Татарстан Республикасы Кызыл китабы

Татарстан Республикасы Кызыл китабы (рус. Красная книга Республики Татарстан) — Татарстан Республикасы законнары нигезендә чыгарыла торган рәсми документ. Сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы астында булган хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләр саны, таралышы, аларны саклауның торышы, шулай ук юкка чыгу сәбәпләре һәм аларны саклау һәм яңадан торгызу буенча чаралар турында мәгълүматны үз эченә ала[1].

Татарстан Республикасы Кызыл китабы
Сурәт
Әсәр яки аның атамасы теле рус теле
Чыгару датасы 2016
Количество страниц 760

Тарих үзгәртү

Кызыл китапның беренче басмасы 1995 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары (1993 елның 25 октябрендәге 615 номерлы карар) нигезендә дөнья күрә. Беренче басмага имезүчеләрнең 32 төре, кошларның 85 төре, сөйрәлүчеләрнең 4 төре , җир-су хайваннарының 2 төре, балыкларның 9 төре , умырткасыз хайваннарның 107 төре, чәчәк үсемлекләрнең 398 төре, голосеменнойланың 1 төр, абагалар, плаунларның 6 төре, хвощларның 2 төре, мүкләрнең 15 төре, суүсемнәрнең 22 төре, лишайникларның 24 төре, гөмбәләрнең 34 төре кертелгән була.

10 елдан соң, 2005 елда исемлек аныклана һәм үзгәртелә: умырткалы һәм умырткасыз хайваннарның 258 төре (имезүчеләр — 34, кошлар — 84, сөйрәлүчеләр — 5, җир-су хайваннары — 3, балыклар — 10, умырткасызлар — 122 төр), 377 төр үсемлек (чәчәкләр — 290, голосеменнойлар — 1, абагалар — 11, хвощлар — 1, плаунлар — 6, мүкләр — 24, суүсемнәр — 20, лишайниклар — 24) һәм 40 төр гөмбәләр.

2009 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары (2009 елның 22 июнендәге 419 номерлы) белән саклана торган исемлек кыскартыла һәм яңартылган рәвештә ул 595 төр үсемлектән, гөмбәдән һәм хайваннан (шул исәптән 214 төр хайваннан) тора.[1][2]

Кызыл китапның өченче басмасы 2016 елда чыккан һәм 612 төрне үз эченә ала, шулардан 224 төр хайваннар (имезүчеләр — 33, кошлар — 66, сөйрәлүчеләр — 4, җир-су хайваннары — 3, балыклар — 10, умырткасызлар — 108), 316 төр үсемлекләр (чәчәкләр — 252, голосеменнойлар — 1, абагалар — 11, хвощлар — 1, плаунлар — 6, мүкләр — 34, суүсемнәр — 20, суүсемнәр — 11), 24 төр лишайниклар һәм 48 төр гөмбәләр.

Сирәк төрләрнең категорияләре үзгәртү

Үсемлекләр һәм гөмбәләр
  • 0 — юкка чыккандыр, соңгы 50 елда Татарстан Республикасы территориясендә булуы расланмаган
  • I — югалу куркынычы астында, кискен куркынычка дучар ителә
  • II — саннары кыскартыла, кыска вакыт эчендә тагын да начарлану һәм юкка чыгу куркынычы астында
  • III — сирәк, аз санлы булуы һәм түбән таралу аркасында зәгыйфь, еш кына ареал чигендә урнаша
  • IV — статусы буенча билгесез, өстәмә өйрәнүгә мохтаҗ
Хайваннар
  • 0 — юкка чыккандыр, соңгы 100 (умырткасыз) яки 50 (умырткалы) елда Татарстан Республикасы территориясендә булуы расланмаган
  • I — югалу куркынычы астында, аларның саны критик дәрәҗәгә кадәр кимегән, ә аларны саклау махсус чараларны гамәлгә ашыруны таләп итә
  • II — даими саннары кыскартыла, якын киләчәктә аларның юкка чыгу куркынычы туырга мөмкин
  • III — сирәк, алар зур булмаган санда һәм/яки чикләнгән территорияләрдә очрыйлар
  • IV — статусы буенча билгесез, аларның саны һәм торышы борчылу тудыра, ләкин мәгълүмат җитмәү аларны югарыда күрсәтелгән категорияләрнең берсенә дә кертергә мөмкинлек бирми
  • V — торгызылган яки торгызыла торган, аларның торышы табигый сәбәпләр аркасында яисә кабул ителгән чаралар аркасында куркыныч тудырмый, әмма алар һөнәрчелектә кулланылырга тиеш түгел, ә аларның популяциясе даими контрольдә тотылуга мохтаҗ

Төрләре исемлеге үзгәртү

Хайваннар[3]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Красная книга Республики Татарстан (животные, растения, грибы). 2-е изд. — Казань, 2006.
  2. Постановление КМ РТ от 22.06.2009 № 419 "О внесении изменений в постановление кабинета министров Республики Татарстан от 25.10.1993 № 615 «О Красной книге Республики Татарстан» 2013 елның 10 ноябрь көнендә архивланган.
  3. Красная книга Татарстана

Сылтамалар үзгәртү