Юныс Әминов

татар драматургы һәм язучысы
(Yunıs Äminov битеннән юнәлтелде)

Юныс Шәрип улы Әминов (1921 елның 1 декабре, Татарстанның Әгерҗе районы Салагыш авылы — 1982 елның 3 декабре, Әлмәт) — татар драматургы һәм язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Юныс Әминов
Туган телдә исем Юныс Шәрип улы Әминов
Туган 1 декабрь 1921(1921-12-01)
Татарстан, хәзерге Әгерҗе районы, Салагыш авылы
Үлгән 3 декабрь 1982(1982-12-03) (61 яшь)
Әлмәт
Милләт татар
Һөнәре драматург, язучы
Балалар улы Илшат Әминов

Тормыш юлы һәм иҗаты үзгәртү

Ул 1921 елның 1 декабрендә Татарстанның хәзерге Әгерҗе районы Салагыш авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 19361939 елларда Минзәлә педагогика училищесында укый, аны тәмамлагач, бер ел Актаныш районында балалар укыта. 1940 елның ноябрендә Кызыл Армиягә алынып, 1942 елның мартына кадәр хәрби мәктәптә укый, аннары взвод командиры сыйфатында Дон фронтына җибәрелә. 1943 елның 6 мартында Юныс Әминов яралы һәм контузияле хәлендә фашистлар кулына эләгә һәм 1944 елның августында Совет Армиясе частьлары азат иткәнгә кадәр Румыниядәге хәрби әсирләр лагерында тоткынлыкта яши. 1945 елның гыйнварыннан ул янә фронтта, сугыш беткәнче алгы сызыкта була, Будапештны штурмлауда, Братиславаны азат итү сугышларында катнаша. Армиядән кайткач,

Юныс Әминов берникадәр вакыт хуҗалык оешмаларында төрле эшләрдә эшли, аннары озак еллар буе Әгерҗе районының Барҗы авылы җидееллык мәктәбендә балалар укыта. 19491953 елларда, эшеннән аерылмыйча укып, Алабуга укытучылар институтының рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Бала чагыннан ук әдәбият белән кызыксынган һәм үзе дә каләм көчен сынап караган Юныс Әминов 50 еллар башында чынлап торып иҗат эшенә керешә. 1950 елда языла башлап, 1955 елда тәмамланган һәм шул елны Минзәлә театры коллективы тарафыннан сәхнәгә куелган «Язылмаган законнар» исемле беренче күләмле әсәре үк Юныс Әминовны сәләтле драматург итеп таныта. Бу спектакль 1957 елда, татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы вакытында, Мәскәү тамашачыларына да күрсәтелә.

"Кичеккән тәүбә" (2003 ел) китабына кергән спектакльләр: «Минме? Мин», «Син ашадың башымны», «Кичеккән тәүбә», «Кан кардәшләр», «Чишмәдә сабан туе», «Үлемнең үлеме», «Сөймим, дисәң дә», «Син ашадың башымны»«Тикшерү» Юныс Аминов – 1950 – 1970 еллар татар драматургиясе һәм театр сәнгатендә аерым бер урын алып торучы, сәхнә әдәбияты үз йөзе, үз иҗади кыйбласы булган каләм иясе. Ул – 30 еллык иҗат гомерендә 13 комедия, 6 драма, 6 бер пәрдәлек пьеса язган. 13 китап авторы. Драматургның шуннан соң иҗат ителгән һәм темасы белән 50-60нчы еллар авыл тормышына багышланган «Язылмаган законнар» (1950-1955),«Гөлчәчәк» (1956), «Тамырлар» (1961 беренче версия «Яктыдан – яктылыкка»» ), «Өти балак» (1964), «Гөлҗәннәтнең җәннәте» (1966), «Уҗым бозавы» (1966), «Кошның үз канаты була» (1967), «Минем җинаятем» (1968), «Умырзая чәчәкләре» (1959), «Сатучылар» (1961) исемле комедия һәм драмалары шул чорда төрле театр сәхнәләрендә уңыш белән баралар.1959-1961 елларда Юныс Әминов Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укый. 1969 елда гаиләсе белән Әлмәт шәһәренә күчә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яшәп иҗат итә. Драматургның Әлмәт чорындагы әдәби иҗаты тематик яктан шәһәр тормышы, нефтьчеләр, завод эшчеләре турында була: «Кан кардәшләр» (1972), «Сафура бураннары» (1975), «Сөймим дисәң дә ...» (1976), «Очрашырбыз, Гөлсылу!» (1980), «Латыйфа», «Саран малы саранның үзе ашый» әсәрләре», «Тикшерү» . "Кичеккән тәүбә" (2003 ел) китабына кергән спектакльләр: «Минме? Мин», «Син ашадың башымны», «Кичеккән тәүбә», «Кан кардәшләр», «Чишмәдә сабан туе», «Үлемнең үлеме», «Сөймим, дисәң дә», «Син ашадың башымны».

