Таллинн мәчете

(Tallinn mäçete битеннән юнәлтелде)

Таллинн мәчете (эст. Tallinna mošee), Эстониянең ислам үзәге (эст. Eesti Islami Keskus) — Эстония башкаласы Таллинн шәһәрендә «Turath» (Мирас) ислам үзәгендә урнашкан гыйбадәтханә. Мәчет дини йолаларны үтәү өчен җайлаштырылган өч катлы бинаның икенче катында урнашкан. Таллинн — Европа берлегенең бүгенге көнгә кадәр махсус төзелгән мәчете булмаган соңгы башкаласы[1].

Мәчет
Таллинн мәчете
Эстониянең ислам үзәге

эст. Tallinna mošee
эст. Eesti Islami Keskus
Ил Эстония
шәһәр Таллинн, Keevise tn 9
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Төп даталар:
2009 (мәчет ачылган)
Халәте гамәлдә
Сайт Рәсми сайт

Тарих үзгәртү

Төп мәкалә: Эстониядә ислам

Мөселман-татарлар хәзерге Эстония җирендә, Төньяк сугышыннан (17001721) соң ил территориясе Россия империясе составына кергәч, барлыкка килә. Россия флотында бик күп татарлар хезмәт иткән. XVIII гасыр башында Таллиннда Татари («Татар») урамы, Татар бистәсе, матрослар өчен биналар, казармалар һәм хәтта мәчет булган.

Мөселманнар Таллиннда XIX гасыр уртасыннан, хәзерге Түбән Новгород өлкәсе территориясеннән татар сәүдәгәрләре килә башлагач, даими нигездә урнаша.

1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Эстониядә 109 татар яши. XX гасыр башына Таллиннда татарлар саны 2 000 тирәсе булган. Дини бәйрәмнәр уздыру өчен татарлар Рус базарында (хәзерге Виру мәйданы) Янгын каланчасын арендага ала торган була. ХХ гасыр башында мөселман җәмгыятенә сәүдәгәр Сибгатулла Мегдевил зур ярдәм күрсәтә: Таллиннда мөселман зираты ачу өчен җир кишәрлеге сатып ала. Аның вафатыннан соң (1939), эстон гәҗитләре «Татар короле үлде!» - дип язып чыга. 1950-еллар башында зират юк ителгән.

1928 елда Эстония Ислам җәмгыятенә нигез салынган.

1934 елда Эстониядә 170 мөселман яши, шуларның 166 ы татар булган.

1940 елда Таллиннда мөселман дини берләшмәсе теркәлү узган. Совет чорында татар мөселман җәмгыятенең эшчәнлеге туктатыла. Дәүләт тарафыннан һәртөрле дини эшчәнлек тыелу сәбәпле, мөселманнар ярымяшерен рәвештә җыелалар. Татар мөселман җәмгыятенең төрле чорлардагы рәисләре: Зиннәтулла Сәйфуллин, Гаярь Зарипов, Тимур Сәйфуллин, мулла — Хәсән Мортазин (19131997).

1995 елда Эстониянең «Идел» татар мәдәни үзәге оеша.

Бәйсез Эстониядә рәсми рәвештә беренче мәчет Нарвада ачыла. Үзара җыелган акчага Нарва мөселман җәмгыяте Кирик 2 адресы буенча урнашкан бинаны сатып ала. Таллинда бу максатлар өчен мөселманнар Кан урамындагы бинаны арендага алган.

2009 елга кадәр Таллинн шәһәре мөселманнары җомга намазларын һәм башка мөселман бәйрәмнәрен үткәрү өчен Кадриорг паркы янындагы фатирга җыела торган була.

«Turath» ислам үзәге үзгәртү

2009 елдан Эстония мөселманнары «Turath» мөселман үзәгенә (Keevise 9) җыела. Өч катлы бинаны Таллиннан исемен әйтергә теләмәгән бай мөселман сатып алган һәм дин кардәшләренә бүләк иткән. Бина производство максатлары өчен элеккеге «Мотор» заводы һәм аэропорт арасында төзелгән[2].

