Александр Болонкин


Александр Болонкин (1933 ел, 14 март, Пермь - 2020 ел, 20 октябрь) - совет инженер-кострукторы, математик, техник фәннәр докторы (Югары аттестация комиссиясе тарафыннан расланмаган)

Александр Болонкин
Туган 14 март 1933(1933-03-14)
Пермь, Урал өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 20 декабрь 2020(2020-12-20) (87 яшь)
Әлма-матер Мәскәү авиация институты[d]
Һөнәре Q10497074?

Биография үзгәртү

Болонкин Александр Александрович 1933 елның 14 мартында Пермь шәһәрендә туган. Аның әнисе Ольга Дмитриевна Веревкинаның (1894—?) беренче ире - Василий Болонкин. Аларның Анна исемле кызы бар (1919—?). Александрның әтисе Александр Васильев белән никах теркәлмәгән, шуңа күрә Александр Болонкин әнисенең беренче иренең фамилиясен йөртә [1]. А.А.Болонкин әтисен хәтерләми, чөнки ул хәрби кеше була һәм Александр бик кечкенә вакытта үлә. Әнисе җыештыручы булып эшләгән.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Алекса́ндр Алекса́ндрович Боло́нкин мәктәптә укыган вакытта авиамоделизм белән мавыга.

1958 елда Казан авиация институтын тәмамлый һәм Киевтагы О. К. Антоновның тәҗрибә-конструкторлык бюросына эшкә җибәрелә. [2] Анда әйдәп баручы инженер-исәп-хисапчысы вазыйфасында эшли.. AН-8, AН-124 һ.б. самолетлар ясауда катнаша. Читтән торып [3] Киев университетының механика-математика факультетында, аннары читтән торып Мәскәү авиация институтының аспирантурасында белем ала [4].

1962 елда ул ДОСАФ нәшриятында самолетларны модельләштерү буенча «Теория полета летающих моделей» дигән фәнни-популяр китабын нәшер итә.

1964 елда И.В.Остославский җитәкчелегендә физика-математика фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклый. Академик В.П. Глушконың ракета двигательләренең тәҗрибә-конструкторлык бюросысына эшкә керә. Мәскәү авиация институтында, Мәскәү авиация технологик институтында, Бауман исемендәге МВТУда укыта. [4] .

Бик күп фәнни хезмәтләр авторы, шул исәптән: «Принцип расширения и условия Якоби вариационного исчисления» («Доклады АН УССР», 1964), «О разрешимости краевых задач оптимального управления» («Труды Академии им. Н. Е. Жуковского», 1966), «Импульсные решения в задачах оптимального управления» («Труды Сибирского отделения АН ССР», 1967).

1971 елның 16 ноябрендә «Новые методы оптимизации и их применение в задачах динамики управляемых систем» темасы буенча техник фәннәр докторы дәрәҗәсенә диссертация яклый [4]. ( Югары аттестация комиссиясе тарафыннан расланмаган) [3].

1972 елда ул MATИның югары математика кафедрасында доцент булып эшли [5].

Хезмәтләре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Өстәмә чыганаклар үзгәртү

  • фельетон о Болонкине и его процессе. // «Правда Бурятии» 12 октября 1978 .

Аңлатмалар (1) үзгәртү

Калып:Комментарии

Искәрмәләр (үзгәртү) үзгәртү