Ситдыйк Айдаров

(Aydarov Sitdıyq битеннән юнәлтелде)

Ситдыйк Айдаров - күренекле татар артисты.

Ситдыйк Айдаров
Туган телдә исем чын фамилиясе Рәхмәтуллин[1]
Туган 25 декабрь 1895(1895-12-25)
Чыршы, Дөбъяз районы
Үлгән 13 сентябрь 1938(1938-09-13) (42 яшь)
Милләт татар
Һөнәре татар артисты
Җефет I Әшрәф Синәева
II Галия Кайбицкая
Балалар улы Сәйяр Айдаров

 Ситдыйк Айдаров Викиҗыентыкта

Биография

үзгәртү

Дөбъяз (хәзерге Биектау) районы Чыршы авылында туа. Мәрҗани мәдрәсәсендә дүрт ел белем ала, аннары аны ташлап эшкә урнашырга мәҗбүр була. «Сәйяр» труппасына ул 1913 елда килә, беренче роле А.Островскийның «Гаепсездән гаеплеләр»дә Миловзоров роле була. Аннан соң К. Тинчуринның «Беренче чәчәкләр»ендә, М. Горькийның «Мещаннар»ында чыгыш ясый. Ләкин аны Айдаров итеп таныткан сәләте – ул беренчеләрдән булып татар сәхнәсендә музыкаль–драматик рольләрдә чыгыш ясавы. Шундыйлардан «Галиябану» спектаклендә Хәлил образын күрсәтергә була. Гражданнар сугышы чорында ул фронт труппаларында хезмәт итә. Ә 1924 елдан 1933 елга кадәр Г.Камал театрында эшли. Төп рольләре: «Мәкер вә мәхәббәт»тә Фердинанд, «Ревизор»да Хлестаков, «Таһир-Зөһрә» Таһир, «Зәңгәр шәл»дә Булат, «Казан сөлгесе»ндә Ильяс, «Сүнгән йолдызлар»да Исмәгыйль һ.б. Ситдыйк Айдаров 19331938 елларда Мәскәү консерваториясенең опера студиясендә укый, опера сәхнәсендә лирик баритон буларак чыгыш ясый. Күпкырлы талант иясе Ситдыйк Айдаров – татар театр тарихында тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе.

Гаилә хәле

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Яңа бистә зираты (Казан)

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. [1]
  2. Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2007, 852нче биттә. ISBN 978-5-89706-109-9