Спектакльләрнең кыскача сюжетлары үзгәртү

Кичеккән тәүбә

Хәлле гаиләдә кызны кияүгә бирергә торалар. Белгән кешеләрнең малаен кияү итеп күздә тоталар. Аны таныштыру өчен егетнең атасы белән кунакка чакыралар. Яшьләр сайрашалар бер – берсенә мәхәббәт хисләрен белдереп. Кыз әби карамагында күбрәк үсте, әбисе намазын калдырмый. Ләкин кызны укуга җибәргәч, ул үз-үзен белеп яши. Туйга барысы әзерләнгән, кызга сандык, мул табын. Туйны ике көнгә суздылар: беренче көнне никах укытып, икенче көнне кунаклар чакыртып. Кызның исеме Миләүшә, егетнең Фердинант. Никахтан соң, кыз егетенә, ул кыз түгел икәнен серләшеп әйтте. Егет кыздан: «Сине көчләмәделәрме? Яисә байлыкка кызыгып түгелме?» дип сорады. «Юк, диде кыз. «Үз теләгең белән? «Әйе, мәхәббәт белән булды» - җавап кайтарды кыз. Икенче туй көне иде. Кунаклар килделәр. Менә бәлеш һәм пирог кисәргә вакыт килде. Беренче бәлешен гореф- гадәт буенча кызга кисәргә куштылар. Икенчесен егет кисәргә тиеш иде. Ләкин ул кинәт, «Булдыра алмам» дип өстәлдән торып чыгып китте. Бар кунаклар пышы- пышы килделәр. Кыз гаебен таныды. Әсәрнең кульминация шул урыннан башлана. Кызның озын монологы, мине дөрес тәрбияләмәдегез дип, бөтен караган әйбер- затлы кием, кыйммәтле җиһаз алу. «Мин нинди кинога һәм кем белән барганны кызыксынмадыгыз да» диеп. Аның ачынып әйткәнен ишетеп калган олы яшьләрдәге ир кияүгә тәкъдим ясап карады. Ләкин кыз кире какты. Үзенең Фердинанты да бергә булырга дәште, «гел яратып торырмын» дип. Әти - әнисе дә үзен гафу иттеләр. Ләкин кыз үлергә карар итте. «Мәхәббәт- чиксез газап икән, ләкин ул тормышның яме» дип кыз агуын эчеп куйды.

Кан кардәшләр

Газ эшкәртү заводында цех начальнигы Хисами картның балалары да эшли. Аңа пенсиягә китәр алдыннан берәр кешене тәкъдим итеп гариза язарга кирәк. Мәснәви – өлкән улы, инженер, Ләззәт – кече улы, инженер, икесе дә цех начальнигы ярдәмчеләре, Сәрдия – өлкән кызы, компрессор машинисты булган, хәзер өйдә - декретта, һәм Нәзимә – завод идәрәсендә секретарь — машинистка. Тик ул чын мәрхәмәтле туганлык мөнәсәббәтләре булмагач, ә булса да, бик киеренкеле һәм якын кешеләр арасында каршылыклар булган спектакль. Хисами Сәрдия кызының киявен калдырырга ниятләде. Шуңа үз туганнары белән кан – кардәшләр булсалар да, чын дус- ишлек юк дәрәҗәсендә.

