Доминика

(Dominika битеннән юнәлтелде)

Домини́ка (ингл. Dominica; dəˈmɪnɨkə дип әйтелә, утрауның үзендә – ˌdɒmɪˈniːkə), Домини́ка Берлеге рәсми рәвештә - ингл. Commonwealth of Dominica) – Кариб диңгезенең Кече Антиль утраулары төркемендәге шул ук атамалы утрауда урнашкан дәүләт. Төньяк көнбатышка таба Гваделупа, көньяк-көнчыгышка – Мартиника урнашкан. Бу 754 км² (су өлеше белән 790 км²) мәйданлы утрауда 71 293 кеше яши (2011 елга чама белән). Башкаласы – Розо шәһәре (ингл. Roseau).

Доминика Берлеге
Доминика илтамгасы
Байрак Илтамга
Доминика милли һимны
Рәсми телләр инглиз теле
Башкала Розо[d]
{{{Җитәкчеләр вазифалары}}} {{{Җитәкчеләр}}}
Халык саны
• Бәя
Халык тыгызлыгы

74 656 (2023)[1]
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

555 266 667 $[2] һәм 612 048 148 $[2] $
КПҮИ  0,74[3] 
Акча берәмлеге Көнчыгыш Кариб дуллыры[d]
Интернет-домен .dm
ISO коды DM
ХОК коды DMA
Телефон коды +1767
Сәгать кушаклары UTC−04:00, ADT[d] һәм America/Dominica[d][4]
Балигъ булу яше 18 яшь

География үзгәртү

 
Доминика харитасы

Доминика – вулканик чыгышлы, берничә вулканы булган таулы утрау. Иң биек тау – Дьяблотен (1447 м). Хәзерге вакытта вулканнары эшләми, ләкин вулканик эшләрнең булуы гейзерлар, кайнар чишмәләр һәм кайнап торучы сулы берничә күл аша күренә. Яр буенда кара һәм сары комлы пляжлар.

Биредәге климат тропик, дымлы, кызулык пассат җилләр белән әзәйтелә. Уртача айлык температуралар – 25 тән 27° гә хәтле. Иң яхшы һава торышы – ноябрьдән марткача. Июльдән сентябрьгәчә – давыллар вакыты.

Үсемлекләр дөньясы бик зур. Тропик урманнар сакланып калганнар. Хайваннар дөньясында күпчелекне кошлар тәшкил итәләр. Тирәдәге диңгезләр балыкка бай.

Тарих үзгәртү

Беренче яшәүчеләре булып араваки индеецлары тора. XIV гасырда кариблар кабиләләре тарафыннан яуланып алыналар.

Христофор Колумб бу утрауны 1493 елның 3 ноябрь көнендә ача.

1632 елда, сугышчан карибларны җиңеп, французлар монда беренче аурупалылар торагын төзиләр. Алар, африкадан кара колларны китереп, плантацион хуҗалыкны үстерә башлыйлар.

Җидееллык сугышка нокта куйган 1763 елгы Париж солыхы нигезендә, Доминика Бөекбританиягә күчә.

1967 елның 1 мартында Бөекбритания белән асоцияцияләшкән эчке үзидарәле дәүләт хокукын ала. 1978 елның 3 ноябрендә бәйсезлек игълан ителә.

Сәяси төзелеше үзгәртү

Җөмһүрият, президент, 32 депутаттан торучы (21 – гомуми тавыш бирү, 9 – билгеләнү нәтиҗәсендә куелалар, 2- аерым вазифа) мәҗлес тарафыннан сайлана.

Мәҗлестә вәкиле булган төп фиркаләр:

  • Доминиканың Хезмәт фиркасе – мәҗлестә 12 депутат;
  • Доминика Эшчеләренең Беләшкән Фиркасе – мәҗлестә 8 депутат;

Шулай ук Доминиканың Ирек Фиркасе һәм Доминиканы Азат итү Хәрәкәте бар.

2008 елның гыйнварында Доминика, элегрәк антиамерик сәясәт алып баручы Венесуэла, Куба, Боливия, Һондурас һәм Никарагуа кушылган, ALBA берләшмәсенә керә.

Административ бүленеше үзгәртү

 
Доминика приходлары

Доминика 10 өлешкә бүленгән:

  1. Сент-Эндрю
  2. Сент-Дэвид
  3. Сент-Джордж
  4. Сент-Джон
  5. Сент-Джозеф
  6. Сент-Люк
  7. Сент-Марк
  8. Сент-Патрик
  9. Сент-Пол
  10. Сент-Питер

Халык үзгәртү

Халык саны – 72,7 мең (2009 ел июленә чама белән).

Еллык артым – 0,2 % (илдән эмиграция дәрәҗәсе зур).

Этно-раса бүленеше: кара тәнлеләр – 86,8 %, мулатлар – 8,9 %, индеец-кариблар – 2,9 %, аклар – 0,8 %, башкалар – 0,7 % (2001 ел исәбе буенча).

Дәүләт теле – инглиз, шулай ук патуа – француз теле нигезендә ясалган җирле креоль диалекты. Инглизнекеннән башка, утрауда француз топонимнары күп.

Олыларның укымышлылык дәрәҗәсе – 94 % (2003елга чама белән).

Диннәр үзгәртү

Доминика Конституциясе хөкүмәт һәм тулаем җәмгыять тарафыннан хөрмәт ителә торган дин тоту иреген билгели. Доминикада иң киң таралган дин – христианлык, диндарларның күпчелеге католиклар, шулай ук протестантлар (баптистлар һ. б.) бар. Утрауда шулай ук төрле дини азчылыклар җәмгыятьләре дә оешкан. 2005 елда Дин иреге турында халыкара доклад нигезендә [5], ил халкының (74 мең кеше, 2017 елга) 2,1 % ы ― дини азчылык конфессияләре (растафарианлык(ингл.), Яһвә шаһитлары, англикан чиркәве, ислам дине, буддачылык һ. б.) тарафдарлары. Халыкның гомуми саныннан 0,1 % ы – мөселманнар (якынча 70-100 кеше) [6].

Диннәр: католиклар 61,4 %, адвентистлар 6 %, пятидесятниклар 5,6 %, баптистлар 4,1 %, методистлар 3,7 %, Илаһ чиркәве 1,2 %, Иегова шаһитлары 1,2 %, башка нәсарилар 7,7 %, растафарианнар 1,3 %, башкалар 1,6 %, атеистлар 6,1 % (2001 ел исәбе буенча).

Икътисад үзгәртү

Доминика икътисады авыл хуҗалыгына (40 % эшчеләр) – нигездә, банан үстерүгә нигезләнә. Шулай ук цитруслылар, манго, тамыразыклар, кокослар, какау үстерелә. Урман һәм балык хуҗалыгы эшләнми.

Җирле сәнәгать сабын, кокос мае, аяк киеме җитештерә.

Хакимимят туризм сферасын һәм финанс эшмәкәрлеген үстерергә тырыша. Шулай ук энергетик тармакны – геотермаль чыганакларны үстерү максаты куелган.

Төп тышкы сәүдә партнерлары – Япония, АКШ, Кытай.

Искәрмәләр үзгәртү