Григорий Садовников

Григорий Садовников (23 апрель, 1912, Россия империясе Казан губернасы Тәтеш районы Чуаш Чурапаны авылы — 22 июль 1987, Красноярск крае, Әчинск районы, Яңа Ильинка авылы) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, Дан орденының тулы кавалеры.

Григорий Садовников
Туган 23 апрель 1912(1912-04-23)
Чуаш Чурапаны, Бакрчинское сельское поселение[d], Тәтеш районы, Татарстан АССР яки Тәтеш өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 22 июль 1987(1987-07-22) (75 яшь)
Новая Ильинка[d], Ястребовский сельсовет[d], Ачинский район[d], Красноярск крае, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР

Биография үзгәртү

1812 елның 23 апрелендә Казан губернасының Тәтеш өязе Чуаш Чурапаны авылында крестьян гаиләсендә туган (хәзер — Татарстан Республикасының Тәтеш районы).

1940 елда Ульяновск педагогия училищесын "физик-математик" белгечлеге буенча тәмамлый. 1941 елның сентябренә кадәр, фронтка чакырылганчы, мәктәптә укыта. Харьков пехота мәктәбен тәмамлый. Клинны азат итүдә катнаша, анда күрсәткән батырлыклары өчен, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә һәм вакытыннан алда КПССка кабул ителә.

Алга таба өлкән сержант булып сапер батальоны белән җитәкчелек итә. 1944 елның 25-26 март төнендә Великий елгасы аша понтон күпер төзү белән җитәкчелек итә. Бу операция өчен III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

1944 елның җәендә Григорий Садовников җитәкчелегендәге сапер батальоны Айвиексте елгасы аша Плавиняс торак пункты янында күпер төзү йөкләмәсе ала. Григорий Садовников, капма-каршы яр белән элемтәне җайга салу бурычын алгач, тешләре белән телефон кабелен кабып, елга аша йөзеп чыга. Бу боерыкны уңышлы башкарганы өчен, II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

1945 елның 21 мартындаХайлигенбайлны (бүген — Калининград өлкәсе Мамоново шәһәре) алуда катнаша. Бу сугыш вакытында ул яралана. Кенигсбергны яулап алуда катнашкан өчен, I дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

1945 елда демобилизацияләнә. Төмәндә яши, аннары Әчинск районының Яңа Ильинка авылына күченә, анда җирле «Ястребовский» колхозында слесарьлар бригадиры булып эшли.

Бүләкләре үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

    • Кавалеры ордена Славы трёх степеней. — Краткий биографический словарь. — М., 2000.
    • Николаев А. Н. Боевая слава Чувашии. — Чебоксары, 1975. — С. 85—87.
    • Чувашская энциклопедия

Сылтамалар үзгәртү