Минме? Мин

Колхозда бухгалтер итеп эшләүчеләр: Җания, Сәгъдия, Рәйхана. Сәгъдия- өлкән, тәҗрибәле, Рәйхана – яшь, яңа килгән кеше. Җания- уңган – булган, эштә барысын булдыра, өйне әйбәтләп карый, һәвәскәр театрында да баш рольне оста башкара. Комедиянең барышы күптән генә түгел Җаниягә хезмәт хакын күтәрделәр. Калганнарга – соңыннан һәм шул тиклем акчага түгел икән. Ләкин ул барыбер үпкәләде. Үпкәләр - «Минме? Мин авыруы белән чирләде. Ул, юри алдашып, үзен чирлим дип ялганлады да урын өстендә бер атна ятты. Азагында, аның эшен яхшы итеп башкара алдылар. Ахырында ире Тәфкил әйтте аңа: «Мин алыштыргысыз кеше!» дип саташтың шул син! Йорт эчендә унөч яшьлек Гөлнара алыштырды, бухгалтериядә – Сәгъдия апа, сәхнәдә – Рәйхана. Мин туктасам, кояш та туктар, дип уйлагансыңдыр да... Тик без югында да җирдә тормыш кайнаган... Тормыш без киткәч тә дәвам итәчәк. Чөнки халкыбыз бар. Халык булганда, алыштыргысыз җанкисәкләр юк, йөзек кашым.»

Син ашадың башымны

Сугыш алдыннан дуслашкан яры кулы гарипләнеп авылына кайта. Кызның инде авылга начар даны чыкты, ирләрне кичен өйгә алып керә дип. Шуңа да карамастан, бер 50 яшьләрдәге Әсфан исемле ир аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Яшьли ярын рәнҗетеп, Бәрия кияүгә чыга, өстәвенә шул 50 яшьлек ирдән балага узып. Шулай итеп, Әсфан беренче хатынын ташлап, Бәриягә өйләнә. Аның балалары – ике улы кичерә алмадылар аны һәм 20 ел күрешмәделәр. 20 ел узгач, алар үз кызларын кияүгә чыгарга әзерләнәләр. Кияү – эчәргә салгалый торган егет. Аның әнисе булачак килененә 8 мең сум акча тапшырам дип вәгъдә бирде. Кияү аларның йортларына хуҗа булуын да күз алдында тотты. Шуңа Бәриягә, йорттан китегез дип кисәтте, яисә кызыгызга өйләнмим, диде. 20 ел узгач, Әсфан Бәрияне ялкытты, ул аннан китү юлын эзли башлады. Әсфанның балаларына «Килегез, бәхилләшик» аның исеменнән телеграмма җибәрде. Ә үзе беренче ярын иске алып, чагкыртып һәм аны туй ясарга үгетләде. Ләкин тегесе инде тәкъдимен кире какты. Әсфан балаларында яшәргә хакы юклыгын дәлилләде. Шунысын кәләш лдында да кат-кат әйткәч, кыз аңлады ни өчен ул аңа кирәк икәнне. Моны ачыклагач, кызлары Хәтирә туй булмаячагын әйтте һәм атасы белән үз өйләренә калырга теләде. Анасы күрше авылдан үз яшьләр тирәсе ир – ат аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясарга өлгерде, «шуңа аңа гына китим инде бу йорттан», диде. Әсфаннын соңгы сүзләре: Мөхсинәм белән көлешә - көлешә генә яшисе иде дә бит... (Бәриягә) Син ашадың башымны. Бәриянең соңгы сүзләре: Миңа да Габдрахман (беренче яры) белән генә яшисе иде дә.. (Әсфанга) Син ашадың башымны... Юк, сугыш ашады безнең башны. Соңгы җөмләне Хәтирә әйтте: «Сезнең башны сугыш та, кеше дә ашамаган, сез үз башыгызны үзегез ашагансыз..»

«Сөймим, дисәң дә»

Нефть чыгара торган бораулар бригадасына аларны туендырырга яшь кенә Нәҗибә пешекче килә. Башта ул нефтьчеләр турында түбәнрәк фикердә иде, имеш алар экология турында уйламыйлар, физик эш кенә итеп күрде, «бусагасын да «сөймим дип атладым» дип әйтте. Ләкин тора – бора, ул 30 яшьлек Ясәвие гармунда уйнаганын, Ясәвие дә, Ядкәре дә җырларга да осталыгын күрде. Икесе дә гашыйк булганнар икән, һәм спекталб азагында аңа мәхәббәт аңлаталар. Нәҗибәнең йөрәге җилкенсә дә, берсенә хәтта мәхәббәт утлары чәчелсә дә, «Минем үз ярым әле алдадыр, ләкин сезне бөтенегезне җырдагыча «Сезне сөйми дисәң дә, сөярсең!» дип күңелләрен шатландырды.

Драматургия һәм театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Юныс Әминовка 1981 елда Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.

Язучы, озакка сузылган каты авырудан соң, 1982 елның 3 декабрендә Әлмәт шәһәрендә вафат була.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү