Маршалл утраулары

(Marşall Utrawları битеннән юнәлтелде)

Марша́лл Утраулары́ Җөмһүрияте́ (марш. Aolepān Aorōkin M̧ajeļ, ингл. Republic of the Marshall Islands) — Микронезиядә урнашкан дәүләт.

Маршалл утраулары
Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-mh" does not exist.
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 21 октябрь 1986
Рәсми исем Marshall Islands һәм Aolepān Aorōkin M̧ajeļ
Кыскача исем 🇲🇭 һәм MH
ХФӘ билгесе 'mɑːʂɑlœɪənə
Архивлары саклана Маршалл утраулары милли архивлары[d]
Гомер озынлыгы 65,23902 ел[1]
... хөрмәтенә аталган Джон Маршалл[d]
Демоним Marshallese, Marshall-szigeteki, маршалльцы, marshallese, marshallesi, majel, marshallais, marxalés, marxalesa, Marshallais[2], Marshallaise[2], מאיי מרשל, marshałezo, marshałezi, marshałeza, marshałeze, مارشالي, مارشالية, مارشاليين, مارشاليات һәм Mairseallach[3]
Рәсми тел инглиз теле һәм маршал теле[d]
Гимн Маршалл утраулары гимны[d]
Мәдәният Маршалл утраулары мәдәнияте[d]
Шигарь тексты Accomplishment through joint effort, Постижения чрез обединени усилия, Jepilpilin ke ejukaan һәм Cyflawniad trwy ymdrech ar y cyd
Дөнья кисәге Океанлык
Дәүләт  Маршалл Утраулары
Башкала Маҗуро[d]
Административ-территориаль берәмлек Герман Яңа Гвинея[d] һәм Маршалл утраулары Герман протектораты[d][4]
Сәгать поясы UTC+12:00, Pacific/Kwajalein[d][5] һәм Pacific/Majuro[d][5]
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Тын океан
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Микранизия
Иң көнчыгыш ноктасы 5°53′47″ т. к. 172°09′55″ кч. о.
Иң төньяк ноктасы 14°43′ т. к. 168°55′ кч. о.
Иң көнбатыш ноктасы 9°49′20″ т. к. 160°54′00″ кч. о.
Геомәгълүматлар Data:Marshall Islands.map
Иң югары ноктасы Ликиеп[d]
Иң түбән ноктасы Тын океан
Дәүләт башлыгы вазыйфасы Маршалл утраулары президенты[d]
Ил башлыгы Һилда Һайн[d]
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Маршалл утраулары президенты[d]
Хөкүмәт башлыгы Һилда Һайн[d]
Башкарма хакимият Маршалл утраулары хөкүмәте[d]
Канунбирү органы Маршалл утраулары парламенты[d]
Югары мәхкәмә органы Маршалл утраулары югары мәхкәмәсе[d]
Дипломатик мөнәсәбәтләр Палау, Микранизия, Кытай Җөмһүрияте, Америка Кушма Штатлары, Германия һәм Кытай
Әгъзалык Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы[d], Халыкара үсеш ассоциациясе[d], Халыкара финанс корпорациясе[d], Африка, Кариб диңгезе һәм Тын океан дәүләтләре[d], Кече утрау-дәүләтләре бердәмлеге[d], Азия үсеш банкы[d], Интерпол[6][7], ХКТО[d][8][9], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы[10], Халыкара телекоммуникацияләр берлеге[d][11] һәм Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы[12]
Мәҗбүри белем алуның максималь яше 14 яшь
Халык саны 53 127 (2017)[13]
Ир-ат халкы 22 874[14], 22 190[14], 21 483[14] һәм 21 223[14]
Хатын-кыз халкы 21 855[14], 21 224[14], 20 567[14] һәм 20 346[14]
Административ бүленеше Аилингинаэ[d], Аилинглапалап[d], Аилук[d], Арно (атолл)[d], Аур[d], Бикар[d], Бикини[d], Эбон[d], Эниветок[d], Эрикуб[d], Джабат[d], Джалуит[d], Джемо[d], Кили[d], Кваджалейн[d], Лаэ[d], Либ[d], Ликиеп[d], Маҗуро[d], Малоэлап[d], Меджит[d], Мили[d], Наморик[d], Наму[d], Ронгелап[d], Ронгерик[d], Бокак[d], Така[d], Уджаэ[d], Уджеланг[d], Утирик[d], Вото[d] һәм Вотье[d]
Су өслеге өлеше 0 процент
Акча берәмлеге АКШ доллары һәм SOV[d]
Номиналь тулаем эчке продукт 259 538 700 $[15] һәм 279 667 900 $[15]
Кеше потенциалы үсеше индексы 0,639[16]
Нәрсә белән чиктәш Микранизия, Кирибати, Америка Кушма Штатлары һәм Науру
Нигезсалгыч текст Маршалл утраулары конституциясе[d]
Автомобил хәрәкәте ягы уң[d][17]
Кулланылган тел инглиз теле[18] һәм маршал теле[d]
Мәйдан 181,43 км²
Һәштәге MarshallIslands
Югары дәрәҗәле Интернет домены .mh
Харита сурәте
Тамганың тасвирламасы Маршалл утраулары тамгасы[d]
Тематик география Маршалл утраулары географиясе[d]
Феноменның икътисады Маршалл утраулары икътисады[d]
Феноменның демографиясе Маршалл утраулары халкы[d]
Мәктәптә укымаган балалар саны 3624[19]
Джини коэффициенты 35,5[20]
Тулаем туулар коэффициенты 4,05[21]
Шәһәр халкы 34 627[14], 33 773[14], 32 867[14] һәм 32 640[14]
Авыл халкы 10 101[14], 9640[14], 9183[14] һәм 8929[14]
Максималь температура 35,6 °C
Минималь температура 20 °C
Туым күрсәткече 20,744[14], 20,006[14], 19,28[14] һәм 18,524[14]
Үлем күрсәткече 7,29[14], 7,425[14], 7,556[14] һәм 7,919[14]
Илнең мобиль коды 551
Илнең телефон коды +692
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны 9-1-1[d]
Диңгездәге идентификацияләү номеры 538
Карта
 Маршалл утраулары Викиҗыентыкта