Үзәктә Коръән, гарәп теле, дин нигезләре өйрәнелә, тарих, мәдәният, Ислам этикасы буенча лекцияләр үткәрелә. Махсус программа буенча белем алучы балаларга аерым игътибар бирелә[3].

«Turath» ислам үзәге җитәкчесе — 2002 елдан Эстония мөселманнары мөфтие шәех Илдар хәзрәт Мөхәммәтшин.

Таллинн шәһәре мөселман җәмгыятенә, татарлардан тыш, азәрбайҗаннар, үзбәкләр, төрекмәннәр, кыргызлар, казакълар һ. б. керә. Соңгы вакытта мөселман җәмгыятенә Эстониягә даими яшәргә килгән гарәпләр, төрекләр, шулай ук ислам динен кабул иткән эстоннар, руслар һ. б. кергән. Җирле мөселманнарның 98% тирәсе — сөнниләр [4].

2008 елда Шарҗә әмире шәех Солтан III бине Мөхәммәд әл-Касыйми Таллиннда мәчет төзү өчен акча бирергә риза була, ләкин мэрия мәчет төзү өчен җир кишәрлеге бүлеп бирүне хәл итә алмый. Таллинн турында еш кына «Евросоюзның бүгенге көнгә кадәр махсус төзелгән мәчете булмаган соңгы башкаласы» дип әйтелә.

Тасвирлама үзгәртү

Мәчет «Turath» ислам үзәгенең өч катлы бинасында урнашкан. Үзәктә иркен гыйбадәт бүлмәсе (мөсәллә) бар. Җәмәгать белән биш вакыт намаз, җомга намазы, бәйрәмнәр (Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәме) үткәрелә. Җомга вәгазе гарәп телендә, аннан рус телендә, ә икенче вәгазь эстон, татар яки төрекчә була. Бәйрәмнәр вакытында инглиз теле дә өстәлә.

Үзәктә мәдрәсә дә бар, анда Мәдинә ислам университетын тәмамлаган мөфти Илдар хәзрәт һәм аның тормыш иптәше Әр-Рияд ислам университетында укып, магистратура тәмамлаган Иман ханым (Лия Мәхмүтова) Ислам нигезләрен һәм гарәп телен укыталар[5]. Татар, гарәп, инглиз, эстон, төрек телләре буенча дәресләр үткәрелә.

Үзәкнең үз китапханәсе эшли, ул барлык теләүчеләргә төрле телләрдә китаплар тәкъдим итә.

Өченче катта мөфтинең эш кабинеты урнашкан.

Үзәктә шулай ук Эстония мөселманнары өчен рус телендә чыгучы «As-Salam (Балтийский мусульманский вестник)» гәҗите мөхәрририяте урнашкан (баш мөхәррир Гөлнара Измайлова).

Үзәк һәркем өчен һәр көнне иртәнге сәгать 11 дән кичке 7 гә кадәр ачык.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Михаил Якубович. Илдар хәзрәт Мөхәммәтшин: «Эстоннарның Исламга карата яхшы мөнәсәбәте сакланып калды». «Минарет», № 1(34)' 2013(рус.)
  2. Эстониядә Ислам мәдәният үзәге ачылды. JAM-DC.ru, 8.10.2010(рус.)
  3. Иман Ханум. Turath (Мирас) ислам мәдәният үзәге. As-Salam (Балтийский мусульманский вестник), 2009, № 1 (ноябрь)(рус.)
  4. Кадрия Гәрәева. Мусульмане в Эстонии. As-Salam (Балтийский мусульманский вестник), 2010, № 3 (гыйнвар), 1-2нче битләр
  5. Гүзәл Мәхмүтова. Путь к религии Ильдар -хазрата и Иман-ханум. As-Salam (Балтийский мусульманский вестник), 2010, № 3 (гыйнвар), 6 нчы бит(рус.)