Алматы

(Almatı битеннән юнәлтелде)

Алматы (каз. Almaty, Алматы — «алмалы», рус. Алма-Ата) — Казакъстан Республикасының иң эре шәһәре. Халык саны 1,4 млн кеше. Илнең икътисади, мәдәни, сәяси үзәкләренең берсе. Казакъстанда халык саны бер миллионнан артык булган бердәнбер шәһәре. 1997 елга кадәр Казакъстанның башкаласы булып тора.

Алматы
каз. Алматы
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы 1854
Сурәт
Рәсми исем Алма-Ата[1]
Демоним Almatais[2] һәм Almataise[2]
Дәүләт  Казакъстан
Нәрсәнең башкаласы Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, Казакъ Автоном Социалистик Совет Республикасы, Алматы өлкәсе, Верный өязе[d] һәм Җидесу өлкәсе
Административ-территориаль берәмлек Казакъстан
Сәгать поясы UTC+06:00 һәм Азия/Алма-Ата[d][3]
Анклав буларак әлеге территориягә керә Алматы өлкәсе
Геомәгълүматлар Data:Kazakhstan/Almaty City.map
Хөкүмәт башлыгы Досаев, Ерболат Аскарбекович[d]
Әгъзалык Креатив шәһәрләр челтәре[d][4] һәм Бөтендөнья туристик шәһәрләр федерациясе[d][5]
Халык саны 1 916 822 (2020)[6]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 785 метр
Кардәш шәһәр Модена, Рига[7], Җиддә[d][7], Истанбул[7], Могадишо[d][7], Тусон[7], Ренн[7], Мекнес[d][7], Санкт-Петербург[7][8], Бишкәк, Тел-Әвив[7], Анталия, Вилнүс[9][7][10], Росарио[11], Тегу[12][7], Өремче[7] һәм Ташкәнт[7]
Моның хуҗасы Алматы Арена[d], Центральный[d] һәм Казахский государственный академический театр оперы и балета имени Абая[d]
Алыштырган Верный[d]
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены
Телгә алынган хезмәтләр Civilization V[d]
Мәйдан 682 км²
Почта индексы 050000 һәм 050063
Рәсми веб-сайт almaty.gov.kz
Харита сурәте
Төнге күренеше
Феноменның икътисады economy of Almaty[d]
Кышкы күренеше
Җирле телефон коды 727
Номер тамгасы коды 02 һәм A
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Карта
 Алматы Викиҗыентыкта

Тянь-Шань тау итәге янында урнашкан шәһәр.

X-XIV гасырларда хәзерге Алма-Ата җирләрендә берничә кечкенә шәһәр булган, шуларның берсе "Алмату" дип аталган. Шул шәһәр Бөек Ефәк юлында булган.[13] 13нче гасырда шәһәр үз тәңкәләрен суккан.[14] Бүгенге Алматыны Россия гаскәрләре 1854 елның 4 февралендә Верный (Тугрылыклы) исеме белән хәрби ныгытма буларак салганнар.

1867 елда Верный — Төркистан генерал-губернаторлыкның Җидесу өлкәсенең үзәге.

1867 елның июлендә Җидесу казак гаскәре оештырылган.

1887 елның 28 маенда бик көчле җир тетрәү булган, 1798 йорт җимерелгән.

Татарлар шәһәргә нигезләү башыннан Верный шәһәренә толмач булып, сәүдә эшләре өчен килгәннәр. Верный шәһәрендә Татарка (Татар шәһәрлеге) өлеше килеп чыккан, ул әлегә дә саклана. Татарлар Алматыда беренче мәчетне салганнар.

1897 елда шәһәрдә 5,3% кеше татарча сөйләшкән (урысча — 63,8 %, уйгырча — 8,6 %, казакъча — 8,2 %, сартча (хәзерге үзбәкләр составындагы халык) — 6,9 %, кытайча — 5,3 %).

1918 елда Совет хакимияте урнаштырылган.

1921 елда шәһәргә яңа Алматы (рус. Алма-Ата) исеме бирелә.

1927 елда Казакъстан башкаласы Кызыл-Урда шәһәреннән Алматыга күчерелгән.

1997 елда Казакъстан башкаласы Алматы шәһәреннән Астанага күчерелгән. Шулай итеп Алматы 70 ел дәвамында башкала вазифасын башкарган.

Тянь-Шань тау итәге янында дөньяның иң югары «Медеу» шугалагы (тимераякта шуу өчен боз мәйданы) урнаша.

2017 елда биредә 28нче Кышкы Универсиада үткәреләчәк.[15]

Идарә-җир төзелеше

үзгәртү
 
Татар мәчете. 1930
 
Алматыда смог

Алматы шәһәре 8 районнан тора:

  1. Алатау
  2. Алмалы
  3. Әуезов
  4. Бостандык
  5. Җитесу
  6. Медеу
  7. Нәүрүзбай
  8. Төрексиб

Хакимият

үзгәртү

Шәһәр башлыгы - каз. әкім, урысча аким - мэр вазифасын башкара. Шәһәр әкиме (хакиме) Казакъстан президенты тарафыннан билгеләнә, шәһәр җыелышы (мәслихәт, казакъча маслихат) раслый, туры сайлау юк.

2008 елдан шәһәр әкиме - Ахметжан Есимов.

Шәһәрдә туган танылган кешеләр

үзгәртү

Казакълар

үзгәртү

Татарлар, башкортлар

үзгәртү

Христианлык

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү