Дөбъяз районы

(Döbyaz rayonı битеннән юнәлтелде)

Дөбъяз районы (рус. Дубъязский район) —1930 елдан 1963 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ район. Биектаудан Төньякка 25 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньяк-Көнбатышында урнашкан. Административ үзәк - Дөбъяз авылы.

Дөбъяз районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Дөбъяз

Нигезләү датасы

1930 елның 10 августы

Юкка чыгару датасы

1963 елның 4 гыйнвары

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1959)

25 563 кеше[1]

Милли состав

татарлар, руслар, чувашлар

Тарих үзгәртү

Дөбъяз районы территориясе 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Арча өязендә, 1796 елдан 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан һәм Чар өязендә, 1920 елда Казан кантоны Дөбъяз вулысында, 1920 елдан 1930 елга кадәр Арча кантоны Дөбъяз вулысында урнашкан.

1930 елның 10 августында элеккеге Арча кантоны территориясендә барлыкка килә.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Чистай өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

1963 елның 4 гыйнварында Дөбъяз районы тулысынча юкка чыгарыла, ә аның территориясе башта Яшел Үзән районына, соңрак, 1965 елда Биектау районына тапшырыла.[2]

Административ бүленеш үзгәртү

1948 елда Дөбъяз районы 28 авыл советына бүленгән: Айбаш, Алан-Бәксәр, Әлдермеш, Әсән, Олы Битаман, Олы Кавал, Олы Көек, Гәр, Дөбъяз, Инсә, Казаклар, Кече Пүчинкә, Кече Рәс, Кече Солабаш, Мамонино, Мәмдәл, Рус-Татар Әйшәсе, Сая, Алат, Соловцово, Урта Алат, Суыксу, Ташлы Кавал, Чыршы, Чуаш Иле, Шуман, Ювас, Яңа Авыл.[2] Район территориясе 827 км² тәшкил иткән.

Халык үзгәртү

1939 1959
40262 25563

1939 елда халык саны 40262 кеше тәшкил иткән, шул исәптән татарлар - 71,9 %, руслар - 27,2 %, чувашлар - 0,27%.[3]

Сәнәгать үзгәртү

  • Алат сприт заводы
  • Сөт заводы
  • Төзелеш предприятиесе[2]

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г. : [справочник] / Информ.-стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. - М., 1942. - 532 с.

Искәрмәләр үзгәртү