Tat Cult Fest

заманча татар мәдәнияте фестивале


Tat Cult Fest - заманча татар сәнгате фестивале. 2018 елдан бирле август азагында Казан кирмәнендә уза.[1]

Tat Cult Fest
фото
Төп мәгълумат
Жанр

Заманча мәдәният

Үткәрү еллары

2018 — хәзерге вакыт

Ил

Русия Русия

Шәһәр

Казан

https://tatcult.ru/tat/tatcultfest

Концепция үзгәртү

Татар музыкасында, әдәбияты, театрында, рәсем сәнгатендә һәм кинода заманча һәм эксперименталь проектлар тәкъдим итә. Миссиясе: "Татар сәнгатен сыйфат ягыннан яңартып конкуренциягә сәләтле дәрәҗә чыгару, ә татар телен — халыкара мәдәнияткә интеграцияләү."[2]

Фестиваль төрле мәдәниятләр өчен ачык, аның сәхнәләрендә татар телендә генә түгел, ә чуваш, мари, якут, алтай, рус, алман, төрек телләрендә әсәрләр башкарыла.

Тарих үзгәртү

Беренче Tat Cult Fest - 2018 ел үзгәртү

Фестиваль өч көн үткәрелде (29 нчы август киченнән 1 нче сентябрь иртәсенә кадәр[3]). Беренче чарасында дөньяның 20 шәһәреннән 30лап музыкаль төркем катнашты[4]:

Лекторийларда һәм ворк-шопларда урбанистика һәм журналистика мәсьәләләре турында фикер алышу булды. Театр мастер-классын Нурбәк Батулла үткәрде. Фестивальгә 35 меңгә якын кунак килде.[5]

Фьюжн-сәхнә катнашучылары (лайнап буенча):[6]
Baradj, Azat Sound System, Jazz'Ell, Juna төркеме, Zarina, The CheekLaWeek, Ислам Сатыров, Энвер Измайлов[ru], Zulya, The Children of the Underground.
Рок-сәхнә катнашучылары (лайнап буенча):[6]
Super Tatar, Карт Аяк төркеме, Рәдиф Кашапов, Ак Бүре төркеме, Gauga төркеме, Burelәr, Shurale, Yummy Music Band, Айгел[ru] дуэты.
Электрон музыка сәхнәсе катнашучылары (лайнап буенча):[6]
L (Лейла Машарипова), K-Ru, Malsi Music, Said Olur, Ayguyl, Djinn City.

Икенче Tat Cult Fest - 2019 ел үзгәртү

Фестиваль 28-30 нчы августта узды. Чыгыш ясаучылар төркеменә алдагысы елдан K-Ru, Гөлназ Батталова һәм башкалар өстәлгән. A-BAND төркеме Әлфия Авзалованың җырларының трибьюты белән чыгыш ясады.

Әдәби иҗат буенча сыйныфны Марат Кәбиров үткәрде.[7] 2019 елгы Tat Cult Fest күргәзмә зонасы Казанның шәһәр риваятларын яңадан уйларган андеграунд Казан рәссамнарын берләштергән.[8]

Фестивальгә 48 меңгә якын кеше килгән.

Зур сәхнә катнашучылары (лайнап буенча):[9]
Zulya, Başkarma, The Sounds of Tsingiskhan, Zarina & The CheekLaWeek, Juna төркеме, Gauga төркеме, Baradj, Рәдиф Кашапов, A-BAND, Артур Исламов, Эльза Заяри, Abadeli, Карт Аяк төркеме, Үрмәкүч, Taraf band.
Кече сәхнә катнашучылары (лайнап буенча)[9][10]:
Айгел[ru] дуэты, Нурминский, Лэйна, Ilgiz, Usal, Rena Rnt, Malsi Music, K-Ru, Альфред Батыршин, Sagitova, The Kam, Гөлназ Батталова, ALTAN, New Моң, Said Olur, Yellow Side.
Электрон сәхнә катнашучылары (лайнап буенча):[9]
Taturas, uwiam, Ваня Лимб, Ayguyl, Mostapace, Djinn City.

Шулай ук махсус Театр сәхнәсе, Күргәзмә зонасы, Әдәби зона, Дизайн-маркет, «Время Кино» зонасы, Балалар зонасы, «Прометей» медиаарт зонасы, Блогерлар зонасы һәм башка чаралар һәм аерым мәйданчыклар оештырылды.

