Лавров Игорь Дмитриевич (Калуга, ССРБ, 15 март 1945 ел) — рус пианисты, укытучы һәм композитор, Венесуэлада яши. Әлеге вакытта Милли эксперименталь сәнгать университетының фортепьяно кафедрасы профессоры (Каракас шәһәре, Венесуэла)[1].

Игорь Лавров
Туган телдә исем рус. Игорь Дмитриевич Лавров
Туган 15 март 1945(1945-03-15) (79 яшь)
Калуга, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Венесуэла
Ватандашлыгы  Россия
 СССР
Һөнәре пианист
Эш бирүче University of the Arts of Venezuela[d]

 Игорь Лавров Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Карьерасының башы үзгәртү

Игорь Дмитриевич Лавров 1945 елның 15 мартында Калугада профессиональ пианистлар гаиләсендә туган. Әнисе – Лаврова Галина Евгеньевна – фортепиано укытучысы, Гнесиннар исемендәге Дәүләт музыка-педагогия институтын тәмамлаган. Әбисе — Лидия Федоровна Лазарева, Санкт-Петербург Консерваториясен тәмамлаган.

Биш яшеннән әбисе Лилия Лазарева белән фортепьянода шөгыльләнә башлый. Сигез яшендә беренче тапкыр концерт белән, ә ун яшендә оркестр белән чыгыш ясый.

1963 елда С.И.Танеев исемендәге Калуга өлкә музыкаль колледжында белем ала (Наталья Владимировна Юзефович класы[2]), ә 1970 елда Гнесиннар исемендәге дәүләт музыка-педагогия институтын (Гнесиннар исемендәге МПИ) (хәзер Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе), маэстро Теодор Давидович Гутман класы[3] (Генрих Густавович Нейгауз укучысы) тәмамлый.

1964-1967 елларда ССРБ оборона министрлыгының генерал-майор Назаров Николая Михайлович җитәкчелегендә Аерым күрсәтмә оркестрында армияда (ООО) хезмәт итә.

1970—1993 үзгәртү

Гнесиннар исемендәге Дәүләт музыка-педагогия институтын тәмамлаганнан соң бөтен төркемдәшләре белән диярлек (бөтен чыгарылышы белән) оештыручы һәм музыка җитәкчесе Исмәгыйлев Заһир Гариф улы җитәкләгән яңа ачылган Уфа дәүләт сәнгать институтына җибәрелә.

1970—1989 елларда Уфа дәүләт сәнгать институтында эшли, анда махсус фортепьяно кафедрасы мөдире була.

1970—1973 елларда Дәүләт музыка-педагогия институтында читтән торып ассистентура-стажировка бүлегендә укый.

Яшьлек дусы һәм коллегасы пианист Монастырский Вадим Наумович (хәзер профессор Иерусалим музыкасы һәм бейеүе академиясе) белән бергә 11 ноябрдә Уфада Гутман Теодор Лавриновичның туган көнендәге концертлар купьеллык традициягә әйләнә һәм күп санлы тамашачыны җыя.

1977—1980 елларда ССРБ Мәдәният министрлыгы юлламасы буенча Дакар шәһәрендә Сенегалның Милли консерваториясендә эшли.

1985 елда БАССР-ның-ның атказанган артисты исемен ала.

1989 елда аны Гнесиннар исемендәге Дәүләт музыка-педагогия институтына чакыралар, 1993 елга кадәр шунда эшли.

Игорь Лавров оста-класлар белән ССРБ-да, Алмания, Франция, Сенегал, АКШ һәм Гамбиядә (Crossroad School, California State University, University of Southern California) чыгыш ясый. Музыка башкаручыларның төрле милли һәм халыкара конкурсларында жюри әгъзасы сыйфатында катнаша.

1991—1992 елларда Лос-Анджелеста Southwestem Youth Music Festival жюри составына керә, Dominguez Hill, Ambassador Auditorium һәм The Maestro Foundation концерт белән чыгыш ясый[4].

