Хәсәнгата Габәши

(Xäsänğata Ğäbäşi битеннән юнәлтелде)

Хәсәнгата Мөхәммәт улы Габәши (11 гыйнвар 1863(1863-01-11), Кече Солабаш, Алат вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе7 август 1936(1936-08-07) (73 яшь), Кече Солабаш, Дөбъяз районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — күренекле татар галиме, тарихчы, мөгаллим, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, җәдитчелек хәрәкәтенең мәшһүр вәкиле.

Хәсәнгата Габәши
Туган телдә исем Хәсәнгата Мөхәммәт улы Габәши
Туган 11 гыйнвар 1863(1863-01-11)
Кече Солабаш, Алат вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 7 август 1936(1936-08-07) (73 яшь)
Кече Солабаш, Дөбъяз районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Милләт татар
Һөнәре галим, мөгаллим, дин әһеле
Балалар Солтан Габәши

 Хәсәнгата Габәши Викиҗыентыкта

Ул Казан өязенең (хәзерге Татарстанның Биектау районы) Кече Солабаш авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Укырга-язарга өйрәнү, Коръән нигезләре һәм Көнчыгыш телләре буенча беренче дәресләрне заманасына күрә зур белемле саналган бабасы белән атасыннан ала [1].

1874-1886 елларда Казанның Әҗем мәчете каршындагы «Гаффария» мәдрәсәсендә укый һәм соңрак шунда мөгаллимлек итә. 1889 елда Казан эшмәкәрләре бертуган Юнысовларның мөселман балалары ятимханәсендә укыта һәм анда, шәһәрдә беренчеләрдән булып, җәдитчә укыту ысулларын кертә.

1890 елдан — Кече Солабаш авылы мәчете имам-хатибы, 1894 елдан — ахун. 1895-99 елларда Оренбург Мөселманнар Диния нәзарәтендә казый булып эшли. Шул ук вакытта «Галия» һәм «Госмания» мәдрәсәләрендә укыта.

Октябрь инкыйлабыннан соң Арча кантоны педагогик курсларында укыта. ТАССР Үзәк музееның татар-мөселман коллекциясен туплауда зур роль уйный. 1932 елның гыйнварында кулга алына, хөкем ителеп, Архангельск өлкәсенә төзәтү эшләренә сөрелә. 1936 ел башында, сәламәтлеге какшау сәбәпле, иреккә чыгарыла. 1936 елның 7 августында вафат була. Ул Кече Солабаш авылы зиратына җирләнгән.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Аның бабасы Гобәйдулла бине Кәлимулла Габәш XIX йөз башында үк эпистоляр «Фатыйманәмә» поэмасы белән шөһрәт казана, атасы Мөхәммәт бине Гобәйдулла дини әдәбиятны яхшы белүче һәм татарча кулъязма китап күчереп язучы буларак таныла

Сылтамалар үзгәртү