Баш күтәрү

(Kütäreleşlär битеннән юнәлтелде)

Баш күтәрү, кузгалыш, кораллы күтәрелеш — үз сыйнфый һәм милли мәнфәгатьләрен яклап, халыкның дәүләт хакимиятенә каршы кораллы күтәрелеше. Баш күтәрүдә катнашучылар - баш күтәрүчеләр дип атала. Халыкның күп өлеше катнашкан күтәрелешне - халык күтәрелеше диләр.

Фриз баш күтәрүчесе Пьер Дониага (Pier Gerlofs Donia) һәйкәл

Кагыйдә буларак, ашыгыч рәвештә кузгалып киткән фетнәдән аермалы буларак, баш күтәрү (кузгалыш) алдан куешкан сүз буенча башлана. Баш күтәрүнең уңышы аның юлбашчысы шәхесенә бәйле.

Тарихтагы иң канкойгыч кузгалышларның берсе булып Кытайда 19 гасырдагы тайпиннар баш күтәрүе санала. Бу кузгалышта катнашкан 30 млн Кытай кешесен инглиз колонизаторлары юк итә.

Шулай ук кара үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү