Төп менюны ачу

Сьерра-Леоне

(Syerra-Leone битеннән юнәлтелде)

(Сьерра-Леоне Җөмһүрияте)

Сьерра-Леоне
Flag of Sierra Leone.svg
Байрак
Coat of arms of Sierra Leone.svg
Илтамга
Шигарь Unity, Freedom, Justice Edit this on Wikidata
Башкала Фритаун
Халык саны 7 557 212 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 27 апрель 1961 Edit this on Wikidata
Рәсми тел инглиз теле
Җәгърафия
Мәйдан 71,740 дүрткел киламитер
Координатлар 8.5°N 11.91667°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Джулиус Маада Био
Икътисад
ТЭП 3774 миллион АКШ дуллыры (2017) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге леоне
Инфеләсә 16.7% (2016)
Эшсезлек дәрәҗәсе 3% (2014)[1]
Туу күрсәткече 4.626 (2014)[2]
КПҮИ 0.419 (2017)[3]
Яшәү озынлыгы 51.835 ел (2016)[4]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 9-9-9 (янгын сакчылары, ашыгыч тыйб ярдәме)
  • 019 (пүлисә)
  • Электр аергычы төре тип D,[5] BS 1363[6]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң
    Челтәр көчәнеше 230 вольт[5]
    Телефон коды +232
    ISO 3166-1 коды SL
    ХОК коды SLE
    Интернет домены .sl

    Эчтәлек

    Гомуми мәгълүматҮзгәртү

    Географик торышыҮзгәртү

    Сьерра-Леоне - Көнбатыш Африкадагы дәүләт. Төньякта һәм көнчыгышта Гвинея белән, көньяк-көнчыгышта - Либерия белән чиктәш. Көньяк-көнбатышта һәм көнбатышта Атлантик Океан белән юыла.

    МәйданыҮзгәртү

    Сьерра-Леоне территориясе мәйданы 71740 кв. км били.

    Төп шәһәрләр, административ бүленешҮзгәртү

    Сьерра-Леоне башкаласы - Фритаун. Иң эре шәһәрләр: Фритаун (649 мең кеше), Кенема (337 мең кеше), Бо (269 мең кеше). Илнең административ-территориаль бүленеше: 3 провинция һәм Көнбатыш өлкә.

    Дәүләт төзелешеҮзгәртү

    Сьерра-Леонеда хәрби режим кертелгән. Хакимият Миллли Вакытлыча Хакимият Шурасы башы кулында. Ил Милләтләр Дуслыгына керә.

    ТабигатеҮзгәртү

    РельефҮзгәртү

    Илнең күпчелек өлеше - Леоно-Либерия калкулыгы (биеклеге 1948 м га кадәр), төньякта - Фута-Джаллон итәкләре, көнбатыш һәм көньякта - түбәнлек.

    Геологик төзелеш һәм файдалы казылмаларҮзгәртү

    Илнең җирләре эчендә алмаз, бокситлар, титан рудасы, тимер рудасы, алтын запаслары бар.

    КлиматҮзгәртү

    Климат тропик. Фритаунда уртача еллык температура якынча +26°С, яңгырлар фасылы майдан октябрьга кадәр дәвам итә.

    Эчке суларҮзгәртү

    Төп елгалар - Моа, Сева, Рокел, Каба.

    Туфраклар һәм үсемлекләрҮзгәртү

    Саванна хөкем сөрә, тауларда һәм көньякта - дымлы экваториаль урманнар.

    Хайваннар дөньясыҮзгәртү

    Фауна вәкилләре арасында күбрәк вак сөт имезүчеләр: урман дуңгызы, шимпанзе, дикобраз. Елгаларда крокодиллар һәм гиппопотамнар бар.

    Халкы һәм телеҮзгәртү

    Сьерра-Леоненың халкы якынча 5,08 млн. кеше, халыкның уртача тыгызлыгы 1 кв. км га 70 кеше. Этник төркемнәр: темне - 30%, менде - 29%, креоллар һәм тагын 20 төркем. Телләр: инглиз теле (дәүләт теле), менде, темне, башка Африка телләре, крео (инглиз теле нигезендә диалект).

    ДинҮзгәртү

    Мәҗүсиләр - 52%, мөселманнар - 40%, христианнар - 8%.

     
    Сьерра-Леонеда чиркәү һәм мәчет

    Кыскача тарихи тасвирламаҮзгәртү

    Бу регионда беренче европалылар 1460 елда португалиялеләр булган, алар илгә исемне биргән ("Арслан таулары"). Британия колониясе Фритаунда 1787 елда барлыкка килгән. 1808 елда Сьерра-Леоне король колониясе статусына ия булган, ә 1896 елда - протекторат статусына ия булган. 1924 елда ил җирле үзидарә органнарына беренче сайлаулар үткәргән. 1961 елның 27 апреленда Сьерра-Леоне бәйсезлеккә ирешкән. 1992 елның 29 апреленда илдә хәрби борылыш булган.

    Кыскача икътисади тасвирламаҮзгәртү

    Сьерра-Леоне - үсеш алган тау файдалы казылма чыгару сәнәгате белән аграр ил. Төп товар авыл хуҗалыгы культуралары: кофе, май пальмасы. Урман кисүе. Балыкчылык. Алмазлар, бокситлар, алтын, рутил чыгару. Нефть эшкәртү, урман кисү предприятиеләре. Экспорт: тау файдалы казылмалар чыгару һәм авыл хуҗалыгы продукциясе. Авыл хуҗалыгы - леоне.

    Кыскача мәдәният тасвирламасыҮзгәртү

    Сәнгать һәм архитектура. Фритаун. Милли музей; ботаник бакча; изге Георгий англикан соборы (1828).

    ЧыганакларҮзгәртү

    Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003, авторы-составители И.О. Родин, Т.М.Пименова.

    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; Институт статистики ЮНЕСКО.
    3. http://hdr.undp.org/en/data; Отчёт о развитии человечества.
    4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; Институт статистики ЮНЕСКО.
    5. 5,0 5,1 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    6. "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.