Белград (серб. Бео́град, Beógrad) — Сербиянең башкаласы һәм иң зур шәһәре. Монда 1 281 801[2] кеше яши (теркәлмәгән затларны да исәпләгәч, 2 млн арта). 1403 елдан Сербиянең башкаласы, 1918 елдан 2003 елгача Югославиянең, 2003 елдан 2006 елгача Сербия һәм Черногориянең башкаласы була. Сербиянең эре икътисади, сәнәгый һәм мәдәни үзәге. Шәһәр дәүләтнең үзәк өлешендә, Сава елгасының Дунайга койган җирендә урнашкан. Белград шәһәре округының мәйданы 3227 км²[1]. Шәһәрдән көнбатышта Никола Тесла аэропорты урнашкан. Шәһәр 1999 елда НАТО гаскәрләренең вәхшиләрчә бомбалавыннан бик нык зыян күрә.

Белград
Карта
Ил Сербия
Регион Белград (округ)
Координатлар 44°49'4"тн, 20°27'25"кнч
Башлык Александр Шапич
Беренче телгә алу XV гасыр (б.э.к.)
Элеккеге исемнәр Сингидунум
Белиград
Мәйдан 359,92[1] км²
Диңгез өсте биеклеге 116,75 м
Халык саны 1 281 801[2] кеше
Халык тыгызлыгы 506 кеше/км²
Агломерация 1 710 000
Сәгать кушагы UTC+1, җәен UTC+2
Телефон коды +381 11
Почта индексы 11000
Рәсми сайт beograd.rs
Кардәш шәһәрләр Киев[3][4][5]

География үзгәртү

Белград ике елгада, Савада һәм Дунайда урнашкан. Сава нәкъ менә Белградта Дунайга коя. Шәһәр диңгез өсте дәрәҗәсеннән 116, 75 метр биеклегендә урнашкан. Белградның тарихи үзәге дә Савада.

Шәһәр бер юлы Балканнарда һәм Үзәк Европада ята, чөнки Нови-Белград һәм Земун районннары географик яктан Сремда урнашканнар, һәм аның җирләренә керәләр (бер үк вакытта бу ике район Белградның өлешләре булып торалар). Палилула районының бер өлеше Банатта урнашкан, ләкин аның җирләрен керми. Срем һәм Банат – ул Үзәк Европа, ә көньяктарак булган җирләр – Балканнар. Чыннан да, Балкан ярымутравының һәм Үзәк Европаның чикләре нәкъ Белград аша уза.

Дин үзгәртү

Христианлык үзгәртү

Православие үзгәртү

Католиклык үзгәртү

Протестантизм үзгәртү

Ислам үзгәртү

Яһүд дине үзгәртү

Фотогалерея үзгәртү

Искәрмәләр һәм чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Калып:Европа башкалалары