География

үзгәртү

Маршалл Утраулары, рәсми атамасы Маршалл Утраулары Җөмһүрияте (Маршалл телендә:Aolepān Aorōkin M̧ajeļ) Тын Океанда экватор янында Халыкара Дата Сызыгыннан бераз көнбатышкарак урнашкан утрау дәүләт. Географик яктан, ил Микронезиянең зуррак утраулар төркеменең өлеше булып тора. Илнең халык саны 53 158 кеше (2011 җан исәбе алу буенча), алар үз эченә 1156 аерым утрау һәм утраучыклардан торган 29 мәрҗән атоллында урнашкан. Утраулар көнбатышта Микронезия Федератив Штатлары белән, төньякта Уэйк Утрау белән, көньяк-көнчыгышта Кирибати белән һәм Көньякта Науру белән чиктәш. Утраулыларның якынча 27797-се Маджурода тора, башкала да шунда урнашкан.

Микронезия колонистлары безнең эрага кадәр икенче меңьеллыкта әкренләп Маршалл утрауларында яши башлаган, утрау ара навигация традицион таяк схемалар кулланып мөмкин булган. Архипелаг утраулары беренче вакытта Европалылар тарафында 1520-нче елларда ачылган, Испания тикшеренүчесе Алонзо де Салазар 1526-нчы елда атоллны күргән. Моннан соң Испания һәм Англия корабларының башка экспедицияләре булган. Утрауларның атамасы Британия тикшеренүчесе Джон Маршаллдан килә, ул 1788-енче елда утрауларга зиярәт кылган. Яшәүчеләр утрауларны тарихи атама буларак "jolet jen Anij" (Ходайдан Бүләкләр) дип атаган.

