Джузеппе Гарибальди

(Cuzeppe Garibaldi битеннән юнәлтелде)

Джузеппе Гарибальди, итал. Giuseppe Garibaldi (1807, Ницца1882, Сардиния) — Италиянең милли каһарманы. Итальян халкының Рисорджименто (тат. Берләшү) хәрәкәтенең инкыйлаби (хәрби) канаты әйдаманы. Ун елдан күбрәк Көньяк Америка дәүләтләренең бәйсезлеге өчен көрәштә катнаша. 1848-1849 елгы Италия инкыйлабында катнашучы, 1849 елгы Рим республикасы оборонасын оештыручы. Австрия хакимлегенә каршы азатлык сугышларында (1848, 1859, 1866) иреклеләр корпусын җитәкли. 1860 елда Италиянең көньягын азат иткән «Меңнәр» һөҗүмен оештыра. Көньяк Италия диктаторы (1860). Римны папалар хакимлегеннән коткару өчен хәрби хәрәкәтләр оештыручы (1862, 1867). 1870-1871 елгы Франция-Пруссия сугышында Франция ягыннан катнаша.

Джузеппе Гарибальди
Туу датасы 4 июль 1807(1807-07-04)
Туу урыны Ницца (хәзерге Франция)
Үлем датасы 2 июнь 1882(1882-06-02) (74 яшь)
Үлем урыны Сардиния (хәзерге Италия)
Иялек Италия Италия
Гаскәр төре укчылар корпусы
Дәрәҗә генерал (Сицилия)
Җитәкчелек иткән корпус, армия (1860) сәргаскәре
[[commons:Category: Giuseppe Garibaldi Викиҗыентыкта|Джузеппе Гарибальди]] Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Гарибальди (ү) хатыны Анита (у) белән Римга һөҗүм вакытында. 1849
 
Джузеппе Гарибальди

1807 елның 4 июлендә Ницца шәһәрендә (хәзерге Франция) туа. Бу вакытта Наполеон Бонапарт гаскәре Европа илләрен кулга төшереп килә. Дж. Гарибальдиның әтисе диңгезче һәм зур булмаган караб хуҗасы була. 15 яшендә Джузеппе Урта диңгездә сәүдә карабларында йөзә башлый. Көньяк Европа илләренең (Греция, Италия дәүләтләре һ.б.) азатлык өчен көрәшен күзәтә, сәяси сәбәпләр белән чит илләргә китәргә мәҗбүр булган ватандашлары белән күрешә — шушы хәлләр ватандар, гыйсьянчы, ирек өчен көрәшүче булырга этәргеч бирә.

Италия XIX гасырның I яртысында үзгәртү

XIX гасырның I яртысында Италия дигән бердәм дәүләт булмый. Ул күршедәге көчле мәмләкәтләргә бәйле 8 дәүләткә таркалган хәлдә була. Ләкин итальяннарда милли-азатлык һәм берләшү идеяләре көчәя бара. 1834 елда Дж. Гарибальди Италияне берләштерү идеясе әйдәманнарының берсе, «Яшь Италия» яшерен җәмгыятен нигезләгән Джузеппе Мадзини (1805-1872) җитәкләгән, хөкүмәткә каршы фетнәдә катнаша. Фетнәчеләр җиңелә, үлем җәзасына хөкем ителгән Гарибальдига Туниска, аннан Көньяк Америкага качарга туры килә.

Көньяк Америкада үзгәртү

Латин Америкасында 10 ел яши. Баштарак пират (капер) буларак, соңрак флот сәргаскәре сыйфатында Көньяк Америка дәүләтләренең (Уругвай, Риу-Гранди) бәйсезлек өчен көрәшендә катнаша. Хәрби хәрәкәтләрдән аерылмыйча гына, аның белән сугыш авырлыкларын бердәй тигез күтәргән Анита Рибейра (1821-1949) белән гаилә кора, гаскәри тәҗрибә туплый. Көньяк Америкада билгеле шәхескә әйләнә, даны Европага да ишетелә. Италиядә амнистия игълан ителү белән, Европага кайта.

