Душан Вемич (серб. Душан Вемић; 1976 елның 17 июне, Задар, ЮСФҖ) — серб теннисчысы.

Душан Вемич
Туган 17 июнь 1976(1976-06-17)[1] (47 яшь)
Задар, Хорватия Социалистик Җөмһүрияте, Югославия Социалистик Федератив Җөмһүрияте
Яшәгән урын Белград
Ватандашлыгы  Сербия
Һөнәре теннисчы

 Душан Вемич Викиҗыентыкта

Карьера үзгәртү

Профессиональ карьерасын 1995 елда башлый. 1997 елда Өскептә «челленджер» сериясе турнирын ота. 1998 елның апрелендә ATP(рус.) турында дебют ясый. Бу Монте-Карлода узган турнирда була, анда ул парлы разрядта чыгыш ясый. Ялгыз разрядта дебют 1998 елның май башында Римда була. Беренче раундта ул Франсиско Клаветка 2-6, 4-6 исәбе белән оттыра. Көзен ул Мальоркада узган турнирның беренче раунды матчында Клаветаны отып, реванш ала, әмма икенче раундта ул төшеп кала.

1999 елда парлы разрядта беренче тапкыр ATP турниры финалына чыга. Бу вакыйга Алексей Калатрава белән парда Кицбюэлда узган турнирда була. 2000 елда Брэндон Куп белән парда Австралиянең ачык чемпионатында Зур шлем сериясе турнирында катнаша. Шул ук елны парлы рейтингта беренче тапкыр йөзлеккә күтәрелә. 2000 елның көзендә Вемич Сиднейда узган Олимпия уеннарында (Ненад Зимонич белән парда) парлы разрядта чыгыш ясый, әмма беренче раундта төшеп кала[2].

2001 елда Скоттсдейлдагы турнирда уйный. 2003 елның маенда «фьючерс» ялгыз турнирында җиңү яулый. Шул ук елны Ньюпортта Марди Фишаны җиңеп, турнирның икенче раундына чыга. 2003 елның октябрендә «фьючерс»та тагын бер җиңү яулый. 2005 елда Ньюпортта узган турнирда ул беренче тапкыр ялгыз разрядта чирекфиналга чыга.

2006 елның июнендә парлы разрядта Уимблдон турнирының өченче раундына кадәр җитә (Ираклий Лабадзе белән). 2006 елның июлендә Вемич Кицбюэлдагы турнирда өченче раундка чыга ала. Ялгыз разрядта карьерада беренче һәм соңгы тапкыр 2007 елда Франциянең ачык чемпионатында Зур шлем турнирының төп сеткасында чыгыш ясый. Беренче раундта ул ватандашы Янко Типсаревичка оттыра 6-7(3), 4-6, 6-4, 3-6. Нәкъ бер елдан Франциядә ул ир-атлар арасында парлы разрядта турнирның ярымфиналына җитә ала (Бруно Соарес белән). Шул ук елның августында Лос-Анджелеста америкалы Трэвис Пэрротт белән үз карьерасында ATP турнирының икенче финалына чыга. Аннары АКШның ачык чемпионатында ул Сорес белән бергә чирек финалга барып җитә.

2010 елда Австралия чемпионатында Иво Карлович белән бергә ярымфиналга чыга. Соңгы тапкыр 2011 елның августында Ванкувердагы «челленджер»да чыгыш ясый[3].

ATP турнирларында чыгышлар үзгәртү

Легенда
Зур шлем турнирлары
Мастерс Кубогы / АТР-тур финалы
ATP Мастерс / ATP Мастерс 1000
АТР Gold / АТР 500
АТР International/ АТР 250

Финалларда җиңелүләр (2) үзгәртү

Парлы разряд (2) үзгәртү

Дата Турнир Каплау Партнёр Финалдагы көндәшләр Финалда исәп
1. 1999 елның 26 июле   Кицбюэль Грунт   Алекс Калатрава   Петер Нюборг

  Крис Хаггард
3-6, 7-6(4), 6-7(4)
2. 2008 елның 4 августы   Лос-Анджелес Хард   Тревис Пэрротт   Рохан Бопанна

  Эрик Буторак
6-7(5), 6-7(5)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. сайт ATP
  2. Dusan Vemic Career Highlights
  3. Dusan Vemic. Overview. ATP Tour

Сылтамалар үзгәртү