Татар Википедиясе

Википедиянең татар телендәге бүлеге
(Tatar Wikipediäse битеннән юнәлтелде)


Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse

URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр татар теле
Эшли башлау вакыты 2003 елның 15 сентябре
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 501 462
Битләр саны 787 805
Үзгәртүләр саны 4 154 785
Теркәлгән кулланучылар 51 683
Актив кулланучылар 73
Идарәчеләр 6
Тирәнлек 1.7
Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit

Статус үзгәртү

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

TATLAT үзгәртү

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор)(үле сылтама) кулланырга мөмкин.

Бүләкләр үзгәртү

  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[2].
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[3].

Статистика үзгәртү

 
300 000 мәкалә

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 501 462 мәкалә бар, 6686 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат һәм тулы таблица.

Чагыштырма статистика үзгәртү

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
1 tr Төрек 2002 610 196 2 974 409 40 541 32 910 696 1 589 764 3234 20 166.1
2 tt Татар 2003 501 462 787 805 6686 4 154 785 51 683 73 6 1.7
3 azb Көньяк Азәрбайҗан 2015 243 522 577 408 337 1 559 659 50 273 91 4 5.1
4 uz Үзбәк 2004 261 972 999 703 3346 4 336 498 134 581 704 17 34.4
5 kk Казакъ 2002 236 616 634 940 11 123 3 338 673 157 267 305 16 14.9
6 az Азәрбайҗан 2004 200 189 569 082 17 004 7 632 450 292 072 609 15 45.5
7 ky Кыргыз 2002 79 171 110 286 2680 474 920 40 505 90 2 0.7
8 ba Башкорт 2005 63 664 182 767 1505 1 273 168 41 522 67 5 24.4
9 cv Чуваш 2004 56 074 114 302 537 830 061 35 426 51 2 7.8
10 crh Кырым-татар 2008 28 138 52 698 0 222 985 27 681 31 2 3.2
11 sah Саха 2008 17 579 52 264 1765 407 357 25 538 34 3 30.3
12 tk Төрекмән 2004 6853 16 752 340 253 646 29 093 29 4 31.6
13 ug Уйгур 2012 6004 15 667 0 159 050 22 548 32 1 26.3
14 gag Гагауз 2010 2803 6647 0 69 412 14 689 16 1 19.6
15 krc Карачай-балкар 2010 2101 14 514 0 109 608 10 735 14 1 263.6
16 kaa Каракалпак 2006 5239 15 171 24 80 354 12 540 41 5 19
17 tyv Тыва 2013 3543 12 834 0 47 731 9501 16 1 25.6
18 alt Алтай 2021 1095 6185 0 46 460 3064 11 4 162.3


Мәкаләләр тематикасы буенча статистика үзгәртү

2021 елның 5 февраленә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[4]:

  • торак пунктлар — 122 488 мәкалә,
  • елгалар — 23 350 мәкалә,
  • астероидлар — 20 896 мәкалә,
  • аксымнар — 14 605 мәкалә,
  • шәхесләр — 12 201 мәкалә,
  • галактикалар — 7 838 мәкалә.
  • хронологик исемлекләр — 3 923
  • кратерлар — 2700
  • һинд дине — 1820

Кызыклы фактлар үзгәртү

 
Tatar.info проектының эмблемасы

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү


Тышкы сылтамалар үзгәртү