Өченче Tat Cult Fest - 2020 ел үзгәртү

2020 елда фестиваль Татарстан Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү белән туры килде, шуңа күрә төп тема төбәк тарихы булды. Ун заманча рәссам тарихи вакыйгаларга бәйле ун арт-объектны күрсәттеләр.[11]

Элек чыгыш ясаган коллективлардан тыш, Shanu (чуаш телендә джаз), Qaynar (татар һәм алтай телләрендә Рәдиф Кашапов белән инди-рок проект), ОММАЖ (татар телендә синти-поп), "ПТУ" (техно); TAT CULT LAB эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән яшь төркемнәр чыгыш ясады.[12]

Пандемиягә карамастан, фестивальгә 40 меңнән артык кеше килгән.[11]

Дүртенче Tat Cult Fest - 2021 ел үзгәртү

Фестиваль 30 нчы августта узды. 2021 елда TAT CULT FEST тел феноменын төрле яклардан һәм төрле кораллар ярдәмендә тикшерәнгән[13]. Фестивальнең белем бирү мәйданчыкларында лекцияләр һәм мастер-класслар: Илья Барамия, Альфрид Бустанов, Наталья Федорова, Эльза Нәбиуллина һәм башкалар үткәрелделәр[14].

Визуаль сәнгатьне шәһәрләрдән: Казан, Екатеринбург, Санкт-Петербург, Мәскәү, Пешавар һәм Бостон рәссамнар күрсәттеләр.

Оештыручылар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Лилия Чанышева (2018 елның 30 август). Рустам Минниханов ознакомился с локациями Tat Cult Fest в Казанском Кремле (русча). Татар-информ. 2021 елның 14 сентябрь тикшерелгән.
  2. Гульназ Бадретдин (2018 елның 26 август). «Мы не вырастим новых Сайдашева и Нуриева, эксплуатируя «Күбәләк» и «Ай, былбылым» (русча). Бизнес-онлайн. 2021 елның 14 сентябрь тикшерелгән.
  3. Расписание: трехдневный фестиваль Tat Cult (русча). Инде (2018 елның 23 август). 2021 елның 14 сентябрь тикшерелгән.
  4. Tat Cult Fest 2018: программа, участники фестиваля татарской культуры (ru). allfest.ru (2018). 2023-07-19 тикшерелгән.
  5. Дина Мусина (2019 елның 21 август). Tat Cult Fest. Фестиваль, переосмысляющий локальную идентичность (русча). Entermedia. 2021 елның 14 сентябрь тикшерелгән.
  6. 6,0 6,1 6,2 Расписание: трехдневный фестиваль Tat Cult (ru). ИНДЕ (2018-08-23). 2023-07-19 тикшерелгән.
  7. TAT CULT FEST 2019: программа фестиваля (русча). Allfest.ru (2019 ел). 2021 елның 16 сентябрь тикшерелгән.
  8. TAT CULT FEST 2019: полная программа фестиваля (русча). Tatarstan24 (2019 елның 27 август). 2021 елның 16 сентябрь тикшерелгән.
  9. 9,0 9,1 9,2 TatCultFest 2019 / Программа фестиваля (ru). TatCult (2019). әлеге чыганактан 2021-09-08 архивланды.
  10. ВКОНТАКТЕ | TAT CULT FEST 2019 | Малая сцена (ru). Вконтакте (2019-08-12). 2023-07-19 тикшерелгән.
  11. 11,0 11,1 30 августа в Казанском Кремле в третий раз состоялся фестиваль новой татарской культуры TAT CULT FEST (русча). bezformata.com (2020 елның 1 сентябрь). 2021 елның 16 сентябрь тикшерелгән.
  12. Гид по фестивалю новой татарской культуры Tat Cult Fest 2020 (русча). Инде (2020 елның 28 август). 2021 елның 16 сентябрь тикшерелгән.
  13. 30 август көнне Казан Кремлендә янәдән TAT CULT FEST яңа татар мәдәнияте фестивале узачак (татарча). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы (2021 елның 30 июле). әлеге чыганактан 2021-09-17 архивланды. 2021 елның 17 сентябрь тикшерелгән.
  14. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified (татарча). Идел (2021 елның 20 август). 2021 елның 17 сентябрь тикшерелгән.

Тышкы сылтамалар үзгәртү