Норильск (рус. Норильск) — Россиядә шәһәр, Красноярск краенда халык саны буенча округының икенче шәһәр.

Норильск
Карта
Ил Россия
Җөмһүрият Красноярск крае
Координатлар 69°20'тн, 88°13'кнч
Нигезләнгән 1935
Мәйдан 118 км²
Мәркәз биеклеге 20 м
Халык саны 175 301 кеше
Сәгать кушагы UTC+8
Телефон коды +7 3919
почта индекслары 663300-663341
Рәсми сайт norilsk-city.ru
Кардәш шәһәрләр Красноярск

Халык саны — 176 189 кеше.[1]

2022 елның 15 ноябреннән«Хезмәт даны шәһәре»[2].

География үзгәртү

Норильск Таймыр ярымутравында, Норильская елгасы янында, Красноярсктан 1 500[3]/2 000[4] километр төньяктарак урнаша. Норильск тимер юлында станция.

Майиюньдә шәһәрдә поляр көн, ә декабрьгыйнварда поляр төн була.

Климат үзгәртү

Норильск климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача максимум, °C −29 −24 −17 −10 −2 9 17 13 5 −7 −19 −22 −5
Уртача температура, °C −39 −35 −30 −21 −11 0 8 5 −1 −13 −27 −31 −11
Уртача минимум, °C −39 −33 −28 −21 −11 0 8 5 −1 −13 −27 −31 −16
Чыганак: WorldClimateGuide.co.uk

Тарих үзгәртү

 
Норильскның беренче өе

XVIXVII гасырларда Норильск чыганаклардагы бакырны Мангазый халкы кулланган.

1860-елларда Сотниковлар (Дудинка сәүдәгәрләре) хәзерге Норильск тирәсендә каралама бакырны эретү өчен шахта мичен төзегәннәр.

1919 елда бу районда Николай Ураванцев җитәкчелеге астындагы геологик тикшеренүләр башланалар. 1921 елда хәзерге Норильскның беренче өе төзелә.

1935 елда ГУЛаг тоткыннар көчләре белән Норильск тау-металлургия комбинаты төзелеше башлана.

1939 елда Норильск шәһәр тибындагы бистә статусын ала.

1935-1955 елларда эшче көченең нигезе Норильлаг һәм Горлаг тоткыннары булганнар.

1953 елда Горлаг токыннары восстаниены күтәрәләр.

2005 елда Норильск составына Талнах һәм Кайеркан шәһәрләре кертеләләр. Норильск шәһәр округы составына шулай ук Снежногорск шәһәр тибындагы бистәсе керә.

Халык үзгәртү

1939[5] 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010[1]
~14 000 109 442 135 487 180 358 174 673 134 832 176 189

Милли состав (2002): руслар — 77,6%, украиннар — 9,0%, әзериләр — 3,4%, татарлар — 2,1%, белоруслар — 1,1%.[11]

Икътисад үзгәртү

Шәһәр оештыручы предприятиесе — Норильск тау-металлургия комбинаты.

Металл эшкәртү, химия, азык-төлек һәм башка ширкәтләре. Снежногорскта — Хантайка ГЭСы.

Югары белем йортлары үзгәртү

  • Норильск индустрия институты
  • Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының филиалы
  • Мәскәү эшкуарлык һәм хокук институтының филиалы
  • Кисловодск икътисад һәм хокук институтының филиалы
  • Красноярск дәүләт педагоика университетының филиалы

Фотогалерея үзгәртү

Танылган шәхесләр үзгәртү

Татарлар үзгәртү

  • Искәндәр Фәйзуллин, ерак араларга йөзүче, тренер, табиб, Норильск йөзү бассейнының беренче директоры, Норильск шәһәренең шәрәфле ватандашы.
  • Юрий (Хәлил) Бариев, шагыйрь, Норильск шәһәренең шәрәфле ватандашы.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-12-01 
  2. Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести»
  3. һава буенча
  4. су буенча
  5. http://www.mojgorod.ru/krsnjar_kraj/noriljsk/index.html
  6. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2012-12-01 

Тышкы сылтамалар үзгәртү