1993—хәзерге вакыт үзгәртү

1993 елдан маэстро Хосе Антонио Абреу чакыруы буенча Венесуэлада яши һәм эшли. Милли эксперименталь сәнгать университетының фортепьяно кафедрасы профессоры, (Каракас, Венесуэла)[5]. Аның укучылары күп санлы милли һәм халыкара фестиваль һәм конкурсларның лауреаты була.

Солист сыйфатында Венесуэлада Симон Боливар исемендәге симфоник оркестр, Гран Марискаль де Аякучо оркестры, Милли филармония оркестры һәм Каракасның Муниципаль оркестры белән чыгыш ясый.

1993 елда чакырулы артист сыйфатында Чайковский фестивалендә, 1997 елда халыкара скрипка музыкасы фестивалендә, 1998 елда Каракаста Монпелье фестивалендә, 1999 елда IV кларнет фестивалендә, 1998 елдан 2001 елга кадәр IUDEM фестивалләрендә, 1999 елда Венесуэлада Товар Колониясында халыкара камера музыкасы фестивалендә, Каракаста ел саен үткән рус музыкасы фестивальләрендә (2010 елдан) чыгыш ясый. Венесуэлада "Harriet Serr", "Sylvia Eisenstein" һәм "Yamaha" конкурсларында жюри булып катнаша.

2012 елда Каракаста ЮНЕСКО эгидасы астында эшләгән Хорхе Серрано Сәнгать мәктәбендә Игорь Лавровның концерт залы ачылган[6].

Әсәрләре үзгәртү

  • Триптих: прошлое, настоящее и будущее для фортепиано к фотовыставка венесуэла артистки Лидии Фишер (1997)
  • Ноктюрн для левой руки (2003)
  • Прелюдия и Фуга для фортепьяно (2008)
  • Романс для скрипки и фортепьяно (2010)

Укучылары үзгәртү

Елена Свертилова, Диана Хисмәтова, Лилия Аллямова, Войтин Анатолий, Рөстәм Шәйхетдинов, Natasha García, Alí Rafael Durán, Alla 2022 елның 4 октябрь көнендә архивланган. Pushnenkova 2022 елның 4 октябрь көнендә архивланган., Javier Bracho, Patrice Laré, Luis Parés-Reina[7], Ana Laura Manero, Adolfo Vidal һ. б.

Гаиләсе үзгәртү

Кызы – Елена Игоревна Лаврова, пианист, Россиянең Обнинск шәһәрендә яши.

Катыны – Гөлнара Галимшина, пианист, фортепиано укытучысы.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Каждый раз я должен играть по-новому // http://obninsk-discovery.ru/malaya-rodina/kazhdyij-raz-ya-dolzhen-igrat-po-novomu.html 2019 елның 20 август көнендә архивланган.
  2. Калужский областной музыкальный колледж им. С.И. Танеева // http://www.taneev40.ru/page/history 2021 елның 16 май көнендә архивланган.
  3. Музыкальный фестиваль - к столетию Теодора Гутмана (08.11.2005) // https://tvkultura.ru/article/show/article_id/54965/ 2020 елның 26 ноябрь көнендә архивланган.
  4. Timothy Mangan (Aug. 7, 1992). «Music Reviews: Lavrov Masterful in Ambassador Recital». Los Angeles Times // https://www.latimes.com/archives/la-xpm-1992-08-07-ca-4641-story.html
  5. Elizabeth García (25 febrero, 2019). «Dos rusos que estimulan la práctica del piano en Venezuela». Correo del Orinoco // http://www.correodelorinoco.gob.ve/dos-rusos-que-estimulan-la-practica-del-piano-en-venezuela/
  6. La Embajada de Rusia se une a las felicitaciones con motivo del 5 aniversario del Salón de conciertos Igor Lavrov // https://venezuela.mid.ru/-/la-embajada-de-rusia-se-une-a-las-felicitaciones-con-motivo-del-5o-aniversario-del-salon-de-conciertos-igor-lavrov?inheritRedirect=true
  7. Luis Parés Biography // http://luis-pares.com/

Сылтамалар үзгәртү