Måneskin

Италия төркеме

MåneskinИталия рок-төркеме, төп вокалчы Дамиано Давид, басчы Виктория Де Анжелис, гитарачы Томас Раджи һәм барабанчы Итан Торкио аның әгъзалары булып торалар[7]. 2021 елда Роттердамда узган «Евровидение-2021» җыр бәйгесенең җиңүчеләре.

Måneskin
Нигезләнү датасы 2016
Логотип
Сурәт
Исем Måneskin
ХФӘ билгесе ˈmɔːnəˌske̝nˀ, ˈmaːneskin һәм ˈmɔːneskin
... хөрмәтенә аталган лунный свет[d]
Активлык чорнының башы 2016
Катнашучы Eurovision җыр бәйгесе 2021 һәм Sanremo Music Festival 2021[d]
Тавышъязманамә дискография Måneskin[d]
Әгъзаларның эшчәнлек төре коралчы[d]
Барлыкка килгән урыны Рим
Жанр поп-рок[d][1] һәм глэм-рок[d]
Тавыш яздыру лейблы Sony Music[d]
Чыгыш иле  Италия
Кулланылган тел итальян теле һәм инглиз теле
Бүләкләр
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 583 205 һәм 4 850 000 ± 9999[6]
Рәсми веб-сайт maneskin.com(ингл.)
Рәсми кибет URL-ы merch.maneskin.com(ингл.)
 Måneskin Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

Төркем музыкантлары урта мәктәптә уку чорыннан ук таныш. 2016 елда, Джон Кеннеди исемендәге Рим лицее студентлары буларак, алар төркем төзү турында карар кабул итәләр[8]. Төркемнең исеме яшь төркемнәр өчен җирле музыкаль конкурста теркәлгәнче гәнә сайлап алынган була. Музыкантлар Викториядән (ул яртылаш дан) дания теленнән берничә сүз тәкъдим итүен сорыйлар, аларның берсе генә булса да төркем атамасына туры килә алуына өметләнеп. Төркемне Måneskin («ай яктысы») дип атарга карар кылына, гәрчә сүзнең аңлатмасы төркем белән бәйле булмаса да. Бәйгедә катнашу аларга Felt Music Club & School да чыгыш ясарга мөмкинлек бирә, анда соңрак алар үзләренең беренче бүләген алалар[9].

Соңрак алар Рим районы Колли Портуэнси урамнарында, шулай ук Римның тарихи үзәгендә музыкантлар сыйфатында чыгыш ясыйлар[10]. 2016 елда Фаенцада Бәйсез тавыш яздыручы лейбллар очрашуында аларның туган шәһәредән читтә беренче тере концертларының берсе була. Тамашада 30га якын кеше катнаша[11].

Дебют альбомы һәм Х Factor үзгәртү

2017 елның 24 ноябрендә Sony Music ярдәме белән төркемнең «Chosen» дебют синглы чыгарыла, ул Италиянең FIMI сингллар чартында 2 нче урынны ала[12]. Җыр, нигездә, элек Х Factor шоу вакытында төркем тарафыннан башкарылган каверлардан торган һәм 2017 елның декабрь урталарында шундый ук исем белән чыгарылган мини-альбомга керә[13].

2018 елның 23 мартында төркем үзенең беренче итальян телле «Morirò da re» синглын чыгара, җыр зур уңышка ирешә[14]. Тиздән «Il ballo della vita» исемле альбом чыгарыла, ул Италия чартларын җитәкли[15]. Альбомны таныту өчен төркем «Бу Монескин» (ингл. This is Måneskin) дип аталган документаль фильм чыгара, аның премьерасы 2018 елның 26 октябрендә Италиядә уза[16].

«Евровидение-2021» үзгәртү

Måneskin «Zitti e buoni» җыры белән «Сан-Ремо 2021» музыкаль фестивалендә җиңү яулый[17]. Моңа кадәр төркем үзенең «Teatro d’ira» исемле яңа альбомын чыгару турында игълан итә, аның чыгу датасы 2021 елның 19 мартына билгеләнгән була[18].

Måneskin Роттердамда узган «Евровидение-2021» җыр бәйгесендә Италияне «Zitti E Buoni» җыры белән (бераз цензураланган версиясен) тәкъдим итә[19]. Милли жюри төркемгә барлыгы 206 балл бирә (Швейцариянең Gjon's Tears башкаручысыннан 61 баллга калышып, 4 нче урында), ләкин тамашачылар тавыш бирүендә төркем 318 балл җыя (тамашачылар арасында икенче урынны алган Go_A украин башкаручыларыннан 51 баллга күбрәк) һәм икенче урынны алган француз җырчысы Барбара Правины 25 баллга узып китеп, төркем 524 балл белән беренче урынга чыга[20].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Martin L. (unspecified title)
  2. Atkinson K. Here Are the 2022 Billboard Music Awards Winners: Full List // Billboard — 2022. — ISSN 0006-2510
  3. Congratulations ITALY: Måneskin win Eurovision Song Contest 2021Аурупа хәбәрләр тапшыру берлеге, 2021.
  4. Ramachandran N. BTS, Ed Sheeran Win Big at MTV European Music Awards // VarietyNew York, Los Angeles, CA: Variety Media, Penske Media Corp., 2021. — ISSN 0042-2738
  5. https://www.premiosodeon.com/ganadores-2022/
  6. YouTube Application Programming Interface
  7. Biografia Maneskin.
  8. Ciclone Maneskin, il rock è coatto: Semo de Roma (it) (2017-11-26).
  9. Måneskin, gli altri «vincitori»di X Factor (2017-12-31).
  10. Ciclone Maneskin, il rock è coatto: Semo de Roma (it) (2017-11-26).
  11. I Måneskin a Faenza sul palco del Mei: "Suonarono di fronte a non più di 30 persone" (it) (2018-01-10).
  12. MÅNESKIN da oggi in radio e in digitale con il singolo inedito “CHOSEN” (it).
  13. Maneskin, per loro uno Speciale Webnotte: la band e un successo che non si ferma più (it) (2018-01-29).
  14. MÅNESKIN IN ITALIAN CHARTS (TOP 20) (it).
  15. MÅNESKINNella Classifica FIMI del 2 novembre i Maneskin ed Elisa in vetta, Il Ballo Della Vita invade la Top10 dei singoli (it) (2018-11-02).
  16. Måneskin, arriva nei cinema un documentario che racconta il primo album della band (it) (2018-10-03).
  17. Måneskin, arriva nei cinema un documentario che racconta il primo album della band (en) (2021-03-07).
  18. Italy: Måneskin win Sanremo 2021 with “Zitti e buoni” (it) (2021-02-11).
  19. Mauro Abbate (2021-03-16). Maneskin, ecco la versione di Zitti e buoni per l’Eurovision: ecco cosa cambia.
  20. Евровидение-2021 выиграла итальянская группа Maneskin (23.05.2021).