Лагерьларның һәм тоткынлык урыннарының баш идарәсе (рус. Главное управление лагерей и мест заключения, ГУЛаг) — 19301960 елларда булган массакүләм ябылуда булу урыннары белән идарә иткән ССРБ ЭЭХК, соңрак ЭЭИ, юстиция министрлыгының бүлекчәсе.

1930 елның 24 апрельдагы Берләшкән Дәүләт Сәяси Идарәсенең боерыгы буенча Лагерьларның идарәсе барлыкка килә.

Татарстан территориясендә ГУЛаг лагерьләре[1] үзгәртү

  1. Идел тимеръюл хезмәт һәм төзәтү лагере (рус. Волжский железнодорожный ИТЛ) — 1942-1943 елларда бар булган. Лагерьның идарәсе Казан шәһәрендә урнашкан. Тоткыннар саны — 5400 кешегә кадәр; алар КазанСембер тимер юлы төзелешендә һәм авыл хуҗалыгында хезмәт иткәннәр.[2]
  2. Казан нефть эшкәртү заводының хезмәт һәм төзәтү лагере (рус. ИТЛ Казанского нефтеперерабатывающего завода) — 1952-1953 елларда бар булган. Лагерьның идарәсе Казан шәһәрендә урнашкан. Тоткыннар саны — 500 кешегә кадәр; алар Казан нефть эшкәртү заводының төзелешендә хезмәт иткәннәр.[3]
  3. Зөя лагерь бүлкечәсе (рус. Свияжское ЛО) — 1947-1948 елларда бар булган. Лагерьның идарәсе Зөя станциясе тирәсендә шәһәрендә урнашкан. Тоткыннар саны — 500 кешегә кадәр; алар тимеръюл төзелеше лагерьларның баш идарәсенең (ГУЛЖДС) №1 заводында хезмәт иткәннәр.[4]
  4. Татспецнефтестройның № 1 төзелешенең хезмәт һәм төзәтү лагере (рус. ИТЛ Строительства № 1 Татспецнефтестроя) — 1952-1953 елларда бар булган. Лагерьның идарәсе Әлмәттә урнашкан. Тоткыннар саны — 2300 кешегә кадәр; алар неефть эшкәртү сәнәгатенең предприятеләре төзелешендә хезмәт иткәннәр.[5]
  5. Татспецнефтестройның № 2 төзелешенең хезмәт һәм төзәтү лагере (рус. ИТЛ Строительства № 2 Татспецнефтестроя) — 1952-1953 елларда бар булган. Лагерьның идарәсе Яңа Писмән авылында урнашкан. Тоткыннар саны — 1300 кешегә кадәр; алар нефть эшкәртү сәнәгатенең предприятеләре төзелешендә хезмәт иткәннәр.[6]

Чыганаклар үзгәртү

  • Рус Википедиясе

Искәрмәләр үзгәртү