Евгений Любарский


Евгений Леонидович Любарский (1930 елның 3 октябре, Шкотово районы, Ерак Көнчыгыш крае, РСФСР, ССРБ2021 елның 1 декабре) — геоботаник, биология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры.

Евгений Любарский
Туган 3 октябрь 1930(1930-10-03)
Шкотово районы[d], Ерак Көнчыгыш крае[d], РСФСР, СССР яки Ерак Көнчыгыш крае[d], РСФСР, СССР
Үлгән 1 декабрь 2021(2021-12-01)
Яшәгән урын Карл Маркс урамы[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Тормыш юлы үзгәртү

Евгений Любарский 1930 елның 3 октябрендә Ерак Көнчыгыш краеның Шкотов районында туган. Әтисе — Леонид Вадимович Любарский, урман энтомологиясе һәм фитопатология өлкәсендә белгеч. Әнисе — Галина Васильевна (Мишина) Любарская.

1948 елда 19 нчы Хабаровск урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый.

1948 елда Казан дәүләт университетының биология-туфрак факультетына «геоботаника» белгечлеге буенча укырга керә һәм 1953 елда аны тзмамлый. Диплом алгач, 1953 елда шул ук факультетның геоботаника кафедрасында аспирантурага укырга керә.

Ул тулы булмаган югары юридик белемгә ия, 1998—2000 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультеты студенты була.

1953 елдан Казан дәүләт университетының биология-туфрак факультетының (1964 елдан башлап ботаника кафедрасы дип үзгәртелә) геоботаника кафедрасында эшли: ассистент, 1962 елдан — доцент, 1970 елдан — профессор.

1974—1999 елларда ботаника кафедрасы мөдире була.

1996 елдан 2008 елга кадәр Казан дәүләт университетында эш белән бер үк вакытта Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында профессор була.

2021 елның 1 декабрендә вафат була[2].

Фәнни эшчәнлек үзгәртү

1959 елдан биология фәннәре кандидаты. «Мишә елгасы тугайенда болыннар» темасы буенча кандидатлык диссертациясен яклый, фәнни җитәкче — профессор Михаил Васильевич Марков.

1969 елдан биология фәннәре докторы. Докторлык диссертациясенең темасы — «Биогеоценозда озын тамырлы үсемлекләр».

1995 елдан Нью-Йорк Фәннәр академиясе әгъзасы.

Фәнни мәнфәгатьләре геоботаника, популяцион һәм сәнәгать ботаника, урман белеме, гомуми экология, экологик хокук өлкәләренә карый

Экологиядә геометрик модельләштерүнең яңа ысулларын, үсемлекләрнең тормыш рәвешләренең биоморфологик рәтләрен төзүне, ценопуляцияләрнең морфоструктур анализын, «популяцион кыр»ны тәкъдим итә. Геоботаникада яңа төшенчәләр, классификацияләр, теоретик күзаллаулар һәм методлар сериясен тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы Кызыл китабын төзүдә актив катнаша. Экологик хокук буенча берничә дәреслек авторы.

1959 елда Бөтенсоюз ботаника җәмгыятенең Казан бүлекчәсен оештыра (1998 елдан башлап Рус ботаника җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе дип үзгәртелә), 1972 елдан аның рәисе була[3].

1973 елдан Рус ботаника җәмгыятенең Үзәк советы әгъзасы, 1993 елдан 2003 елга кадәр аның Президиумы әгъзасы була.

1975 елдан Халыкара биолог-популяционистлар җәмгыяте әгъзасы.

1997 елдан АКШ Милли географик җәмгыяте әгъзасы.

Төрле елларда Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Биология буенча баш совет әгъзасы, РФА ботаника мәсьәләләре буенча Фәнни совет әгъзасы була.

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр үзгәртү

  • «РСФСР халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе (1979).
  • Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1992).
  • Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1996).
  • «Россия Федерациясенең күренекле галимнәре өчен» Президент стипендиаты (1995—1997, 2001—2003).
  • Рус ботаника җәмгыятенең мактаулы әгъзасы (2003).
  • Казан университетының атказанган профессоры (2007).
  • Кембридждагы халыкара биография үзәге 2005 елда Евгений Любарскийны XXI гасырның 2000 күренекле галиме исемлегенә кертә.

Басмалар үзгәртү

  • Экология вегетативного размножения высших растений. Казань, 1976;
  • Ценопопуляция и фитоценоз. Казань, 1976;
  • Казанская геоботаническая школа. Казань, 2013.

Автордаш буларак:

  • Структура ценопопуляций вегетативно-подвижных растений. Казань, 1984;
  • Экологическое право России: учебное пособие. 4-е изд. М., 2010;
  • Экологическое право: учебник. 3-е изд. М., 2012;
  • Экологическая безопасность и эколого-правовые проблемы в области загрязнения окружающей среды: учебное пособие. 2-е изд. М., 2013.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Сабиров Р. М., Ситников А. П. Любарский Евгений Леонидович (к 80-летию со дня рождения) // Ученые записки Казанского университета. Серия Естественные науки. — В. 2. — Т. 153. — С. 299–301.
  • Евгений Леонидович Любарский (к 90-летию со дня рождения) / Демина Г. В., Тимофеева О. А. — Ботанический журнал, 2021, T. 106, № 3, стр. 306—311.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү