Vk.com

социаль челтәр
(Www.vkontakte.ru битеннән юнәлтелде)

«ВКонта́кте» (Элемтәдә) — Россиянең иң популяр социаль челтәре, Facebook сайтының рус телендәге аналогы. Сайт интерфейсы күп телләрдә эшли, шул исәптән татар телендә дә. Беларусиядә икенче, Украинада һәм Казакъстанда өченче, дөнья буенча 39-нчы [7] урын алып тора. Әлеге сайт башта Россия югары уку йортларының интернет берләшмәсе буларак кына кулланды [8], ләкин соңрак заманчарак, кызурак һәм аралашу өчен уңалырак булгач ул тулы куәтенә ачып җибәрелә [9]. 2009 елның гыйнвар аенда «В Контакте» сәхифәсен караучылар саны, аның Россиядәге төп конкуренты булган — «Одноклассники» сайтынан артып китә [10].2011 елның февралендә сәхифәнең көнлек аудиториясе 35 миллион кешедән артып китә [11].

Vk.com
Нигезләнү датасы 10 октябрь 2006[1]
Логотип
Нигезләүче Павел Дуров, Вәчеслав Мирилашвили[d][2] һәм Лев Левиев[d][2]
Дәүләт  Россия
Хуҗасы VK[d]
Бәйле оешмалар Рекламные инструменты «ВКонтакте»[d]
Штаб-фатирының урнашуы Санкт-Петербург, Россия
Булдыручы Павел Дуров
Автор Павел Дуров
Чыгыш иле  Россия
Әсәр яки аның атамасы теле рус теле
Җитештерә социаль челтәр[d]
Эшләүче Павел Дуров
Программалау теле KPHP[d]
Керүчеләрнең еллык саны 100 000 000[3]
Рәсми веб-сайт vk.com
Җаваплы Игорь Сычёв[d]
Alexa урыны 15[4]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 1 008 413 һәм 115 000 ± 999[5]
Similarweb урыны 22[6]
Эзләү калыбы https://vk.com/search?c%5Bq%5D=$1
 Vk.com Викиҗыентыкта

Галерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү