Га́мбия (ингл. The Gambia, [ˈɡæmbiə]), Гамбия Җөмһүрияте (ингл. Republic of The Gambia) — Көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт. Африканың кыйтга өлешендә иң кечкенә ил. Төньяк, көнчыгыш һәм көньякта Сенегал белән чиктәш, көнбатышта Атлантик океан белән юыла. 1965 елның 18 февралендә Бөекбританиядән бәйсезлек алып, Милләтләр Дуслыгына керә. Дәүләт башкаласыБанжул.

Гамбия Җөмһүрияте
Байрак Илтамга
Гамбия милли һимны
Бәйсезлек көне 1965 елның 18 феврале
Рәсми телләр инглиз һәм җирле телләр
Башкала Банжул
Идарә итү формасы Президент республикасы
Президент Яйя Джамме
Мәйдан
• Барлыгы

10 380 км²
Халык саны
• Бәя
Халык тыгызлыгы

2 639 916 (2021)[1]
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

2 038 414 974 $[2] һәм 2 273 060 863 $[2] $
КПҮИ  0,5[3] 
Акча берәмлеге Даласи
Интернет-домен .gm
ISO коды GM
ХОК коды GAM
Телефон коды +220
Сәгать кушаклары UTC±00:00[d] һәм Africa/Banjul[d][4]

Демография үзгәртү

Халык саны 1 700 000 кеше тәшкил итә. Шуның 99 % — африканнар.

2020 елга ― 2, 2 млн кеше.

Дин үзгәртү

Төп мәкалә: Гамбиядә ислам

Гамбия Конституциясенең 25нче маддәсе гражданнарның теләсә нинди динне үз теләге белән тоту хокукларын яклый [5]. Ил халкының (2,2 млн кеше, 2020 елга) 96 % ы[6] Мәлики мәзһәбендәге сөнни мөселманнар [7]. Шигый мөселманнарның күпчелеге ― Ливаннан һәм башка гарәп илләреннән күчеп килгән мөһаҗирләр [8]. Гамбиянең ислам тарафдарлары арасында шулай ук әхмәдиячеләр бар, суфичылык йогынтысы сизелә. Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме кебек төп мөселман бәйрәмнәре вакытында Гамбиядәге бөтен сәүдә эшчәнлеге туктала диярлек. Җирле серер дине(ингл.) Гамбия мөселман җәмгыятендә шактый эз калдырган: «Тобаски», «Гамо», «Корите» һәм «Вери Кор» кебек җирле мөселман фестивальләренең атамалары Серер диненнән алынган.

Христиан җәмгыяте ил халкының 3 % ын тәшкил итә. Христианнарның күпчелеге Рим Католик Чиркәвенә карый. Ил халкының 1 % ы традицион Африка диннәренә ышана. Көньяк Азиядән күчеп килгән мөһаҗирләр арасында индуистлар һәм Бәһаи дине тарафдарлары бар [9].

 
Фаҗи Кунда мәчете

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 https://data.worldbank.org/indicator/SP.POP.TOTL?locations=GM
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CDБөтендөнья банкы.
  3. 3,0 3,1 Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  4. 4,0 4,1 4,2 https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2020f/africa
  5. CHAPTER IV – PROTECTION OF FUNDAMENTAL RIGHTS AND FREEDOMS. Constitution of the Republic of the Gambia (1997). “25. Freedom of speech, conscience, assembly, association and movement
    (1) Every person shall have the right to - [...] (c) freedom to practice any religion and to manifest such practice;”
  6. Africa :: GAMBIA, THE. CIA The World Factbook.
  7. Gambia, The. International Religious Freedom Report 2007. Bureau of Democracy, Human Rights, and Labor (14 September 2007).
  8. Shia Presence in Gambia. Wow.gm. әлеге чыганактан 2013-09-14 архивланды. 2021-11-20 тикшерелгән.
  9. Breach of Faith. Human Rights Watch. June 2005. p. 8. https://books.google.com/books?id=yi8ONIe1fv4C&pg=PA8. Retrieved 20 June 2015.