Татар Википедиясе

Википедиянең татар телендәге бүлеге


Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse

URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр татар теле
Эшли башлау вакыты 2003 елның 15 сентябре
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 501 536
Битләр саны 788 010
Үзгәртүләр саны 4 156 746
Теркәлгән кулланучылар 51 820
Актив кулланучылар 74
Идарәчеләр 6
Тирәнлек 1.7
Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit

Статус

үзгәртү

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор)(үле сылтама) кулланырга мөмкин.

Бүләкләр

үзгәртү
  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[2].
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[3].

Статистика

үзгәртү
 
300 000 мәкалә

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 501 536 мәкалә бар, 6701 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат һәм тулы таблица.

Чагыштырма статистика

үзгәртү

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
1 tr Төрек 2002 610 862 2 978 801 40 581 33 072 363 1 592 354 3120 20 166.8
2 tt Татар 2003 501 536 788 010 6701 4 156 746 51 820 74 6 1.7
3 azb Көньяк Азәрбайҗан 2015 243 531 577 442 337 1 560 060 50 518 98 4 5.1
4 uz Үзбәк 2004 263 729 1 004 064 3374 4 351 988 135 587 600 17 34.2
5 kk Казакъ 2002 236 508 635 303 11 159 3 342 791 157 571 284 16 15
6 az Азәрбайҗан 2004 200 364 570 851 16 801 7 649 100 292 710 586 16 45.8
7 ky Кыргыз 2002 79 171 110 330 2680 475 696 40 622 91 2 0.7
8 ba Башкорт 2005 63 689 182 920 1505 1 273 864 41 611 69 5 24.4
9 cv Чуваш 2004 56 120 114 394 537 830 446 35 488 40 2 7.8
10 crh Кырым-татар 2008 28 172 53 093 0 224 504 27 941 38 2 3.3
11 sah Саха 2008 17 607 52 362 1765 407 682 25 594 27 3 30.3
12 tk Төрекмән 2004 6860 16 766 340 254 115 29 177 33 3 31.6
13 ug Уйгур 2012 6007 15 675 0 159 101 22 596 29 1 26.3
14 gag Гагауз 2010 2803 6647 0 69 415 14 725 13 1 19.6
15 krc Карачай-балкар 2010 2110 14 567 0 109 842 10 754 14 1 262.8
16 kaa Каракалпак 2006 5393 15 527 27 81 836 12 589 54 5 18.6
17 tyv Тыва 2013 3543 12 860 0 47 771 9528 16 1 25.7
18 alt Алтай 2021 1095 6207 0 46 528 3096 13 4 163.4


Мәкаләләр тематикасы буенча статистика

үзгәртү

2021 елның 5 февраленә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[4]:

  • торак пунктлар — 122 488 мәкалә,
  • елгалар — 23 350 мәкалә,
  • астероидлар — 20 896 мәкалә,
  • аксымнар — 14 605 мәкалә,
  • шәхесләр — 12 201 мәкалә,
  • галактикалар — 7 838 мәкалә.
  • хронологик исемлекләр — 3 923
  • кратерлар — 2700
  • һинд дине — 1820

Кызыклы фактлар

үзгәртү
 
Tatar.info проектының эмблемасы

Искәрмәләр

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү


Тышкы сылтамалар

үзгәртү