Наилә Фатехова

татар җырчысы
(Nailä Fatexova битеннән юнәлтелде)

Наилә Фатехова – татар җырчысы, Татарстанның (2006) һәм Россиянең (2002) атказанган артисты. 1962 елда Мәскәүдә хезмәткәрләр гаиләсендә дөньяга килгән. Әти-әнисе чыгышлары белән Горький өлкәсенең Яндавишча авылыннан. Әсгать Халид улы Фатехов – инженер, Дәүләт премиясе лауреаты.

Наилә Фатехова
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Наилә Әсгать Фатехова

Туу көне

12 апрель 1962(1962-04-12) (61 яшь)

Туу урыны

Мәскәү

Эшчәнлек еллары

1980―х. в.

Дәүләт

Россия

Һөнәрләр

җырчы

Кораллар

фортепиано

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

«Хыял» ансамбле
Мәскәү өлкәсе филармониясе
«Эмират» ансамбле
«Мәдинә» ансамбле
«Рух» продюсерлык үзәге

Хезмәттәшлек

Барый Алибасов студиясе
«На-На» төркеме

Бүләкләр

Россиянең атказанган артисты (2003)
Татарстанның атказанган артисты (2006)
Әл-Фәхр ордены - 2022

http://fatehova.ru

Наилә Фатехова кечкенәдән музыкага тартылган. Әти-әнисе аның музыкага булган һәвәслеген күреп, өйгә фортепиано алган. Музыка мәктәбендә укыганда ук Наилә көйләр яза башлый. Аннан укуын Ипполитов-Иванов исемендәге училищеда «хор дирижеры» белгечелеге буенча дәвам итә. 1980 елдан, икенче курста укыганда Наиләгә Москонцертның, Сәяр Хәбибуллин җитәкчелегендәге "Хыял" ансамблендә чыгыш ясый башлый. Талантлы кызны телевидениедә даими бара торган "Шире круг" тапшыруына чакыралар. Бервакыт шулай тапшыру эшләгәндә Наилә ханым тәнәфес вакытында М. Рождественскийга татарча җыр башкара. Режиссерга бу бик тә ошый. "Споемте, друзья", "С добрым утром" тапшыруларында Наилә Фатехова татарча җырлый башлый.

1986-88 елларда Мәскәү өлкә филармониясендә вокалчы-солист. 1989-91 елларда Хөсәен Кужалиев җитәкчелегендәге «Эмират» ансамблендә оештыручы, текстлар һәм музыка авторы, вокалчы. 1991-2005 елларда – кабат Мәскәү өлкә филармониясенең вокалчысы.

Татар эстрадасында төп урынны биләгән туган көн, мәхәббәт, туганлык хисләренә багышланган гадәти җырлардан аермалы буларак, Н.Фатехованың репертуарын тарихи һәм дини темаларга багышланган җырлар биләп тора.

Наилә Фатехова "Мәдинә" ансамблен оештыручы. Әлеге төркем мөселман илләрендә еш гастрольләрдә була һәм бик күп бүләкләргә лаек була. Бүген Наилә ханым "Рух" продюсерлык үзәге директоры булып эшли. Мәскәүдә яшәүче татарлар белән һәрдаим элемтәдә тора, алар белән төрле проектлар эшли.

Наилә ханым Барый Алибасов студиясендә бик күп җырлар яздыра. "На-На" төркеме белән чыгыш ясый. "Умырзая" җыр җыентыгын чыгара. Аннан "Тынычлык кешесе", "Гөлләр", "Татар илем" дип аталган дисклары чыга.

Дискография үзгәртү

  • «Тынычлык кешесе»
  • «Гөлләр»
  • «Татар илем»
  • «Мәдинә»
  • «Умырзая»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2003 ― Россиянең атказанган артисты
  • 2006 ― Татарстанның атказанган артисты
  • 2022 ― «Әл-Фәхр» ордены (Россия Мөфтиләр шурасы) ― «рухи мөселман культурасы мәдәни мирасын саклауга, яшь буынны тәрбияләү традицияләрен үстерүгә сизелерлек өлеш керткәне, хәйрия программаларында актив катнашканы өчен, шулай ук 60 яшьлек юбилее уңаеннан» [1]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү