Һинд ярымутравы

(Hindstan yarımutrawı битеннән юнәлтелде)

Һинд ярымутравы (һинди हिन्दुस्तान Hindustān, урд. ہندوستان‎) — Азиянең көньягында урнашкан ярымутрау. Мәйданы — 2 млн км². Ярымутрауның барлык территориясе Һиндстан дәүләтенә керә.

Һиндстан
20°00′00″ т. к. 78°00'00" кч. о. (G) (T)
Юа торган акваторияләрҺинд океаны, Бенгалия култыгы
Мәйдан2 000 000 км²
ИлҺиндстан Һиндстан
Һинд ярымутравы (Һиндстан)

Көнбатышта Гарәпстан диңгезе, көнчыгышта Һинд океанының Бенгалия култыгы белән чиктәш. Төньяк чиге шартлы рәвештә Һинд елгасы дельтасы белән Ганг елгасы дельтасы арасында үткәрелгән. Ярлары тәбәнәк һәм аз ергаланган. Шактый өлешен Декан яссытаулыгы били. Аның көнбатыш биегрәк өлеше — Көнбатыш Гат таулары Гарәпстан диңгезенә таба текә тау битләре белән өзелә. Көнчыгышта Көнчыгыш Гат исеме астында мәгълүм төрле чыгышлы кантарлы массивлар төркем бар. Ярымутрауның иң биек урыны — Анаймуди тавы (2698 м).

Ташкүмер, тимер һәм марганис рудалары чыганаклары бар.

Климаты — субекваториаль климатына күчүче тропик климаты. Төньякта тропик муссонлы, җәй яңгырлы. Уртача температуралар гыйнварда 21…29°, майда 30…40°. Еллык явымнар саны эчке районнарда 500 — 700 мм, төньякка караган җилгә каршы торган тау битләүләрендә 3000 миллеметргача.

Төп елгалар — Нармада, Тапти, Маһанади, Годавари, Кришна һ.б., яңгырлардан туеналар. Су, нигездә, сугару өчен файдаланыла.