Copiopteryx jehovah
Copiopteryx jehovah (әйтелеше Копиоптерикс җеһова) — сатурния (лат. Saturniidae) гаиләсенә, Copiopteryx ыругына караган зур күбәләк.
Copiopteryx jehovah | |
![]() | |
Халыкара фәнни исем | Copiopteryx jehovah John Kern Strecker, 1874 |
---|---|
Таксономик ранг | төр |
Югарырак таксон | Copiopteryx[d] |
![]() |
Ачылуы, этимологиясе
үзгәртүБу күбәләкне 1874 елда Америка скульпторы, энтомологы Герман Стрекер ачкан һәм тасвирлаган. Ыруг атамасы (Copiopteryx) сүзгә-сүз "койрык канат" дигәнне аңлата. Бу атама шул күбәләкләрнең арткы канатлары койрык сыман озын булганга бирелгән. Күбәләкләрнең әлеге төре Йәһвә хөрмәтенә атала (Йәһвә — Аллаһы Тәгаләнең исеме). Тәңкә канатлылар (күбәләкләр) турындагы китабында Герман Стрекер бу күбәләкне Copiopteryx jehovah дип, акча бирә алган яки аны ашата алган берәр кеше хөрмәтенә түгел, ә белә торып Ходай хөрмәтенә атаган. Аның сүзләре буенча, шушы мап-матур күбәләкне күзәтүче үз уйларын Аллаһыга юнәлтергә тиеш[1].
Тасвирланышы
үзгәртүЗур күбәләк. Канатлары арасының киңлеге 90—100 мм. Канатлары соры-коңгырт төсенең төрле төсмерләрендә. Алгы канатлары караңгырак төстә. Арткы канатлары бик озын, койрыкларга охшаш. Ана күбәләкләр ата җенестәгеләреннән аерылып тора: канатлары ачыграк төстә, түгәрәкләнеп тора; "койрыклары" кыскарак.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Strecker H.(1874) Lepidoptera, Rhopaloceres and Heteroceres, indigenous and exotic; with descriptions and colored illustrations.
Әдәбият
үзгәртү- Kirby L. Wolfe, Frederic Beneluz. Copiopteryx jehovah and its immature stages (lepidoptera: saturniidae: arsenurinae) // Tropical Lepidoptera. — 1997. — Vol. 8, № 2. — P. 67-70.
- L. Racheli, T. Racheli. A provisional list of the Saturniids of Oliva (Muyo area, Department of Amazonas, Peru) with notes on an undetermined female of Automeris Hübner, [1819 (Lepidoptera: Saturniidae)] // SHILAP Revista de Lepidopterología. — 2005. — Vol. 33, № 130. — P. 231-234.Страница Калып:Цветная ссылка/styles.css не имеет содержания.L. Racheli, T. Racheli. A provisional list of the Saturniids of Oliva (Muyo area, Department of Amazonas, Peru) with notes on an undetermined female of Automeris Hübner, [1819 (Lepidoptera: Saturniidae)] // SHILAP Revista de Lepidopterología. — 2005. — Vol. 33, № 130. — P. 231-234.