Виктор Петрович Томенко (1972 елның 12 мае, Норильск, Красноярск крае, РСФСР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе. 2018 елның 17 сентябреннән Алтай крае губернаторы[1]. 2020 елның 27 гыйнварыннан Россия Дәүләт Советы президиумы әгъзасы.

Виктор Томенко
Туган 12 май 1971(1971-05-12) (52 яшь)
Норилск, Красноярск крае, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Заполярный государственный университет имени Н. М. Федоровского[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Бердәм Русия

 Виктор Томенко Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Виктор Томенко 1972 елда Норильскта туган.

1993 елда «Төсле металлургиядә икътисад һәм идарә итү» белгечлеге буенча Норильск индустриаль институтын тәмамлый, инженер-икътисадчы.

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

1988 елда 17 яшендә А. П. Завенягин исемендәге Норильск тау-металлургия комбинатының Надеждинское металлургия заводына (1989 елдан «Норильск никеле» ДМК ААҖ составына керә) эшкә керә. 1988—1990 елларда 1 разрядлы аппаратчик-гидрометаллург булып эшли. 1990—1991 елларда — техник бүлеге техник-технологы (стажёр). 1991 елда — фәнни хезмәт оешмасы һәм хезмәт хакы бүлегенең хезмәт буенча технигы (стажёр). 1991—1992 елларда — план-икътисад бүлеге икътисадчысы (стажёр). 1992 елда — исәп-хисап бүлеге хисапчысы (стажёр). 1992—1993 елларда — план-икътисад бүлеге икътисадчысы (дублёр).

1993—1994 елларда — материалларны һәм төп фондларны исәпкә алу бюросының исәп-хисап бүлегендә икътисадчы.

1994 елның ноябреннән 1996 елның августына кадәр — «А. П. Завенягин исемендәге Норильск тау-металлургия комбинаты» ААҖ финанс идарәсенең салымнар бүлеге башлыгы.

1996—1997 елларда — «Полигон-Таймыр» ЯАҖ баш хисапчысы (генераль директоры — Валерий Викторович Пронников).

1997—1998 елларда — «Норильск комбинаты» АҖ баш хисапчысы. 1998—1999 елларда — «Норильск комбинаты» АҖ генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары.

1999—2001 елларда — «Норильск тау компаниясе» ААҖ генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары.

1999 елның декабреннән 2001 елның февраленә кадәр — «Норильск никеле „ДМК“» ААҖнең генераль директорының икътисад һәм хокук мәсьәләләре буенча урынбасары — баш хисапчысы.

2001 елның ноябреннән 2002 елның июленә кадәр — «Норильск никеле „ДМК“» ААҖнең Поляр аръягы филиалының икътисад һәм финанслар буенча генераль директор урынбасары.

2002—2004 елларда — «Норильск никеле „ДМК“» ААҖнең Поляр аръягы филиалы директорының беренче урынбасары — идарә рәисенең беренче урынбасары.

2004 елдан 2010 елга кадәр — «Норильск никеле „ДМК“» ААҖнең Поляр аръягы филиалы директоры — «Норильск никеле „ДМК“» ААҖнең Поляр аръягы филиалы идарәсе рәисе.

Красноярск крае хөкүмәтендә үзгәртү

2010 елның мартында Красноярск крае губернаторы вәкаләтләре бирелгән Лев Кузнецов «Норильск никеле» ДМК Поляр аръягы филиалы экс-директоры Виктор Томенконы төбәк хөкүмәте вице-премьеры итеп билгеләргә тәкъдим иткән[2]. 2010 елның мартыннан 2011 елның декабренә кадәр — Красноярск крае губернаторы урынбасары — Красноярск крае хөкүмәте рәисе урынбасары.

2011 елның 14 декабреннән Виктор Томенко Красноярск крае хөкүмәтен җитәкли[3]. Край хөкүмәтенең элекке рәисе Эдһам Акбулатов Красноярск башлыгының беренче урынбасары вазыйфасына күчү сәбәпле эштән киткән. 2011 елның 14 декабреннән 2012 елның 8 февраленә кадәр — Красноярск крае губернаторы вазыйфаларын башкаручы, аннары Красноярск крае губернаторының беренче урынбасары — Красноярск крае хөкүмәте рәисе.

