Азимбек Исабеков

Азимбек Бәйшәмбай улы Исабеков (1960 елның 4 апреле, Арашан, Аламедин районы, Кыргыз ССР, ССРБ) — Кыргыз дәүләт эшлеклесе. Кыргызстан Республикасының 11 нче премьер-министры (2007 елның 29 гыйнварыннан 29 мартына кадәр).

Азимбек Исабеков
Туган 4 апрель 1960(1960-04-04) (64 яшь)
Арашан[d], Кантский район[d], Кыргыз Совет Социалистик Җөмһүрияте, СССР
Ватандашлыгы  Кыргызстан
Әлма-матер Кыргыз милли университеты[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Ар-Намыс[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Азимбек Исабеков 1960 елның 4 апрелендә Кыргыз ССРның Арашан авылында туа. 1986 елда «икътисадчы» белгечлеге буенча Кыргыз дәүләт милли университетын тәмамлаган.

Университетны тәмамлаганнан соң комсомол эшенә җибәрелә. 1990 елларның беренче яртысында берничә коммерция структурасын җитәкли.

1997 елдан Кыргызстанның булачак Президенты Корманбәк Бакиев «командасында» эшли[1]. 1997 елдан 2000 елга кадәр — Чуй өлкәсе администрациясе аппараты җитәкчесе, 2000—2001 елларда — Чуй өлкәсе администрациясе башлыгы урынбасары, 2001 елдан Кыргызстан Республикасы премьер-министры аппаратының җирле дәүләт администрацияләре һәм җирле үзидарә органнары белән оештыру, кадрлар эше бүлеге мөдире.

Бакиев хөкүмәте отставкага киткәннән соң, икътисадны үстерү буенча дәүләт фонды директоры (2002—2004), Сокулук районы салым инспекциясе башлыгы (2004—2005) вазыйфаларын башкара.

2005 елның мартында Тюльпан революциясеннән соң Азимбек Исабеков премьер-министр аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә. Корманбәк Бакиевны 2005 елның ноябрендә Кыргызстан президенты итеп сайлаганнан соң, Кыргызстан Республикасы президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнә.

2006 елның маеннан 2007 елның гыйнварына кадәр — Кыргызстан Республикасының авыл хуҗалыгы, су хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате министры[2].

Премьер-министр вазыйфасында үзгәртү

2007 елның 29 гыйнварында парламент утырышында Азимбек Исабеков Кыргызстан Республикасы премьер-министры итеп билгеләнә. Шул ук елның 28 мартында үз хөкүмәтенең берничә министрын эштән азат итү турында белдерә, әмма президент Курманбәк Бакиев тарафыннан хупланмый[3]. Икенче көнне ул президентка отставка турында үтенеч биргән. Бакиев аның отставкасын кабул итә һәм Алмазбәк Атамбаевны премьер-министр вазыйфаларын башкаручы итеп билгели[4].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Radio Free Europe / Radio Liberty Staff (1 February 2007) "Kyrgyzstan: Public, Politicians Give Positive Reaction To New Premier" The Journal of Turkish Weekly
  2. "K. Bakiev appoints new Minister of Agriculture, Water Resources and Processing Industry" Pajhwok Afghan News 11 May 2006
  3. "President Rejects Government Shake-Up", Radio Free Europe/Radio Liberty, March 28, 2007.
  4. "Kyrgyz Prime Minister Resigns", Radio Free Europe, March 29, 2007.

Сылтамалар үзгәртү