Казан трамвае

(Qazandağı tramway битеннән юнәлтелде)

Казан трамваеКазанның трамвай системасы. Русиядә иң картлардан берсе санала, 1899 елның 20 ноябрендә ачылган. Хәзерге вакытта 5 маршрут эшли. Юл бәясе — 30 сум.

Казан трамвае
БКМ (Минск) маркалы 3-секцион трамвай (Казан, 2013 ел)
Ил Русия
Шәһәр Казан
Ачу датасы 1899 ел, 20 ноябрь
Маршрутларның саны 5
Колеяның озынлыгы 1524
Трамвай паркларының саны 1
Контактлы челтәрнең көчәнеше 550 вольт
Иң озын маршрут 23 км (маршрут 5)
Трамвай модельләре 71-605А, 71-608КМ, 71-619К / КТ, ЛМ-93, ЛМ-99К, ЛМ-99АЭ, 71-402, АКСМ-843, АКСМ-62103
Йөртүче ширкәт МУП «Метроэлектротранс»

www.kazanmetro.ru

Тарих үзгәртү

 
Казан трамвай маршрутлары үзгәреше

Казан трамвае — Русиядә иң борынгылардан берсе, ул 1899 елда Казан атлы тимер юлы системасы урынында ачылган. [1]

1930 елларның башында Казанда дүрт трамвай маршрутлары була. Беренчесе һәм иң озыны, Постау бистәсеннән Свердлов һәм Бауман урамнарыннан, карт Адмирал дамбасыннан "Ерак тамакка" үтә иде.

Трамвайларның базасы Арча зираттагы трампаркта була. Ә шәһәр үскәч, маршрутларның саны күбәйде. Мәсәлән, 30 елларның актыгында 9 маршрут була. Ә 1990 елларда инде 18 маршрут булган.

Ләкин бу сан озак тормады. Транспорт реформасы буенча шәһәр үзәгендә трамвай юллары бетерелгән һәм 1-нче трампарк ябылган.

Трамвайның киләчәге үзгәртү

 
Казан тизләтелгән трамвае маршруты һәм киләчәк боҗра проекты
 
БКМ-843 төрендәге вагун Казан тизләтелгән трамвае маршрутында

2012 елда 5нче номерлы Казан тизләтелгән трамвае ачыла. Киләчәктә ул 3 номерлы трамвае белән кушылып боҗра маршрутын торгызыр, әлегә ул Кояшлы Шәһәргә кадәр бара. Бу трамвай Тимер юлы вокзалыДекабристлар урамы — Фатыйх Әмирхан проспекты — Халитов урамы — Җиңү проспектыБорисково бистәсе маршрут белән бара.

Маршрутлар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү