Башкортстанның Рус дәүләтенә кушылуы

(Başkortstannıñ Rus däwlätenä quşıluı битеннән юнәлтелде)

Башкортларның Рус дәүләтенә керүе — руслар Казан, Әстерхан, Себер ханлыкларын басып алганнан соң, 1554-1557 елларда башкортларның Килешү нигезендә Россия патшалыгына керүе.

Уфадагы Дуслык монументы.
РФ Банкы акчасы. 3 сум
Уфадагы Дуслык монументы. Фрагмент

Тарих үзгәртү

XVI гасыр урталарында хәзерге Башкортстан территориясе — Нугай Урдасы, Әстерхан, Казан һәм Себер ханлыклары - дәүләтләре составына кергән булган. Мондый күренеш башкорт кабиләләренең Мәскәү подданствосын бер үк вакытта алу мөмкинлегенә комачаулаган һәм процессны кыенлаштырган, озакка сузган.

1552 елда Казан ханлыгын буйсындырган патша Иван IV башкортларга Рус дәүләтенә үз теләкләре белән керү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән.

Шул ук вакытта Нугай Урдасында XVI гасыр уртасында сәяси тотрыксыз ситуация булган. Элек Казан ханлыгына кергән башкорт җирләренә нугай морзалары һәм себер хакимнәре кул сузудан тартынмыйлар. Төбәктәге табигый хәл (афәтләр, ачлык һәм ваба чире) эшне катлауландыра. Биләмәләрнең үзара тарткалаш сугышлары башланган. XVI гасырның икенче яртысында нугайлар башкортлар яшәгән территориядән Идел аръягына һәм соңрак көнбатышка, Кубань юнәлешендә, яисә көньякка, Каспий һәм Арал диңгезләре тирәсенә күченеп китәләр.

Халык җыеннарында башкорт ырулары вәкилләре сайланган, сөйләшүләр алып бару максатында, вәкилләр башта Казанга, аннары Мәскәүгә барган.

1554-1557 елларда Казандагы патша наместнигы баяр А. Б. Горбатый-Шуйский белән элекке Казан ханлыгының подданныйлары — төньяк-көнбатыш башкортлары — байлар, бүләр, гайнә, ирәкте, каратабын, уран, аннары үзәк — мең, юрматы, көньяк-көнчыгыш — бөрҗән, кыпчак, тамъян, үсәргән, көнчыгыш кабиләләре — табын, көлә (?) вәкилләре сөйләшүләр алып барган.

Башкортларның Рус дәүләтенә керүенең йомгаклау этабы 1557 елда илчеләрнең Мәскәүгә барып, анда Мәскәү хакимияте белән сөйләшүләр оештырылуы, башкортларның Иван IV кулыннан Жалованный грамоталар алуы белән тәмамланган. Грамоталарда кушылуның төп шартлары тасвирланган, башкорт кабиләләренең башлыклары тархан һәм кенәз, кайберләре староста дәрәҗәсенә лаек булган. Патша Иван IVнең Грамоталары — Рус дәүләте белән башкортлар арасында башкортларның Россия дәүләтенә керүе турындагы Килешүе.

Җаек арты башкортларының бер өлеше (төньяк-көнчыгыш) Россия гаскәрләренең Күчем хан варислары белән бәрелешләр барышында, ягъни XVI гасыр азагында — XVII гасыр башында, Себер ханлыгы җиңелгәч, Рус дәүләтенә кергән.

Шулай ук карагыз үзгәртү