2014 елның 12 маенда Красноярск крае губернаторы алышына, вазыйфаларын башкаручы итеп Виктор Толоконский билгеләнә. 2014 елның маеннан 2014 елның октябренә кадәр Томенко яңадан вазыйфаларын башкаручы статусында эшли. Красноярск крае губернаторын сайлауда җиңгән Толоконский Томенконы кабат Красноярск крае хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләгән[4].

2017 елның 30 сентябреннән вазыйфаларны башкаручы статусында була.

2018 елның декабреннән «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы. Партиянең Алтай краенда төбәк сәяси советы президиумы составына керә[5].

РФ Дәүләт советы президиумы әгъзасы. 2020 елның декабреннән — Дәүләт Советының «Авыл хуҗалыгы» юнәлеше буенча комиссиясе рәисе.

Алтай крае губернаторы үзгәртү

2018 елның 30 маенда президент Владимир Путин Томенконы Алтай крае губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләгән. Сентябрь аенда ул сайлауларда сайлаучыларның 53,61% тавышы белән җиңеп, губернатор вазыйфасына керешкән[6][7].

Кыска гына вакыт эчендә төбәктә элитара низагларны бетергән[8]. Алтай краенда губернаторга ышаныч дәрәҗәсе, «Общественное Мнение» фонды мәгълүматлары буенча, 2019 елның мартына 45% тәшкил иткән.

2019 елның 9 маенда Барнаулда «Үлемсез полк» акциясендә катнашкан. Ул әнисе ягыннан әбисе һәм бабасы Юлия һәм Павел Мельченко портретлары белән барган[9].

2020 елның 27 гыйнварыннан — Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы әгъзасы[10][11].

Бүләкләр үзгәртү

  • Металлургия җитештерүен үстерүгә керткән зур өлеше һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Россия Федерациясе икътисад министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнгән[12].

Шәхси тормыш үзгәртү

Өйләнгән. Кызы бар.

Хатыны — Татьяна Владимировна Томенко. 19 яшендә өйләнгән (хатыны белән унҗидешәр яшь булганда танышкан)[13].

Баскетбол белән мавыга. Мәктәптә Александр Новак белән бергә шөгыльләнгән[14].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Инаугурация Виктора Томенко состоится 17 сентября в МТА (2018-09-16). 16 сентябрь 2018 тикшерелде.
  2. Кузнецов предложил назначить Томенко вице-премьером края.
  3. Правительство Красноярского края возглавил Виктор Томенко.
  4. Виктор Томенко возглавит краевое правительство. newslab.ru. 2018-09-17 тикшерелгән.
  5. Томенко, Виктор Петрович.
  6. Виктор Томенко поклялся верно служить народу Алтайского края. altapress.ru. 2018-09-17 тикшерелгән.
  7. Официальный сайт полномочного представителя Президента России в Сибирском федеральном округе.
  8. Центр политической конъюнктуры России. ВИКТОР ТОМЕНКО. Командный игрок. әлеге чыганактан 2019-05-02 архивланды. 2019-05-26 тикшерелгән.
  9. Губернатор Алтайского края Томенко Виктор Петрович ----При цитировании ссылка на Официальный сайт Алтайского края обязательна. әлеге чыганактан 2022-01-31 архивланды. 2022-05-28 тикшерелгән.
  10. Распоряжение Президента Российской Федерации от 27.01.2020 г. № 10-рп.
  11. Распоряжение Президента Российской Федерации от 21.12.2020 № 310-рп ∙ Официальное опубликование правовых актов ∙ Официальный интернет-портал правовой информации. әлеге чыганактан 2021-01-10 архивланды. 2020-12-29 тикшерелгән.
  12. 2021 год, каким его увидел губернатор Алтайского края Виктор Томенко.
  13. "Может, лечь под танк?" Большое интервью с новым главой Алтайского края Виктором Томенко. altapress.ru. 2018-12-06 тикшерелгән.
  14. Дмитрий Негреев (2018-06-13). Виктор Томенко: «Там ведь надо пахать, понимаешь?» — сказал президент. www.altai.aif.ru. 2018-12-06 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү

Калып:Россия субъектлары җитәкчеләре