Италиядә үзгәртү

1848 елда Европада инкыйлаблар хәрәкәте көчәя. Дж. Гарибальди итальян иреклеләре корпусы башында Австрия хакимлегенә каршы көрәшкә кушыла: әүвәл Пьемонт-Сардиния дәүләте җирләрендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, анда солых игълан ителгәч, төньяктарак сугыша: яңа барлыкка килгән Рим республикасын саклауны җитәкли. Франция гаскәре Римны басып алгач, Гарибальди үзенең фикердәшләре белән инкыйлаби хәрәкәт сакланып калган Венециягә юнәлә. Ләкин аны кулга алып, илдән сөрәләр.

Сөргендә үзгәртү

Марокко, Гибралтар, АКШта 5 ел мөһаҗирлектә яши, фабрикада эшли, карабта Тын океанда йөзә.

Яңадан Италиядә үзгәртү

1855 елда янәдән Италиягә кайта. 1859 елда Пьемонт дәүләтенең Италиянең төньягын берләштерү өчен көрәшендә катнаша. Аның җитәкчелегендәге Альп укчылары корпусы батырлык күрсәтә. 1859 елның июлендә Австрия белән төзелгән солых нәтиҗәсендә, Италия төньягының зур өлеше берләшә. Барлык илне берләштерү барып чыкмагач, кәефе төшкән Гарибальди инкыйлаб хәрәкәтеннән читләшергә уйлый. Ләкин 1860 елда көньяк Италия җирләрендә чуалышлар башланганын ишетеп, Генуядан Сицилиягә юнәлә. Мең ярым ирекле утырган ике пароход Сицилиягә килеп туктый, баш күтәрүчеләр утрауны үз кулына ала. Гарибальдины утрауның диктаторы итеп сайлыйлар. Ун меңнән артык иреклене берләштергән Гарибальди гаскәре Римга юнәлә. Ләкин гаскәр Римга барып җитми. 1860 елның ноябрендә Гарибальди диктаторлык вәкаләтләреннән баш тарта, Көньяк Италия өстеннән булган хакимлекне Сардиния корольлеге короле Виктор Эммануил IIгә тапшыра. Виктор Эммануил II берләшкән Италиянең короле дип игълан ителә.

Европада үзгәртү

Гарибальдинең «азат итүче» дигән даны Италия чикләрендә генә калмый, Европа илләренә дә тарала. 1865 елда Англиягә баруы зур тантанага әйләнә, аңа моңарчы күрелмәгән хөрмәт күрсәтелә. 1870 елгы Франция-Пруссия сугышында французлар аны басып алучы алманнарга каршы көрәшне әйдәргә чакыралар, ләкин ике улы белән килгән Гарибальди уңышка ирешә алмый.

1868 елда үзе бер өлешен сатып алган Капрера утравында (Сардиния) өй сагы астында диярлек яши, истәлекләр, сәяси романнар яза. 1874 елда Италия парламенты Дж. Гарибальдига 100 мең лира күләмендә рента (пенсия) билгели. 1882 елның 2 июнендә вафат була һәм үз утравында күмелә.

Гаиләсе үзгәртү

I хатыны Анита Рибейра ду Силва (1821-1849), Көньяк Америкада һәм Италиядә инкыйлаб хәрәкәтләрендә канашучы. 1849 елда бишенче баласын тапканда вафат була.

II хатыны – графиня Раймонди (1860 елда өйләнешәләр һәм аерылышалар).

  • аннан туган баланы үзенеке итеп танымый.

III хатыны Франческа Армазино

  • кызлары Клелия (1867), Роза (сабый вакытта вафат), улы Манлио (1873)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Савой хәрби орденының бөек офицеры
  • «Хәрби батырлык өчен» алтын медале

Хәтер үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Максим Бабюк. Джузеппе Гарибальди. Китапта: Учись быть первым. М.: Дрофа, 2006. ISBN 5-358-01080-7

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Дж. Гарибальдиның караб белән Таганрогка килгәне була, шунда «Яшь Италия» җәмгыятенә кушыла