Европа көчләре утраулар өстеннән Испания суверенитетын 1874 елда таныган. Алар рәсми рәвештә 1528 елга кадәр Испаниянең Көнчыгыш Һиндстаннарның өлеше булган. Соңрак, Испания утрауларны Германия Империясенә 1884 елда саткан һәм алар Германия Яңа Гвинеяның өлеше булып 1885 елда булган. Беренче бөтендөнья сугышында Япония Империясе Маршалл Утрауларын оккупацияләгән, алар 1919 елда Милләтләр Лигасы тарафыннан башка Германия территорияләре белән комбинациядә Көньяк Тын Океаны Мандатын формалаштырган. Икенче бөтендөнья сугышында АКШ утрауларны Гилберт һәм Маршалл Утраулары кампаниясендә яулап алган. Башка Тын Океаны Утраулары белән бергә Маршалл Утраулары АКШ-га буйсынган Тын Океан Утраулары Карау Астындагы Территориясенә кушылган. Үзидарәгә 1979 елда, ә тулысынча суверенитетка 1986 елда, АКШ белән Ирекле Ассоциациясе Компакты астында ия булган. Маршалл Утраулары 1991 елдан бирле Берләшкән Милләтләр әгъзасы булган.

Җәмгыять

үзгәртү

Сәяси яктан Маршалл Утраулары АКШ белән ирекле ассоциациядәге президент җөмһүрияте, АКШ саклауны, субсидияләрне һәм АКШ-та урнашкан агентлыкларга мәсәлән FCC һәм USPS - ка мөрәҗәгатьне тәэмин итә. Табигый ресурслары аз булу белән, утрауларның байлыгы хезмәт күрсәтү икътисадына нигезләнгән һәм шулай ук балыкчылыкка һәм авыл хуҗалыгына; АКШ-тан ярдәм утрауларның тулаем милли продуктының зур процентын тәшкил итә. Ил үзенең акча берәмлеге буларак АКШ долларын куллана.

Маршалл Утрауларының гражданнарының күпчелеге Маршалл токымыннан, гәрчә аз санлы АКШ-тан, Кытайдан, Филиппиннардан һәм башка Тын Океаны Утрауларыннан иммигрантлар булса да. Ике рәсми тел булып Малай-Полинезия телләренең әгъзасы Маршалл теле һәм инглиз теле тора.

Диннәр

үзгәртү

Утрауларның бөтен халкы диярлек ниндидер дин тарафдары, илнең дүрттән өче я Маршалл Утрауларындагы Берләшкән Гайсә Чиркәве Конгрегациясе, я Ходай Ассамблеясы тарафдарлары.

Маршалл утрауларында өстенлекле дин – якынча 1857 елда Көнбатыш миссионерлары тарафыннан кертелгән христиан дине (протестантлар 80,5 %, католиклар 8,5 %). Ил Конституциясе һәм хөкүмәт, гомумән алганда, дин иреген хуплый, гәрчә дини азчылык булган Әхмәдия мөселман җәмгыятенең кайбер җәберләү һәм дискриминациягә дучар булуы турында хәбәр ителә.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  2. 2,0 2,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  3. The National Terminology Database for Irish — 2006.
  4. https://heinonline.org/HOL/LandingPage?handle=hein.journals/auslwlib15&div=27&id=&page=
  5. 5,0 5,1 https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/australasia
  6. https://www.interpol.int/Member-countries/WorldИнтерпол.
  7. https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Asia-South-Pacific/MARSHALL-ISLANDS
  8. https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ХКТО.
  9. https://www.opcw.org/about-us/member-states/marshall-islands
  10. http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
  11. https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
  12. https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
  13. база данных Всемирного банкаБөтендөнья банкы.
  14. 14,00 14,01 14,02 14,03 14,04 14,05 14,06 14,07 14,08 14,09 14,10 14,11 14,12 14,13 14,14 14,15 14,16 14,17 14,18 14,19 14,20 14,21 14,22 14,23 (unspecified title)база данных Всемирного банка.
  15. 15,0 15,1 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CDБөтендөнья банкы.
  16. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  17. http://chartsbin.com/view/edr
  18. Crystal D. English as a Global Language — 2 — Cambridge University Press, 2012. — 224 p. — ISBN 978-1-107-61180-1, 978-0-511-07862-0, 978-0-521-82347-0, 978-0-521-53032-3
  19. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  20. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
  21. ЮНЕСКО-ның статистика институты

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү