Рамазанова Д. Б., Татар халык сөйләшләре.
  25. Д.Усманова. Татарстан журналы. № 9-10 1995 ел.
  26. РО МЕСТНАЯ МУСУЛЬМАНСКАЯ РО — ПРИХОД С.СТАРЫЕ ЧЕЧКАБЫ КАЙБИЦКОГО МУХТАСИБАТА ЦЕНТРАЛИЗОВАННОЙ РЕЛИГИОЗНОЙ ОРГАНИЗАЦИИ — ДУХОВНОГО УПРАВЛЕНИЯ МУСУЛЬМАН РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН.

Чыганаклар үзгәртү

  • Саттаров Г. Ф. Татар топонимиясе. — Казан: Казан ун-ты нәшр., 1998. — 438 б.
  • Татарская энциклопедия: В 6 т. / Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2010. — Т. 5: Р-С-Т. — 736 с