Кабан шәһәрлеге

(Qaban şähärlege битеннән юнәлтелде)

Кабан яки Кабантау шәһәрлеге (ﻗﺎﺒﺎﻧﺗﺎو ﺷﻪﻬﻪﺭﻟﺌﮔئ) — Казан ханнары (XIV-XVI), элегрәк Казан әмирләре (XI-XIV) җәйге резиденциясе. Казан Кирмәненнән 8 километрда Урта Кабан күле янында урнашкан. Хәзер Кабан шәһәрлеге Казан Идел буе районына керә.

Болгар бикәсе Алтын-Бөртек (?-1297) кабер ташы.ﺒوُﻟﻌﺎﺭ ﺒﻳﻜﻪﺳئ ﺋﺎﻟﺗﺌن-ﺒوُﺭﺗﺌﻙ (۱۲۹۷) ﻗﻪﺒﺌﺭ ﺗﺎﺷئ. ﻗﺎﺒﺎﻧﺗﺎو ﺷﻪﻬﻪﺭﻟﺌﮔئ. Надгробие на могиле булгарской принцессы. На надписи: "Алтын бертек, дочь Ялдаша сына. Бог ее да помилует милостью ши­ро­кою. Возвратилась из мира непрочного в мир вечности в шестьсот девяносто шестом году в месяце зюльхиджа в восьмой день утром [27 сентября 1297г.]. Смерть есть дверь и все войдут в нее. О, если бы мне знать об обиталище моем после смерти".

Башта Кабан шәһәрлеге — Кабан билегенең үзәге булып торган. Идел буе Болгары Дәүләте чорында Кабан шәһәрлегендә Кабан тывында кече кирмән, мәчет, мөселмән зираты белән барлыкка килгән. XII гасырдан Кабан билеге тулысынча Казанга буйсынган, Казан әмирләре, Болгар аксөяге җәен анда яшәгән. Кабантау, Әмәттау шәһәрләренда сугыш вакытында махсус ут искәртү системасы кулланылган: дошман гаскәре якынлашу вакытында зур манарада башта Кабантауда, соңрак Әмәттауда ут яндырылган, шулай итеп куркыныч турында Казан шәһәренә хәбәр җибәрелгән.

Кабан шәһәрендә Болгар бикәсе Алтын-Бөртек (?-1297) (ﺋﺎﻟﺗﺌن-ﺒوُﺭﺗﺌﻙ ), Болгар әмире Хасан-бәк Мир-Махмуд улы (1350 тирәдә) (ﺣﺎﺳﺎن-ﺒﻪﻙ ﻣﻳﺭ-ﻣﺎﺣﻣوﺩ ﺋوﻟئ ) кабер ташлары табылды.

Казан ханлыгы буйсындырганнан соң Кабан Татар Кирмәне җимерелгән, болгар-татар зираты мәсхәрә ителгән, аның урынында урыслар тарафыннан Архиерей дачасы салынган. Совет заманында Архиерей дачасы, Яңа Иерусалим монастыре, чиркәве ябылган, биналары "Татарстан Авыл Хуҗалыгы Фәнни Институты"на тапшырылган. Күп борынгы биналар җимерелә. Борынгы Болгар-Татар зираты торгызу нияте бар иде, ләкин бер Рус Чиркәве генә торгызылды. Рус милләтчеләре Кабан шәһәрлеге, мөселман зираты, монастырь хәрәбәләре бернича тапкыр Рус Православ Чиркәвенә тапшырырга таләп итәләр иде, ләкин Татарстан хакимияте Кабан шәһәрлеге Болгар-Татар чыгышын әле онытмый.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  • Болгар Дәүләте
  • Повесть временных лет. М.-Л., 1950. Ч. 1-2; Полное собрание русских летописей. М., 1949. Т. 2; М., 1962. Т. 1, вып. 2.
  • Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.