Габдрахман Измайлов

Габдрахман Измайлов (Габдрахман Йосыф улы Измайлов, 1889, Казан, Россия империясе1957, СССР) — сәясәт эшлеклесе. БК(б)Фнең Казан ГК каршындагы мөселман бүросы җитәчеләреннән берсе (1918), Бөтенбашкорт гадәттән тыш кәмисиясе рәисе (1919), ТАССР эчке эшләр халык комиссары (1920-1921), Таулы халыклар АССРның ҮБК президиумы сәркәтибе (1921-1923). 1923-1929 елларда Казанда: ТАССР хезмәт, эшче-керәстиян инспекциясе халык комиссариатларында, БК(б)Фнең Бауман РК җаваплы сәркәтибе (1924),[1] Камил Якуб ис. полиграфия-нәшрият комплексы директоры, «Яңа китап» нәшириятендә идарә рәисе урынбасары. 1930-1931 елларда язу машиналары остаханәсендә Көнчыгыш телләре буенча киңәшче, хәреф җыючылар курсларында укытучы.

Габдрахман Измайлов
Туган 1889
Казан, Россия империясе
Үлгән 1957
СССР

1933 елда куга алынган. ««Иттифак» инкыйлабка каршы милләтчел баш күтәрүчеләр оешмасы әгъзасы булу»да гаепләнеп 8 ел лагиргә хөкем ителгән. 1957 елда акланган.

Искәрмәләр үзгәртү